news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тормышыңны үзгәртергә теләсәң, әздән башла»: ялгызларга психолог киңәше

news_top
«Тормышыңны үзгәртергә теләсәң, әздән башла»: ялгызларга психолог киңәше
Фото: Милена Новикова дизайны

«Интертат» яшьләр арасында мәхәббәт мөнәсәбәтләренә бәйле сораштыру оештырган иде. Сораштыруның нәтиҗәләрен сайтыбызда тәкъдим иттек.

Нәтиҗәләр күпләрнең мәхәббәткә ышануын күрсәтте. Әмма шул ук вакытта хәзерге егет-кызларның романтик мөнәсәбәтләрдән куркулары да ачыкланды. Төп сәбәпләр итеп алар ышаныч булмауны, ирекләрен югалтудан һәм яраланудан куркуны билгеләделәр. Клиник психолог Зөһрә Кәлимуллина бу хисләрне җиңәргә ярдәм итә торган киңәшләрен бирде.

«Һәрбер кешедә курку хисе бар»

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, яшьләрнең яртысы мөнәсәбәтләрдән курка. Бу хисне ничек җиңәргә була?

Бу курку – иминлек җитмәүдән. Иминлек кешегә иң беренче чиратта кирәк, чөнки ул ял итү, йоклау, ашау кебек төп иҗтыяҗларның берсе булып тора.

Яшьләр ни өчен курка? Чөнки син бер яктан үз-үзеңә ышанмыйсың. Ә башка кешегә ышану – тагын да кыенрак. Шуңа күрә, иң элек, үзең белән эшләргә кирәк. Башта син шул күңел яраларын төзәтәсең, шуннан соң гына мөнәсәбәтләргә керәсең.

Курку хисе «Мин аңа ышана алам микән?», «Ул мин теләгән әйберләрне ала, иҗтыяҗларымны яба алыр микән?», «Бу кеше белән йөреп китсәм, нәрсә булачак безнең, аны яратам микән?» дигән сораулар тудыра. Алар өсте-өстенә өелеп бара. Шуңа күрә, беренче булып, үзеңнән «Мин үземә ышана алам микән?» дип сорарга кирәк.

Ышаныч ул курку хисе белән янәшә бара, чөнки һәр кешедә курку хисе бар. Без төрле әйбердән куркабыз. Берәр җиргә барасыбыз, берәр нәрсә эшлисебез килсә – безне туктатып торучы барьерлар бар. Мисал өчен, кеше сәяхәткә барырга куркырга мөмкин.

Куркуны ничек бетерергә? Әкренләп тормышка ышана белә башларга кирәк. Чөнки син тормышка ышана белмисең икән, димәк, үзеңә дә ышанмыйсың. Шуңа күрә, иң элек, кеше үз-үзенә ышанырга тиеш. Әгәр ышаныч белән авырлык булса, бу мәсьәләдә белгеч, психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мин шул иминлекне ничек булдыра алам? Кемгәдер ул – акча. Кемгәдер ул – фатир, машина. Әмма кайберәүләр: «Әгәр мин шундый сумманы эшләсәм, үземне иминлектә хис итәчәкмен», – диләр. Ләкин бу – ялган хис, чөнки алар шул сумманы эшли башлыйлар, әмма эчләрендә иминлек хисе барлыкка килми. Шуңа да инде, иң беренче, бу хисне син үзеңә бирергә тиешсең.

Миңа, мәсьәлән, дин булыша. Һәрвакытта да төрле эшләремне «Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын» дип эшлим һәм аның ярдәм итәчәгенә ышанам. Бер вакыт акчам җитмәсә, мәсәлән, мин аны Аллаһы Тәгалә бирәчәгенә ышанам. Кешеләр моны иллюзия дип уйларга мөмкин. Ләкин ул иллюзия түгел. Ул – ышаныч. Мин беләм: мине беркайчан да ярдәмсез калдырмыйлар. Калдырсалар, димәк, бу – миңа кирәк түгел. Әгәр дә син үзеңә шундый сүзләр әйтә башласың, үзеңә ышанычны шулай бирә башласаң, синең тормышка да ышанычың күбрәк була.

