Ялгызлар һәм парлылар фикере: «Мәхәббәтсез булмый, тик күпләр яраланудан курка, ышанмый»
Яшьләр мәхәббәттән куркамы? «Интертат» газетасы яшьләр арасында сораштыру үткәрде. Җаваплар яшь буынның мәхәббәт мөнәсәбәтләренә карашын күрсәтте.
Хәзерге заманда егет белән кыз арасындагы романтик мөнәсәбәтләргә караш үзгәрде. Бүгенге көндә ялгызлыкны өстен күрүчеләр, җитди мөнәсәбәтләрдән баш тартучылар бар. Ни өчен шулай? Яшьләр гашыйк булудан куркамы, әллә ирекләрен югалтасы килмиме, әллә инде замананың алга китүе аларга бу ихтыяҗдан башка да яшәргә мөмкинлек бирәме? Шуны ачыклар өчен үзебезнең укучыларыбызга мөрәҗәгать итәргә уйладык, сораштыру үткәрдек.
«Интертат» оештырган аноним сораштыруда 56 кеше катнашты. Аларның уртача яше – 24-25 яшь булды. Шуларның 50 проценты бүгенге көндә үз парларын тапкан, 28,6 проценты – ниндидер сәбәпләр аркасында сөйгән ярларыннан аерылган, 17,9 проценты беркайчан да мондый мөнәсәбәтләргә кермәгән. Калганнар өчен бу сорау катлаулы булды.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең җаваплары бүгенге буынның мәхәббәткә карашларын, эчке куркуларын һәм өметләрен күрсәтте.
Нәтиҗәләрне клиник психолог һәм гаилә терапевты Гөлзар Вәлиева белән карарга булдык. Ул ни өчен мөнәсәбәтләргә сак караш булуны, нигә ышаныч юкка чыгуны һәм бу халәттән чыгу юлларын аңлатты.
«Мөнәсәбәтләрсез яшәү – нормаль хәл»
Романтик мөнәсәбәтләрдә булмаган кешеләр бар. Сораштыруда катнашучыларының уртача яше – 25. Әйдәгез, шушы яшьләрдәге кеше мисалында карыйк. Бу яшьтә бер тапкыр да мөнәсәбәтләрдә булмау – нормаль күренешме?
Әгәр кеше тән ягыннан да, психик яктан да сау-сәламәт икән, ул үзенә нәрсә кирәген аңлый, белә һәм үз теләге белән мәхәббәт мөнәсәбәтләреннән баш тарта икән – бу нормаль хәл. Ә инде, мәсәлән, ул тели, тырыша, ләкин берничек тә мөнәсәбәтләргә керә алмый икән – монда инде ниндидер тикшеренүләргә, эзләнүләргә сәбәп бар. Бәлки, үз өстендә эшләргә кирәктер, бәлки, берәр эчке җәрәхәт (травма) бардыр.
Тән җәрәхәте булса, без үзебезне аңлыйбыз. Мәсәлән, аяк сынган икән, без марафонда йөгермибез. Бәлки, миңа Илизаров аппараты куярга кирәктер, бәлки, гипс кую җитәдер. Аяк сынган очракта төрле дәвалау ысуллары бар, төзәлергә миңа 1 көн генә җитмәячәк, кимендә 3 атна кирәк булачак.

Күңел халәте буенча, психика ягыннан берәр «сыну» булса, кеше үзенә «әй» дип кенә карый. Эчке халәт читтән күренми. Сынган аяк белән йөреп булмаган кебек – психик җәрәхәт белән дә алга бару авыр. Әгәр бездә күңелдә җәрәхәт бар икән, ул безгә яхшы мөнәсәбәтләр корырга да, карьера үсешендә дә, иртән үзеңне яхшы хис итәргә дә комачаулый. Хәзер күп кешеләрдә депрессия. Һәр әйбернең сәбәбе бар. Әгәр фундамент ярык икән, нинди генә матур йорт төзесәк тә, ул барыбер җимерелергә мөмкин. Шуңа күрә төпченеп эзләнү кирәк.
«Үз кешең янында роль уйнарга кирәкми»
Яшьләрдән мөнәсәбәтләр турында фикерләрен сорадык. 64,3 проценты – «кирәк, мәхәббәтсез яшәп булмый» дип саный. 30,4 проценты – «үземә туры килгән кешене очратсам, яхшы булыр иде», ди. Калганы «әлегә теләмим, ялгыз булу рәхәтрәк» дигән варианты сайлаган.
«Үземә туры килгән кеше» булуын ничек аңларга?
Без, кешеләр, бу тормышка бәхет эзләп киләбез. Бәхет нәрсә ул? Син үзеңне башка кеше янында иркен тота аласың, сиңа роль уйнарга, маска кияргә кирәкми – бәхеттер ул. Әгәр мин үз-үзем була алмыйм икән һәм миңа кеше каршында ниндидер роль уйнарга, кемдер булып кыланырга кирәк икән – бу бик зур энергия таләп итә торган хәл.
