Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тортларга кеше сурәте ясатырга ярыймы? Хәзрәт җавабы

news_top_970_100
Тортларга кеше сурәте ясатырга ярыймы? Хәзрәт җавабы
Рамил Гали

Динебездә рәсем ясау, фото, видеога төшү һәм аларны социаль челтәрләргә урнаштыру рөхсәт ителәме-юкмы? Рәсем ясау тыелгач, тортларга да рәсем ясау гөнаһ булып саналамы? «Заказга» ясала торган тортларда кеше һәм хайванның сурәтләрен ясатырга ярыймы? Бу сорауларга җаваларны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан белештек.

Фото һәм видеога төшергә рөхсәт ителә һәм аларны социаль челтәрләргә урнаштырырга да ярый, әмма шәхси фотоларны урнаштырганда күз тиюдән сакланырга кирәклеген истә тотарга кирәк.

Исән хайван һәм кеше рәсемнәрен ясау тыелган. Мәктәптә рәсем дәресләрендә дә әлеге мәсьәләгә кагылышлы конфликт чыга. Мөселман баласы: «Юк, мин рәсем ясамыйм», – ди. Бу очракта укытучыларга йомшаграк булырга кирәк: рәсемне арттан, хәрәкәттә сурәтләргә яки битсез ясарга тәкъдим итәргә була.

Тортларга кеше һәм хайван сурәтләре ясатырга ярый, аны ашап бетерәләр бит, элеп куйсалар, дөрес булмый.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 10 август 2023
    Исемсез
    Эйбэтлэп кат-кат укыгыз инде ответны. Рэсем ясап, аны элеп куярга ярамый. Торт ясала хэм ашала бит, димые ярый дигэн сузе
  • 9 август 2023
    Исемсез
    Торты кем элеп куя инде
  • 9 август 2023
    Исемсез
    Динебез Исламда тере җан ияләренең сүрәтләрен ясау тыелган, гөнаһ була! Ниндидер имам рөхсәте белән бу хөкем үзгәрми!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100