Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тотылган машинаны ни өчен хуҗасыннан сатып алу яхшырак?

news_top_970_100
Тотылган машинаны ни өчен хуҗасыннан сатып алу яхшырак?
Фото: © «Татар-информ»

Кулланышта булган машинаны автосалонда түгел, ә хуҗасыннан алу яхшырак. Бу хакта автоэксперт Петр Баканов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Бер гади хакыйкатьне аңларга кирәк: машинаны арзанга алып, кыйммәткә сата торган алыпсатарлар була. Бу кешеләр гади халык хисабына баерга тели, алдарга, машинадагы ниндидер җитешсезлекне әйтми калырга мөмкиннәр. Теләсә кайсы автосалон да шундый ук алыпсатар – тик аның элмә тактасы бар, юридик зат булып санала. Машина сыйфаты буенча автосалон бернәрсә дә бирми. Шулай ук автосалонда бәя кыйммәтрәк була, чөнки аларга да нәрсә белән дә булса акча эшләргә кирәк. Әгәр бу – зур автосалон икән, анда ачыктан-ачык криминал булмаячак. Тик бу да шартлы гына, бөтен автосалоннарда да машиналар җентекле тикшерү узмый. Әлбәттә, аларның сайлап алучылары бар, тик тикшерү барыбер ул кадәр җентекле булмый, аларда машиналар әйләнеше даими барса – бигрәк тә», – дип сөйләгән автоэксперт.

Автомобиль хуҗасы исә машина тарихын сөйли алачак.

«Иң яхшы вариант – машинаны хуҗасыннан сатып алу. Әгәр ул намуслы кеше икән, машинаның бөтен тарихын сөйли алачак. Ә автосалонда машина тарихы күренми, нәрсәне алмаштырганнарын, нинди май салынганын белеп булмый. Шәхси кеше машинасын сату белән ныграк кызыксына. Шуңа күрә, машинаны хуҗасыннан алу яхшырак», – диде Петр Баканов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100