Кеше өчен иң беренче рәхәт, имин халәт – әни карынында булу чоры. Әни карыны – бала өчен кечкенә оҗмах, кечкенә дөнья. Туганда инде беренче «аерылу процессы» башлана. Бала тугач, аның өчен иң бәхетле мизгел – әнисе аны сүзсез аңлаганда. Әниләр бит баланың елаганнан ук аңлый: ул ашарга телиме, подгузнигын алыштырыргамы, төреп куярга кирәкме. Бу – баланың бәхете булган очракта. Ул, кызганычка, һәрбер кеше дә татый торган нәрсә түгел.
Аны шартсыз, сүзсез, күз карашыннан ук аңлыйлар икән – кеше бәхетеле. Сүзсез генә кочаклап алалар да: «Миңа синең яныңда рәхәт, мин курыкмыйм», – диләр. Монда үзгәртү, чагыштыру теләге юк, бары синең булуың гына да җитә.
Димәк, ул кеше янында рәхәт булырга тиеш?
Әйе, рәхәт, тыныч, куркынычсыз. Кайбер гаиләләрдә, мәсәлән, әти-әнисе эчсә, бала андый мохиттә үсеп, курку белән яшәүгә ияләшә. Кайбер клиентлар: «Ишектә ачкычның ничек борылуыннан ук әтинең нинди кәефтә кайтканын сизә идем», – диләр. Шуңа охшаш гаиләләрдә, кыз бала кияүгә чыккач, иренең дә нинди кәефтә кайтуын көтә икән. Мондый мөнәсәбәтләрдә иркенлек булмый инде.
Бу очракта, бала, әти-әнисеннән алмаган назны тулыландырыр өчен, абьюзив мөнәсәбәтләргә дә керергә мөмкинме?
Әлбәттә. Андый сценарийлар да бар. Күңелдәге нинди дә булса дефицитны кеше башка нәрсә аша тулыландырырга тырыша. Бу тулылану кеше белән аралашудан гына барлыкка килә. Кемгәдер бәхет елмая: ул үз кешесен очрата, һәм алар бер-берсе белән тулыланып, «син минем җанымның яртысы» дигән халәтне кичерәләр. Ягъни миндә җитмәгән нәрсәне син бирәсең, син мине үстерәсең. Монда парлар «комплементар» рәвештә табышалар. Йозакка ачкыч туры килгән кебек туры киләләр дә, матур итеп тормыш корып китәләр.
Бу очракта бу парның икесенә дә бергә үсү мөһим. Соңгы вакытта күп аерылуларның сәбәбе – парның берсе үсә, икенчесе юк. Нәтиҗәдә, «ачкыч йозакка туры килми» башлый. Әгәр парлар моны сизеп: «Әйдә, үзгәреп карыйк, бергә үсик», – дип кабул итә икән, бу инде бәхетле гаилә серенең берсе булып тора.

«Терәк булу – «база минимумы»
Сораштыруда катнашучыларга без «Син яраткан кешеңнән нәрсә көтәсең?» дигән сорау бирдек. Әлеге сорауда кешеләргә берничә вариант сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Иң күп сайланылганнары – ышаныч һәм терәк булу (94,6 %), кайгырту (69,6 %), бер үк максатлар (57,1 %) һәм иң азы – бернәрсә дә көтмим, дигән вариант булды.
«Син сөйгән ярыңнан нәрсә көтәсең» дигән сорау дөресме?
Әлбәттә, без инде нәрсәдер көтәбез. Әмма төптәнрәк караганда, бу – кеше белән мөнәсәбәтләрне үз мәнфәгатеңдә генә куллану кебек яңгырый. Әгәр бу бер яклы гына эш икән, мин һаман аннан гына нәрсәдер көтеп торам, ә үзем бернәрсә дә бирергә әзер түгел икән – мондый аралашу, мондый мәхәббәт союзының азагы моңсу булырга мөмкин. Кайчандыр кешенең сиңа бирерлеге калмаячак. Шуны истә тотарга кирәк.
Әгәр дә мин аңа нәрсәдер бирәм, һәм мин аннан да нәрсәдер көтәм, дигән караштан чыгып фикерләсәк, монда иң беренче урында ышаныч һәм терәк булу тора. Нигезендә – куркынычсызлык хисе. Кайчан мин кешегә ышана алам. Мин аңа төрле вакытта мөрәҗәгать итә алам, ул кайда йөрсә дә, кем белән аралашса да, мин борчылмыйм, чөнки ышанам. Аның миңа хыянәт итмәвен көтәм. Һәм терәк булу – бу шундый табигый нәрсә. Хәзерге заман трендлары буенча әйтсәк, бу инде «базовый минимум» – иң гади, ләкин иң кирәкле нигез.
Бер үк максатлар, дигән фикер дә бар. Бу – тормышта нинди роль уйный?
Бер үк максатлар һәм кыйммәтләр булу куркынычсызлыктан соң икенче урында, дип әйтер идем. Монда «максат» сүзе кулланылган, ләкин мин аны «кыйммәтләр» дип әйтер идем. Ир-егет тә, кыз кеше дә бер үк кыйммәтләрне өстен күрсә, шул чакта гына алар арасында чын аңлашу барлыкка килә. Мәсәлән, бер кеше: «Миңа гаилә кирәк, мин гаилә турында уйлыйм, гаиләгә үз өлешемне кертәм», – ди, ә икенчесе: «Юк, миңа гаилә кирәкми, ирекле мөнәсәбәтләр дә ярый», – ди. Монда инде кыйммәтләр төрле, һәм мондый кешеләрнең бергә булу ихтималы бик түбән. Алар, бәлки, «үзгәрер әле» дип көтеп карыйлар, ләкин кеше үзгәрми икән – юллар ике якка аерыла.
Дин мәсьәләсендә дә шулай: берсе үз динендә бер якка, икенчесе икенче якка бара икән – бу юл да аерылышуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә кыйммәтләрне мөнәсәбәтләр башында ук ачыклап алу мөһим. Мөнәсәбәтләрнең башында безнең бит әле гормоннар өстенлек итә: эндорфин, серотонин… Көч күп була, син яңгырда да, кар астында да сөйгәнең янына чабасың – армыйсың, талмыйсың. Чөнки гормоннар күп әйбергә күзне йомдыра. Ә менә беренче бәрелеш гормоннар тынгач башлана, һәм кыйммәтләргә күз ачыла. Шуңа күрә, гормоннарга алданмыйча, башта ук кыйммәтләр турында сөйләшү кирәк. Тормышка, дингә, гаиләгә мөнәсәбәт турында да.
Егетләргә дә бу урынны белеп тору мөһим. Әгәр син чын мөнәсәбәтләргә ниятлисең икән, бу кыз синең балаңны тәрбияләүче, нәселеңне дәвам итүче кеше булачак. Шуңа күрә кыйммәтләр турындагы сөйләшү – бик мөһим нәрсә.

«Яңа тәҗрибә алу өчен булган яраларны дәвалау кирәк»
Чираттагы сорау белән кешеләрнең ни өчен мөнәсәбәтләр теләмәгәнен ачыкларга теләдек. Яшьләр без тәкъдим иткән вариантларның берничәсен сайлый ала иде. Җаваплар түбәндәгечә булды:
- «Яраланудан» курку – 50 %
- Ышаныч юк – 60,7 %
- Иреген югалтудан курка – 33,9 %
- Үз эше, үсеше белән мәшгуль булу – 37,5 %
- Яраклы кеше очрамый – 55,4 %
- Кирәк түгел дип саный – 23,2 %

Кешеләр ни өчен мөнәсәбәтләргә керми? Ышаныч булмау кайдан килә?
Минемчә, ышаныч булмау һәм «яраланудан» курку – бер-берсе белән бәйле нәрсәләр. Кешегә ышаныч нигә кирәк? «Яраланмас» өчен. Әгәр без кешегә ышанмыйбыз икән, без күңелебезне ача алмыйбыз. Әгәр мин күңелемне ачтым да, кеше аңа авырттырып кадый икән, әлбәттә инде, мин ябылам, аралашудан, мөнәсәбәтләрдән китәм.
Ышаныч кайдан башлана? Ул, иң беренче чиратта, әти-әни белән булган яхшы мөнәсәбәтләрдән формалаша. Әгәр әти-әни бала өчен тыныч, ышанычлы урын булып тора икән, бала аңа таяна ала. Без моны «эзлекле әни» (русча «последовательная мать») дибез. Әгәр бала әнигә мөрәҗәгать итә ала, әни баланың хисләрен дөрес аңлый, кабул итә икән – бу инде шартсыз кабул итү дигән сүз. Әни – бала өчен бер дөнья. Әти һәм әни белән булган ышанычлы мөнәсәбәт тәҗрибәсен бала үсеп җиткәч тә зур тормышка алып чыга.
Әгәр бала белән әти-әни арасында ышаныч юк икән, ягъни арада ниндидер өзеклек, депривация (депривация – бу кешегә кирәкле нәрсә озак вакыт дәвамында җитмәү, аннан мәхрүм булу. Мәхәббәт яки җылылык депривациясе – кешегә игътибар, наз, аралашу җитми. – авт.иск.) булган икән, бала куркып кала. Бу курку аннан соңгы тормышта да саклана. Мәсәлән, кеше авариягә эләккән икән, соңыннан машианага утыргач, башка машиналар якын килсә, сискәнеп китә. Авария кичермәгән кешенең андый реакциясе булмый.
Шулай итеп, әгәр балачакта ышанычлы тәҗрибә булса, без аны олы тормышка алып чыгабыз һәм шул яхшы фундаментта матур тормыш төзи алабыз.
Ышаныч булмау элеккеге мөнәсәбәтләрдән дә килергә мөмкин. Яшүсмер вакыттагы психика 2-3 яшьлек бала психикасына охшаш. Ул чорда «мин үзем, мин булдырам» дигән халәт көчле. 2-3 яшьлек бала лифтта: «Мин басам! Мин!» – ди. Эгоцентризм көчле була. Яшүсмер дә шулай: «Мин беләм, сез белмисез!» – ди. Без хәтта аларны «тиресе булмаган кешеләр» дип тә әйтә алабыз. Чөнки һәр әйбергә артык сизгер булалар. Юк кына сүз дә күңеленә үтә. Безнең өчен «юк кына» булып тоелган нәрсә аның өчен тормыш беткән кебек кабул ителергә мөмкин.
