Кышкы резинада ничә сезон йөрергә ярый?
Кышкы резинада ничә сезон йөрергә ярый?
Озакламый тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырыр вакыт җитә.
Берничә кагыйдәне исәпкә алырга кирәк, дип яза "АиФ".
Шинанының эксплуатация вакыты сез сатып алган чактан түгел, заводтан чыккан вакыты. Әгәр покрышка ике ел складта яткан икән, аның сыйфаты яңа гына җитештерелгәннеке кебек түгел. Саклану срогы озаграк булган саен, эксплуатация срогы да азая. Автосервистан техэксперт Евгений Казаков әйтүенчә, җитештерүчеләр үз продукциясенең озак еллар хезмәт итүен әйтә. Әмма, кагыйдә буларак, иң арзанлы шина да кимендә ике ел хезмәт итә ала.
Машинаны гадәти йөрткәндә - начар юллардан чапмаганда, экстрен тукталышлар булмаганда, кышкы покрышка 6 сезон хезмәт итә. Европада җитештерелгән тәгәрмәчләрдә 50-60 мең юл узарга була. Безнең илдәгеләрне -20-40 мең, Япониянекеләрне 50-80 мең километрдан соң алыштырырга кирәк.