Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир астыннан 60 метр юл казып, Липецк колониясеннән тоткыннар качкан

news_top_970_100
Җир астыннан 60 метр юл казып, Липецк колониясеннән тоткыннар качкан

Липецк өлкәсендәге 2нче төзәтү колониясеннән 6 тоткын качкан. Качучылар арасында педофилиядә, наркотиклар сатуда, көчләүдә гаепләнүчеләр дә бар, дип яза «ШОТ».

Өлкәдәге барлык көч структуралары ашыгыч рәвештә качучыларны эзли башлаган. Аларны ташландык авыллардан, дачалардан, төзелешләрдән – бар җирдән дә эзлиләр. Аларның икесен инде Тамбов өлкәсендә «кайнар эздән» тотканнар. Алар качканнан соң ике төркемгә бүленеп киткәннәрен әйткәннәр. Аннары алар тагын һәркайсы үз юлы белән качкандыр, дип ниятләнә – табуны кыенлаштыру өчен шулай эшләгәннәр. Шулай ук алар кая качасын алдан планлаштырган булган – кыска гына вакыт эчендә 150 километр юл үтә алганнар. Кулга алганда алар полициягә каршылык күрсәткән.

Алар җир астыннан юл казыган – моның шулай икәнен иртән территорияне караганда гына күргәннәр. Дежурство алышынганда качкан тоткыннарны 2 сәгатьтән соң гына ачыклаганнар.

Алар качкач, җир асты юлын казыган инструментларын тапканнар. Тоткыннар көрәк, кәйләләрне март аенда ук мастерскойдан урлаганнар. Инструментлар югалганын ачыклаганнар, әмма аны таба алмаганнар. Шулай итеп, качарга бу кешеләр 6 ай элек әзерләнә башлаган булып чыга.

Губернатор Артамонов «бу яңалык борчылу тудырырга мөмкин, әмма паникага бирелмәгез. Бу хәбәрне Украина ягы фейк тудыру өчен кулланырга мөмкин» дигән белдерү ясады.

Битарафлык факты буенча җинаять эше ачылган. 6 кеше ни рәвешчә 60 метрлы җир асты юлы казыган, һәм аларны беркем дә белмәгән? Прокуратура хәзер шул сорауга җавап табарга тели, мөгаен, колония җитәкчелеге дә гаеплеләр эскәмиясенә утырачак.

Видеода: качкыннарны Тамбов өлкәсендә кулга алу

Качучылар барысы да Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан.

Мәсәлән, 27 яшьлек Деврон Джабборов 2022 елда көчләү һәм кеше талауда гаепләп кулга алынган булган.

28 яшьлек Дилшол Арслонов – Үзбәкстан гражданы, балигъ булмаган үсмерне көчләүдә гаепләнеп 5 елга утыртылган булган.

Тургун Абдуллаевка 18 яшь. Үзбәкстаннан, көчләү өчен хөкем ителгән.

Парвозбек Турабаевка 19 яшь, Үзбәкстаннан. Җинаятькә әзерләнү өчен хөкем ителгән.

Бахтиер Жумаевка 28 яшь, көчләү өчен утыра.

19 яшьлек Хуршидбек Ганиев – Үзбәкстаннан, җинаятькә әзерләнүдә гаепләнеп 5 елга утыртылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100