Шуңа күрә, әгәр яшүсмер вакытта романтик мөнәсәбәтләр авыр тәмамланса, бу тәҗрибә күңел ярасы булып калачак. Бу урында эшләп алу мөһим: яңа тәҗрибә алу өчен бу урынны дәвалау кирәк.
Моны тән мисалында аңлатып була: кул киселсә, кутыр барлыкка килә. Әгәр без ул кутырны умырып алсак – яра тирәнәя. Әгәр анда микроб эләксә – ул тагын зуррая. Күңел ярасы да шулай. Өстәлмәсен өчен, җылы контакт кирәк: якыннарың белән аралашу, яки кирәк булса, психологик ярдәм. Шул җылы аралашу ярдәмендә яра әкрен генә төзәлә, һәм аның урынында яңа «тире» үсә. Ләкин ул да бик сизгер була.
Әгәр сез яңа гына авыр аерылышу кичергәнсез икән, яңадан мөнәсәбәтләргә ашыкмаска кирәк. Яңа мөнәсәбәтләргә сәламәт күңел белән керү бик мөһим.
Кеше «яраландым», шуны төзәтер өчен генә яңа мөнәсәбәткә керәм» дип уйлый икән – бу мөнәсәбәт вакытлы гына булачак. Ул үз «ярасын» дәвалар, ләкин аннан соң бу кеше кирәк булмый башлаячак. Һәм, нәтиҗәдә, ул үзе дә икенче кешегә «яра салырга» мөмкин.

«Һәр кеше өчен «ирек» төшенчәсе төрлечә булачак»
Мөнәсәбәтләрдә ирек бармы, ул нинди булырга тиеш?
Олы, җитлеккән кешеләр күзлегеннән караганда, чынлап әйткәндә, абсолют 100 процент ирек бу тормышта юк инде ул. Чөнки без үзебезне эш белән чиклибез. Кайдадыр безне акча чикли. Кайдадыр күңел халәтебез чикли, без үзебезгә ниндидер нәрсәгә рөхсәт бирмибез. Кайдадыр дин чикләргә мөмкин, кемнедер әти-әнисе чикли, кемнедер – ире, кемнедер – хатыны.
Күп вакытта мөнәсәбәтләрне өстен куеп, ниндидер нәрсәләрдән баш тартырга мәҗбүр булабыз. Бу – чынбарлык. Без оҗмахта яшәмибез. Тормышта нәрсәдер бар, нәрсәдер юк. Нәрсәдер алсак, башкасыннан баш тартырга мәҗбүрбез.
Беренчедән, аңларга кирәк: нәрсә соң ул ирек синең өчен? Һәр кеше өчен «ирек» аңлатмасы төрлечә булачак. Кемгәдер иркенләп йөрү, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту бик мөһим.
Мәсәлән, яшь гаиләне алыйк. Яшьләр тормыш корып җибәрә, бала туа. Ире: «Миңа ирек кирәк. Син минем ирегемне чиклисең. Син бала белән утыр, мин дусларым белән ял итәм», – ди. Бу айга 1-2 тапкыр гына түгел, даими рәвештә булса, яшьләр арасында упкын барлыкка килергә мөмкин.
Монда иң мөһиме – уртак фикергә килү. «Син минем ирегемне чиклисең, мин дә синең ирегеңне чиклим», – дип түгел, ә: «Нәрсә соң ул синең өчен ирек? Кайсы очракта мин сиңа күбрәк ирек бирә алам, кайсы очракта син миңа?» – дип сөйләшү урынлы. Бу сөйләшү барышында без үзебезгә шул уртак юлны төзергә мөмкинбез. Балаларча, аяк тибеп, «мин шулай телим» дип түгел, ә олыларча.
Мәсәлән, хатын-кыз: «Миңа кызлар белән чәй эчәргә барып кайту бик мөһим», – ди. Ир кеше дә: «Миңа дуслар белән атнага 1 тапкыр мунчага барып кайту мөһим», – дип әйтә ала. Монда инде ни өчен мөһим икәнлеген аңлату кирәк. «Мин ял итеп кайтам, көч җыям, аннан соң миңа җиңелрәк булачак», – кебек. Шулай итеп, аңлатулар, дәлилләр аша уртак фикергә килергә мөмкин.
«Мөнәсбәтләрдән качу – ялгызлыктан куркудан һәм үз-үзеңә ышаныч булмаудан»
Үзең мөнәсәбәтләрдән куркып качканың булдымы? Киләсе соравыбыз шулай яңгырады. Яшьләр арасында мөнәсәбәтләрдән качмыйча калганнары 23,2% булды. Калганнарының тормышларында мондый «уңайсыз» күренеш булгалаган.
Мөнәсәбәтләрдән качу – бу балаларча позиция. Ни өчен олы кешеләр мөнәсәбәтләрдән качарга мөмкин?
«Бәйләнеш төре» дигән төшенчә бар. Бу, нигездә, әти-әни белән булган мөнәсәбәтләргә барып тоташа. Бәйләнешнең берничә төре бар: сәламәт бәйләнеш, качу (избегание) һ.б. Әни белән нинди бәйләнештә булсак, без шул модельне үзебезнең парларыбыз белән дә кулланачакбыз.
Әгәр кемнеңдер әнисе еш кына китеп югала торган булса, балада «ул кая китеп югалды, хәзер мин нишлим» дигән курку хисе туа. Шуңа күрә ул үскәч: «Ул качканчы, мин үзем качыйм әле», – дип уйларга мөмкин.
Икенче сәбәп – үз-үзеңә ышаныч булмау. Кеше ниндидер битлек кия. Мәсәлән: «Мин университетта укыйм, акыллы, уңышлы кыз», – дип күрсәтә, ләкин эчтән: «Мин бик оялчан, миннән көләрләр, мин нинди икәнлегемне белеп куркырлар», – дип уйлый.
Монда «нарциссик җәрәхәт» дигән төшенчә бар. Кеше үзенең нинди икәнен аңламый. Бер караганда кеше үзен «мин булдырам» дип хис итә, икенче карганда, «мин беркем дә түгел, мине яратмаячаклар» дип өзгәләнә.
Бер көнне ул үзен бик зур итеп күрә, икенче көнне – бөтенләй көчсез. «Мин барсам, ул минем чын йөземне күрәчәк, матур түгеллегемне аңлаячак. Шуңа күрә мин бармыйм, мөнәсәбәтне өзү хәерлерәк», – дип уйлый.
Гел «грандиоз» булып калу авыр, шуңа күрә монда да урталыкка килү мөһим. Үзеңнең төрле халәттә була алуны аңлау кирәк. Һәм синең парың да сине төрле вакытта да кабул итәргә тиеш.

Җитди мөнәсәбәтләр өчен туры килә торган яшь бармы?
«Яшең җиткән бит инде синең» дигән сүзләрне ишеткәнегез бармы? Олылар яшьләргә бу сүзләрне еш әйтергә ярата. Бу, гадәттә, гаилә кору темасы белән бәйле була. Мөнәсәбәтләргә керү турында да әйтелергә мөмкин.
Без нинди дә булса төгәллекне яратабыз: иртән бер вакытта торырга тырышабыз, эшкә барабыз, бер вакытта кайтабыз. Бер яшьтә мәктәпкә керәбез, бер яшьтә тәмамлыйбыз. Мондый мисалларны күп китерергә буладыр.
Ә мөнәсәбәтләрдә андый яшь бармы? Шушы сорауны яшьләребезгә дә бирдек.
Күпчелек (33,9 %) туры килә торган вакытны 21-25 яшь дип билгеләде. Димәк, алар үзләрен бу чорда җитлеккән, җаваплылык алырга әзер итеп тоя.
Мөнәсәбәтләр башлау өчен туры килә торган яшь бармы?
Бу – бик индивидуаль нәрсә. Бер үк гаиләдә үсеп, тәрбияләнеп, бер үк мисаллар күргән балаларның берсе 25 яшьтә, икенчесе 30 яшьтә кияүгә чыгарга мөмкин. Моңа физик үсеш тә, психологик яктан әзер булу, тормыш кыйммәтләре, дөньяга караш та йогынты ясый. Кемдер укырга, кемдер бала үстерергә тели. Монда бик күп факторлар тәэсир итә, һәм һәр кеше индивидуаль.
Әгәр урталыкны алып карасак, хәзерге экологик мохит, социаль таләпләр кешегә карата билгеле бер калып тудыра. Безнең җәмгыятьтәге гадәти таләпләр – мәктәпне яхшы бетерү, югары уку йортында белем алу, гаилә кору, бала табу, яхшы эштә эшләү. Бу – җәмгыять кабул иткән «уңышлы кеше» портреты. Кеше шул баскычларны үтә икән, аны «булдырды» дип саныйлар.
Әмма бу социаль таләпләр һәр кешенең күңеленә туры килмәскә, аңа бәхет китермәскә дә мөмкин. Башкача уйлаган кешене күрә белү мөһим. Бу – бик авыр. Әти-әниләр өчен дә җиңел түгел. Бу – сепарациянең катлаулы өлеше дә булырга мөмкин. Баланың каршы әйтүенә артык игътибар итмәскә була, ләкин бала сиңа кадерле булган кыйммәтләрне сайламый икән – менә бу күңелгә авырлык китерә торган нәрсә. Баланың сайлавын кабул итү өчен олы йөрәкле булырга кирәк.
«Пар табу, нәселеңне дәвам итү – кешелекнең иң зур бәхетләренең берсе»
Сораштыру мөнәсәбәтләр турында гына иде. Шулай да гаилә турында да сорарга булдык. Чөнки җитди мөнәсәбәтләр кайчан булса да гаилә коруга китерергә тиеш. Күпчелек (82,1 %) «Гаилә корырга телисеңме?» дигән сорауга «әйе» дип җавап бирде. Шунысы сөендерде, яшьләрнең романтик мөнәсәбәтләргә сак караш булса да, гаилә кыйммәтләре әле беренче урында тора икән. 12,5%ы әлегә әзер булмаганын белдерде. Калган 5,4% гаилә корырга теләми.
