Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тоткыннар колониядә казыган җир асты юлының фотосы чыкты

news_top_970_100
Тоткыннар колониядә казыган җир асты юлының фотосы чыкты

Бүген Липецк өлкәсендәге колониядән көчләү, кеше талаган өчен хөкем ителгән 6 тоткын качты. Алар – Үзбәкстан, Таҗикстан гражданнары. Аларның дүртесе инде кулга алынган.

Телеграм-каналларда алар казыган җир асты юлының фотолары чыкты. Алар мастерскойдан көрәк-кәйләләр урлап алып чыккан, аларны кайдадыр яшереп тота алганнар һәм, беркемгә сиздермичә, 65 метр юл казый алганнар. Җирдән чыккан балчыкны кая куйганнар – анысы да билгеле түгел. Бу – чып-чын детектив фильмнардагы кебек хәл.

Җир асты юлы:

Тоткыннар җир асты юлыннан чыгып киткәндә төрмә киемнәрен салып калдырганнар. Колония территориясендәге ташландык бинаны алар үзләренең «эш урыны» итеп кулланган.

Качкыннарның икесен Тамбов өлкәсендә, икесен Липецк өлкәсендә кулга алганнар. Тагын икесен эзлиләр. Алар, кулга алынгач, кире шул ук колониягә китерелгән. Качучыларның берсе – наркотиклар өчен хөкем ителгән 19 яшьлек Парвозбек Турабаев бу җир асты юлын казуны һәм качуны оештыручы дип уйлыйлар. Ул кулга алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100