Курку хисе күбрәк безнең уйларда барлыкка килә. Чөнки без үз-үзебезне бимазалыйбыз. Бу уйларны бетерү өчен, үзеңне берәр эш белән мавыктырырга, үзең теләгән максатларга таба барырга тиешсең.

Бу хис дисциплина җитмәүдән дә килеп чыгарга мөмкин. Әгәр дә дисциплина булмый икән, кеше үзенең максатларына ирешми. Чөнки ул: «Әй, миңа болай да ярый, минем болай да бар», – ди дә үзен уңайлы мохиттә калдыра. Бу – комфорт зонасы. Син 18, 20, 30 ел ышанычсыз яшәргә ияләшкән. Бу халәттә рәхәт, җайлы булса да, уңайлылык кысаларыннан чыгарга кирәк. Чөнки ул бер урында тору дигәнне аңлата. Шуңа күрә, ышанычны булдыру өчен, үз-үзеңә максатлар куеп, әкрен-әкрен шул максатларга ирешергә һәм үз-үзеңә ышана башларга кирәк.

Курку хисе белән ышаныч бер-берсенә бәйләнгән, чөнки курку хисе һаман саен ышанычны аяк астыннан алып ата. «Иди туда, где страшно» дигән русча әйтем бар. Ул татарчага тәрҗемә иткәндә «үзеңнең куркуыңа бар» дигәнне аңлата. Ни өчен? Чөнки анда синең ресурс бар. Ул сиңа булышырга мөмкин.

«Тормышыңны үзгәртергә теләсәң, әздән башла»

Үз-үзеңне ярату мөнәсәбәтләрдә ни дәрәҗәдә мөһим, һәм моңа ничек өйрәнеп була?

Бу – бик мөһим. Чөнки бу – синең көзгең. Көзгеңә карап, син үзеңне яратмыйсың икән, сине башкалар да яратмаячаклар. Ул яратырга мөмкин, әлбәттә. Ләкин ул сиңа синең кимчелекләрең аша караячак.

Мәсәлән, чәчәккә су сипмәсәң, ул шиңә һәм үләргә мөмкин. Үз-үзеңне ярату да шул чәчәк кебек. Ничек «су сибәсең», ничек карыйсың – кеше дә сине шулай яратачак. Әйе, шартларсыз ярату бар, ләкин ул – әти-әнидән. Әти-әни һәрвакыт үз баласын ярата, чөнки ул – аның каны, тудырган кешесе.

Ни өчен без үзебезне яратмыйбыз? Чөнки безнең әти-әниләр балаларны үстерергә, аякларына бастырырга дип күп итеп эшләгәннәр. «Үзеңне яратырга кирәк» дигән сүзләр булмаган. Кайсыбер әти-әниләр үз хисләрен күрсәтә дә белми. Без дә шуңа үзебезне ярата белми үсәбез. Үзебездән гел нинди дә булса җитешсезлекләр эзлибез.

Ни өчен мөнәсәбәтләрдә үз-үзеңне ярату мөһим? Беренчедән, син – балаларыңа үрнәк. Икенчедән, кеше үз-үзенә нинди мөнәсәбәттә икән, башкалар да аңа шулай булачак.

Ярату хисе синең уңышларыңнан башлана. Үзеңә «Мин булдырдым! Әфәрин!» дигән сүзләр әйтергә, теләкләреңне үти башларга кирәк.

«Дөньяны үзгәртергә теләсәң – үзеңнән башла» дигән цитата бар. Тормышыңны үзгәртергә теләсәң, әздән башла. Иң элек: «Нәрсә ул минем өчен ярату? Мин аны ничек тоям?» – дигән сорауларга җавап бир. Кемгәдер ярату – ул игътибар, кемгәдер – бүләк, кемгәдер – сүзләр белән хисләрне аңлату. «Мин үземне ничек яратам?» соравыннан башларга кирәк.