Мөнәсәбәтләргә керергә курку бар, әмма күбесенең гаилә корасы килә...
Яшьләрнең гаилә корырга теләве, чыннан да, сөендерә. Нинди генә мөстәкыйль булсалар да, «мин беркемгә бәйле түгел» дисәләр дә, барыбер үз парыңны табу, нәселеңне дәвам итү – кешелекнең иң зур бәхетләренең берсе. Бу – онтогенез ягыннан кешенең табигый ихтыяҗы.
Безнең милли үрнәккә таянып, үзебезчә, милләтебезгә тугры калып, чын гаилә корып, әтиле-әниле балалар үстерү – бик мактаулы эш. Балаларга дөрес тәрбия, дөрес кыйммәтләр бирү, тәмле ризык белән сыйлау, сиңа дога кылырлык буын үстерү – кеше өчен зур бәхет.
Бу максатка омтылучы кеше, әлбәттә, ирешәчәк тә. Монда эчке мотивация зур роль уйный. Әгәр кешенең чын күңелдән теләге бар икән, ул аңа төрле юллар белән ирешергә тырышачак.
Мәсәлән, кеше тәмле ризык ашарга тели икән, ул аны үзе пешерә, кафега бара, яисә әнисенә, хатынына пешерергә куша. Иң мөһиме – эчтәге теләкне аңлау.
Аннары инде уйлыйсың: «Мин бу теләгемне нинди юллар белән чынга ашыра алам?» Әйтик, минем яшел алма ашыйсым килә. Мин аны үзем алып ашый алам, әниемнән кибеттән алып кайтырга үтенә алам, яисә китерү хезмәте аша заказ бирә алам.
Әмма кайчак кеше үзен «кызыл алма да ярап торыр» дип алдый. Әмма соңыннан аңлый: теләк һаман кала икән, димәк, аңа барыбер яшел алма кирәк. Шул чакта кеше уйлый башлый: «Мин бу ихтыяҗны иң дөрес формада ничек канәгатьләндерә алам?»
Олы кеше дөрес форманы сайлый белә. Әгәр мин алманы урлап ашыйм икән – ул миңа файда китермәс, чөнки нәтиҗәсе начар булырга мөмкин. Бу – дөрес юл түгел. Әгәр мин аны сатып алып ашыйм икән – рәхәт. Ә бәлки, кемдер аны миңа бүләк итеп бирә икән – ашыйм. Ләкин монда да ике хис туа ала: «Мин хәзер бу кешегә нәрсәдер тиешмен», – дигән уй. Бүләк алу да төрле хисләр уята, һәм аларны эшкәртү кирәк.
Гаилә мисалында да шулай. Әгәр мин чын күңелдән гаилә корырга телим икән, иң мөһиме – дөрес юлны сайлау. Кем белән мин ул гаиләне корачакмын? Ул миңа туры киләме? Мин көтәргә тиешме? Әллә инде «кызыл алма» белән дә ярыймы? Кайчак кеше «әйдә, яшәп карыйк» дип, ялгыш кеше белән мөнәсәбәтләргә керә, аннан соң аерыла һәм үзенә туры килгән кешене яңадан эзли. Бу да – мөмкин хәл.
«Җәмгыять күзлеге аша түгел, ә үз күзлегеннән карау кирәк»
Сораштыруның иң ахырында катнашучылардан мөнәсәбәтләргә керергә комачаулый торган сәбәпләрне язуны сорадык. Иң еш кабатланучы сәбәпләр – ышаныч һәм җаваплылык проблемалары, хыянәт һәм курку хисе, матди һәм социаль факторлар, башкаларга мохтаҗ булмау (самодостаточноть), шәхси үсеш һәм башкалар.
Ир-атларны «ышанычсыз» диләр.
Мин моны стереотип дип атар идем. Ир-атларны яклап чыгасым килә. Барлык ир-атлар да бертөрле түгел бит.
«Бер пычрак сыер бөтен көтүне пычрата», – диләр. Мөгаен, кайбер ир-атларның гамәлләре нигезендә шундый гомумләштерү барлыкка килгәндер. Шуңа күрә мин гомумләштермәс идем, бу стереотипны юк итәр идем.
Һәр кешегә җәмгыять күзлеге аша түгел, ә үз күзлегеннән карау кирәк. Ул нинди кеше? Ышанып буламы аңа, юкмы? Әгәр кемдер егеткә «миңа иптәш кызым әйтте, син ышанычсыз» дип, сөйләшеп тә тормыйча китсә, монда инде контакт булмый.
Хатын-кызлар арасында да төрлесе бар бит: җилбәзәкләр дә, җитди мөнәсәбәтләргә әзер булмаганнар да. Кайберләре: «Минем табак-савыт юып ятасым килми, миңа карьера кирәк», – ди. Шуңа күрә бу урында ир-атларны гына гаепләү дөрес түгел. Алар икесе дә бер дәрәҗәдә җаваплы.
Күп кеше җавапсызлык турында да язган. Бу турында нәрсә әйтер идегез?
