news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин туе ничә миллион сумга төшкән?

news_top
Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин туе ничә миллион сумга төшкән?
Фото: Видеодан скриншот

Алия Карачурина-Төхвәтуллина блогер Олеся Лесная сорауларына җавап биргән. Әңгәмә барышында иҗади гаилә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның туе ничә сумга төшүе дә билгеле булды.

Олеся, Алиянең сумкасында ниләр бар, дип кызыксынган. Алия андагы әйберләрне бушата.

Бу сумка ничә сум?

– 80 мең сум тирәсе.

Алай гына түгел инде. Бу фирма әйберләре кыйммәт йөри бит.

– Бу – бәләкәй бит.

Ә моның кожасы азрак, шуңа күрә 80 мең сум гына.

– Машина ачкычы, салфетка, аллергиядән һәм баш авыртканнан дарулар.

Бу – 30 яшьтән соң, дип атала.

– Карталар, флешка. Монда – туй ние.

Ә туй видеосын әле карамадыгызмени?

– Яңа ел алдыннан бер тапкыр карадык.

Сер булмаса, туегыз ничә сумга төште?

– Ришаттан сорарга кирәк.

Ришат телефонын да алмый бит ул.

– 10 миллион сумнан күбрәк. Анда аппаратура күп иде.

10 миллион сум!

– Тәмле кәнфит. Ашыйсың киләме?

Юк!

– 1 мең сум акча. Тагын бер флешка (җырларның минуслары).

Ә плюслары кая?

– Алары миндә юк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар