Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тотылган кышкы резинаны ничек сайларга?

Ярыклары булмаган, шиплары коелып бетмәгән, протекторы ашалып бетмәгән шиналарны гына алырга ярый.

news_top_970_100
Тотылган кышкы резинаны ничек сайларга?
https://pixabay.com

Кышка шина бәясе шактый кыйммәт булу сәбәпле, тотылган резина да алырга була. Бу очракка экспертлар киңәш бирә.

Покрышкалар 7-10 елга чыдый. Йомшак кышкы шиналар тизрәк искерә. Россия законнары буенча, кышкы резинаны 5 ел кулланырга рөхсәт ителә.

Тотылган резина алганда, аның яшен шиналарның кырыйларына карап белеп була. 2000 елдан соң ясалган резинада DOT-код бар. Бу саннар чыгару вакытын күрсәтә. Беренче пары елда атна номерын, икенче пары ясалу елын аңлата.

Шина искергәнме икәнен протектор биеклеген үлчәп билгелиләр. Яңа кышкы резинаның протекторы 8-10 мм тирәнлектә була. Протектор тирәнлегенең яртысы ашалып беткәч, аны кулланмау хәерле. 6-7 мм тирәнлектәге протекторлы шинаны алмагыз.

Резинаның эчке һәм ян якларында күпереп торган урыннарны юкмы икәнен тикшерегез, ярыклар булмасын.

Шиплы шиналарда шиплар санын да карагыз, алар коелып бетмәгәнме.

Кырые төзәтелгән шиналарны да алмау хәерле, диелә хәбәрдә.

  • Кышкы резинада ничә сезон йөрергә ярый? Машинаны гадәти йөрткәндә — начар юллардан чапмаганда, экстрен тукталышлар булмаганда, кышкы покрышка 6 сезон хезмәт итә. Европада җитештерелгән тәгәрмәчләрдә 50-60 мең юл узарга була. Безнең илнекеләрен — 20-40 мең, Япониянекеләрне 50-80 мең километрдан соң алыштырырга кирәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100