– Үз өстеңә җаваплылык алу – хәзерге заман инфантилизмына каршы сыйфат. Кайберәүләр үзләре турында гына уйлый, башкаларны санга сукмый. Чын ир-ат хатыны, балалары өчен дә җаваплылыкны ала. Бу – җитлеккән кеше сыйфатлары.
«Кем түли, шул музыка куя»
Әти-әниләрнең яшьләрнең тормышына кысылуы да зур йогынты ясый...
Әлбәттә, мондый очраклар бар. Минем практикамда да шундый яшьләр очрый. «Әти-әни минем тормышыма кысыла, миңа яшәргә ирек бирми, безнең бөтен планнарны боза», – диләр. Асылда нәрсә ятканын беләсезме? «Кем түли, шул музыка куя» дигән әйтем бар.
Син яшь пар буларак әти-әни йортында яшисең икән, аларның акчасын тотасың, аларның ризыгын ашыйсың, алар җәйгән урында йоклыйсың икән, әлбәттә инде, әти-әнине тыңларга мәҗбүрсең. Ә инде син үзең теләгәнне эшләргә телисең икән, ул чакта син мөстәкыйль булырга тиешсең.
Яшьләрнең яшәү урыны, акчалары булмаска мөмкин. Бигрәк тә студент вакытта өйләнешкән булсалар. Әти-әни белән сөйләшү бик мөһим: аларга аргументлар китерергә кирәк. Монда безнең максат «аңлагыз әле безне, күрегез әле безне» дип җиткерү. Әгәр әти-әни белән яхшы мөнәсәбәт бар икән, бер-берен аңлап, хөрмәт итеп аралашалар икән, әлбәттә, алар яшь парны ишетәчәк һәм кысылмаячак. Бу – ике яклы процесс. Монда әти-әнинең дә җитлеккән булуы мөһим: аңа ниндидер функция итеп түгел, ә шәхес итеп карау. «Мин сиңа түлим, син минем әйткәнне генә эшлисең», – дип йөрүчеләр дә бар. Мондый әти-әниләр белән бик авыр, ләкин ике якның да уртага салып сөйләшүе бик мөһим.
Мөнәсәбәтләргә кергәндә кайберүләр матди тотрылыкка да карый икән. Бу ни өчен мөһим?
Күп кенә җавапларга карасак, аларның күбесе ышанычка кайтып кала. Фатир – шул ук куркынычсызлык урыны. Яшәү урыны булу – куркынычсызлыкның бер пункты. Акчалар да шуңа бәйле. Һәр җавапның асылында куркынычсызлык ята.
Бүгенге көндә бу тема ни өчен көн кадагында тора? Чөнки безнең әти-әниләр өйләнешкән вакытта, яшәү шартлары хәзерге белән чагыштырганда шактый түбән булган. Ә хәзерге яшьләр яхшырак тормышка, уңайлы машиналарда йөрергә ияләшкән. Бу алар өчен база булып тора. Олылар яшьләргә «рәхәтлеккә чыдый алмыйлар» дип әйтергә мөмкин. Алар өчен ул – норма, минималь шарт, «роскошь» түгел.
«Мөнәсәбәтләр – уртак эш»
«Башта – карьера, аннары гына – гаилә» дигән фикер бар. Бу – тормышка ниндидер проектка карау кебек. Болай уйлау дөресме?
Проект кебек караганда, бөтен әйберне планлаштырырга тырышасың. Алай яшәүнең тәме югалырга мөмкин. Атка бит «шоры» кидерәләр – ул алга гына чаба. Әгәр шул алга чабу булмаса, мисал өчен, синең кичкә планнарың бар, ә сине кинәт кенә очрашуга чакыралар, син шул планнарны бозып яңа ачышларга әзер булсаң, сыгылмалы булсаң, бу – бик яхшы нәрсә.
Әлбәттә, асылда план булу – бик әйбәт әйбер. Ләкин юлың туп-туры гына түгел, ә борылышлы, сыгылмалы, матур төсләргә бай булса, ул инде тагын да яхшырак. Ә гел плансыз булу – икенче чик. «Әй, Аллаһ нәрсә бирсә – шуны ашыйбыз», «Алма пеш, авызыма төш», – дип тору. Әлбәттә, без Аллаһ биргәнне ашыйбыз, әмма Аллаһ кулга тоттырмый. Башта син үзең бу юлда ниндидер өлеш кертергә тиеш.
Мөнәсәбәтләргә әзер булсаң да, урамга чыгып, беренче егетне тотып алып кереп китәсең дигән сүз түгел. Бу – синнән генә тормый. 50 проценты – синең эш, 50 проценты – ул егетнең эше, барыбер. Ике кешенең туры килүе бик мөһим.
«Кеше җылы мөнәсәбәтләргә мохтаҗ»
Тагын бер сәбәп – башка кешегә мохтаҗ булмау.
Безнең әти-әниләребез яшь вакытта күбрәк ир-атларның акча эшләү мөмкинлекләре булган. Алар заводларда эшләгән, аларга фатирлар биргәннәр. Хатын-кызлар исә акча эшләү ягыннан арттарак булганнар. Хәзерге заманда ирләр дә, хатыннар да бертөрле акча эшли ала. Хатын-кызлар, хәтта, күбрәк тә эшләргә мөмкин. Шуңа күрә күп кеше башкаларга мохтаҗ булмауны финанс ягы белән бәйли: ул үзе машина ала, үзе фатир ала. «Минем куркынычсыз оям бар, миңа шул җитә», – дип әйтергә мөмкин.
Әгәр финанс якны гына карасак, хәзер кеше башкаларга мохтаҗ түгел. Ләкин монда башка нәрсәләр дә бар. Яраткан хатын-кыз буласы, җылы кочакта эрисе килә. Хатын-кыз нинди генә мөстәкыйль булмасын, ул җылылык һәр кешегә кирәк. Чөнки без – барыбер социаль затлар. Без социумда яшибез һәм бер-беребезгә, җылы мөнәсәбәтләргә мохтаҗ.

«Формалашып бетмәгән психика өчен киберконтент куркыныч»
Мөнәсәбәтләр кору өчен күп тырышлык кирәк, дигән фикер дә бар...
Әлбәттә, мөнәсәбәтләрне саклау өчен күп нәрсә эшләргә кирәк. Йорт төзеп, аны карамасаң, ул җимереләчәк. Мөнәсәбәтләр дә шулай.
Монда ялкаулык һәм эшләргә теләмәүне ишетәм. Аларның теләкләре бар, әмма замана яшьләре эчтә булган мөнәсәбәтләр теләген башка юл белән канәгатьләндерә: телефонда утыру, уеннар уйнау. Бу – эчке энергияне шунда җибәрү һәм ялган рәхәтлек алу. Әлбәттә, мин телефонны алып рәхәтлек алуны сайлыйм. Мөнәсәбәтләр игътибар кирәк, эшләргә, тырышырга кирәк бит.
Сексуаль яктан да шулай. Социаль челтәрләр, начар сайтлар чын романтиканы, чын хатын-кыз һәм ир-ат образын бозалар, матурлыкны күрергә мөмкинлек бирмиләр. Тормышта идеаль образны таба алмыйча, кеше бәхетсез булырга мөмкин. Монда дөрес фильтрлар булуы мөһим. Шуңа күрә формалашып бетмәгән психика өчен киберконтент куркыныч.
«Яңа тәҗрибәдән, ялгышудан курыкмаска кирәк»
Яңа тәҗрибә алырга, мөнәсәбәтләргә керергә курыккан кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?
Йөзү турында 100 китап укысаң да, суга кермәсәң, йөзәргә өйрәнә алмыйсың. Йөзергә өйрәнү өчен, әлбәттә, техниканы белергә кирәк, ләкин бу техниканы практикада куллана белү дә мөһим.
Маслоу пирамидасының иң аскы катламында физик ихтыяҗлар тора. Әгәр дә кеше ач икән, кешегә эшләргә, киенергә, баласын үстерергә кирәк икән, шәхси үсеш турында аның уйлап утырырга вакыты юк.
Күп яшьләрнең физик яктан бар нәрсә дә бар. Ашарга пешкән, өс бөтен. Энергияне бу якка җибәрергә кирәк түгел. Бу яктан яшьләр яшәү өчен көрәшми, алар инде яши. Яшәгәндә инде, әлбәттә, «Мин нинди икән?» кебек сораулар туа, үзеңә яхшысын телисең. Ялгышулардан, бәлки, куркасыңдыр. Курку да ниндидер дәрәҗәдә туктатып тора.
Ниндидер балалар басалар, үрмәлиләр, егылалар, торып басалар, пычраналар. Ә бар балалар – әнисе «ой, пычранма әле, үзем ашатыйм калактан сине, үзең тотып ашама, калагыңны куй» дип, үзе ашата, авызын сөртеп кенә тора. Бала калак белән ашарга бик авыр өйрәнә, чөнки әнисе аңа пычранырга бирми. Һәм баланың кирәкле тәҗрибәсе алынмыйча кала. Аннары урамда йөргәндә дә: «Егылма, киемнәреңне чиста гына тот», – ди. Монда да тәҗрибәдән мәхрүм кала. Әгәр бала егылып, торып, тезен ертып, аңлый икән асфальтның каты икәнен, икенче юлы инде ул аннан әкрен генә барачак, чөнки тәҗрибә бар. Ул үз тәнендә тойган. Шуңа күрә яңа тәҗрибәдән, ялгышудан курыкмаска кирәк.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт!
Бүгенге яшьләр мөнәсәбәтләргә сак караса да, бу – битарафлык билгесе түгел. Киресенчә, күпләр үз-үзен аңларга, үсәргә, эмоциональ яраларын дәваларга тели. Ә бу инде – җитдилек һәм җаваплылык билгесе. Чын мәхәббәткә әзер булу өчен, кеше иң элек үзен аңларга һәм яңа тәҗрибәгә ачык булырга тиеш.
***
Белгеч белән әңгәмәне укыгач, уй-фикерләр туса, аларны уртаклашырга теләсәгез, әйдәгез әле, комментарийлар да язып куегыз. Без тагын шул теманы дәвам итеп карарбыз...