Аннары инде әкрен генә үз-үзеңне сөендерергә: мактарга, бүләкләр ясарга. Моны эгоистлык белән бутарга кирәкми. Эгоистлык та начар нәрсә түгел. Башка кешеләргә син эгоист булсаң – уңайсыз. Эгоист үзен сайлый. Ә кешеләр бер-берсен сайларга өйрәнгән. Үзеңне һуш китеп тә яратырга кирәкми. Чамасын белү мөһим.

«Кешеләргә күңел якынлыгы җитми»

Мөнәсәбәтләрдә яраланудан куркучы кешеләргә нишләргә?

Кеше бер-берсенә якын булудан курка. Шуның аркасында күпләр психологларга да бармый. Кешегә үз күңелен ачу авыр, чөнки аңа начарлык китерергә, ничектер яраларга, рәнҗетергә мөмкиннәр… «Корбан роленнән»нән чыга бу (позиция жертвы): кеше ияләнгән үзенә «уңайлы» мохиттә мескен хәлендә яшәргә. Шуңа күрә ул романтик мөнәсәбәтләргә керми.

Идеаль мөнәсәбәтләр көтеп яшәүчеләр дә бар. Алар идеаль мөнәсәбәтләр күз алдына китереп, иллюзияләрдә яшиләр. Ләкин шул вакытта мөнәсәбәтләргә кереп карамыйлар. Минем уйлавымча, тәвәккәлләп карарга кирәк. Бу тормышта хаталарсыз берничек тә булмый, кеше хаталанырга тиеш. Кеше башкаларның яки әти-әнисенең үрнәге буенча гына яши алмый. Һәркемнең үз тәҗрибәсе булырга тиеш.

Якынлык хисе гаиләдән килә. Шул эмоциональ якынлык булмаганга күрә, һәрбер кеше үз хисләрендә яши һәм үзләренең нинди хисләр кичергәннәрен әйтмиләр. Кайбер кешеләргә шундый күңел якынлыгы гына да җитми. Алар бер-берсе каршына утырып сөйләшми. Һәрберсе үзләренең уйларында яши. Алай җиңелрәк, алай яшәве тормышта күңел якынлыгыннан качыра. Әгәр дә алар сөйләшсәләр, бәлки, аерылулар да әзрәк булыр иде.

Ә ничек мөнәсәтләргә барырга? Яраланудан курыкмаска. Ялгызлыкта син үзеңне күбрәк яралыйсың.

Мин кызлардан: «Егетләр белән танышасыңмы?» – дип сорыйм. Күбесе: «Эшлим, укыйм, бүтән нәрсәгә вакыт юк», – ди. Әгәр дә үзең танышмыйсың икән, синең турында, нинди кыйммәтләрең, теләкләрең, хыялларың барлыгын кеше ничек белсен? Вакыт бар ул. Син үзеңә танышырга мөмкинлек бирергә тиешсең.

Беренчедән, үз-үзеңә ышанычны булдырырга, икенчедән, үз-үзеңә карата якынлыкны барлыкка китерергә кирәк. Үзең белән якын булмыйсың икән, кеше дә синең белән ничек якын булсын?

«Үзеңне беренче урынга куйсаң, балансны саклап була»

Романтик мөнәсәбәтләрдә ышаныч һәм ирек арасында балансны ничек табарга?

Күбесе кияүдәге тормышны ирекне югалту кебек кабул итә. Ләкин, син ирегеңне югалтасың дип, кем әйтте? Синең бүтән кыйммәтләрең барлыкка килә. Ләкин сине бер кеше дә төрмәдә тотмый бит. Син шулай ук укуыңа яисә эшеңә йөри, дусларың белән күрешә аласың.

Бу чикләрне син үзең уйлыйсың. Егетең андый шарт куймый. Андый кешеләр дә бар. Бу инде – сәламәт булмаган мөнәсәбәтләр. Чөнки яраткан кешең сиңа кадерле булган кыйммәтләрне хөрмәт итәчәк. Әгәр синең өчен сәяхәтләр мөһим икән – ул аны кабул итәчәк. Ләкин моның өчен, беренчедән, үзеңнең партнерың белән сөйләшергә кирәк.

Бу сорау ярату хисенә дә килеп терәлә. Син үзеңне яратасың икән, кеше дә сине ярата. Син үзеңнең балансны тотасың, икән ул да тотачак. Бу очракта кешеләр бер-берсен: «Син мине ирегемнән мәхрүм иттең, мин шуңа өйдә утырам», – дип гаепләргә ярата. Ә сине бит бер кеше дә мәҗбүр итми. Теләгән әйбереңне ал, теләгән җиреңә бар. Кеше үзе шул балансны югалта.

Балансны ничек сакларга? Беренче очракта үзеңнең кыйммәтләреңне белергә кирәк. Нәрсә синең өчен мөһим? Әлбәттә, гаилә – кыйммәтләрнең берсе булып тора. Гаилә, мөнәсәбәтләр кордың икән, син башка кешене дә хөрмәт итәргә тиеш. Әмма үзеңне беренче урынга куймасаң, баланс югала.

«Аллаһы Тәгалә җитди мөнәсәбәт бирә икән, димәк, син аңа әзер»

Җитди мөнәсәбәтләргә әзер булуны ничек аңларга?

Без беркайчан да 100 процент ышаныч белән «әзер» дип әйтә алмыйбыз. Җитди мөнәсәтләрдә дә шулай ук. Кияүгә чыгар алдыннан күп кызларның: «Бу – минем кеше микән, мин аңа ышана алырмын микән, безнең киләчәгебез бар микән?» – дип сораганы бар. Җитди мөнәсәбәтләргә керү генә түгел бит әле, аны саклап калырга да кирәк.

Хаталанудан курыкмаска кирәк. «Әйдә эшләп карыйк» дигән яраткан фразам бар. Тәмен тоеп кына – син аны аңлыйсың: буламы, булмыймы.

Һәрбер кеше үзенә «Мин нәрсә тоям, ничек хис итәм?» дигән сораулар бирергә тиеш. Җитди мөнәсәбәтләр иң беренче чиратта үзең белән булырга тиеш. Син ничек үз-үзеңә карыйсың, ничек үзең белән җитди мөнәсәбәт корасың – синең белән дә шундый мөнәсәбәт корачаклар.

Кемдер синең белән җитди мөнәсәбәтләргә керергә тели икән, бу бит синең кыйммәтле булуыңны, үзеңне беренче урынга куя алуыңны әйтә.

Егетләр һәм кызлар бер-берсеннән: «Син минем белән болай гына очрашып йөрисеңме яки җитди мөнәсәбәтең бармы?» – дип сорарга курыкмаска тиеш. Җитди йөрмәсә, үз вакытыңны әрәм итәргә кирәкми. Әгәр дә җитди мөнәсәбәт икән – корырга, чөнки кешеләр бүген күбрәк ирек ягына кача.

Җитди мөнәсәбәтләргә керергә курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә җитди мөнәсәбәт бирә икән, димәк, син аңа әзер.

Гаилә корырга теләгән яки курыккан кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

Ике нәрсә мөһим – ул иминлек һәм ышаныч. Әгәр дә үзеңә ышанасың икән, әгәр дә үзеңне иминлектә тоясың икән, син бүтән кешегә дә ышаначаксың. Әгәр дә синең ул әйберләрең начаррак икән, син бу сыйфатларны үстерергә тиешсең. Кешедән, син тиеш, дип, таләп итәргә түгел. Иң беренче чиратта, үзең белән контакт урнаштырыру мөһим.

Син беркайчан да гаиләгә 100 процент әзер була алмыйсың. Кайсыбер проблемалар гаилә тормышында, бала тугач та кабыначаклар.

Гаиләдән курыкмаска кирәк. Ул бит инде синең тормышыңда булды. Син – әти-әни гаиләсеннән килгән кеше. Алар мисалында син нинди гаилә теләгәнеңне яки теләмәгәнеңне аңлый аласың. Шул сорауларга җавап биргәч, син гаиләгә төзергә курыкмаячаксың.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар