Тормышны ашыктырмый торган комбайнчылар белән очрашудан: «Җир адреналин биргән кебек»
Татарстанның кайбер районнары быелгы ашлыкны инде җыеп бетерде. Биектау районындагы «Серп и молот» хуҗалыгында әле эш гөрли. Комбайнчылар кояш белән бергә тора да, үләнгә чык төшкәнче кырларны иңли. Шулай да, алар үз хезмәтләренә бөтен күңелне биреп эшли.
Татарстанда урып-җыю эшләре тәмамлануга бара. Биектау районының «Серп и молот» хуҗалыгында да ашлыкның 70 процентын җыйганнар инде. Озакламый эшне төгәлләп тә куярлар. Августта уңышны җыеп бетерергә, дип ниятләп торалар. Шәпши авылы тирәсендәге кырларны без хуҗалыкның баш агрономы Госман әфәнде Яруллин белән әйләндек. Ул комбайннар янына алып барды.
«Авылда эшләп карыйсы килде»
Тумышы белән күршедәге Ямаширмә авылыннан булган Госман әфәнде бу хуҗалыкка баш агроном булып 5 ел эшли. Аңа кадәр районның «Татарстан» хуҗалыгында булган. Җир эшенә кадәр ул башкалада фән өлкәсендә эшләгән. Ул 10 ел Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып хезмәт иткән.
Авылда эшләп карыйсы килде. Авылга кайтасы килде дә кайтып киттем. Монда – җитештерү, тегендә фән бит инде. Көн кырда, ындыр табагында уза. Иртәнге 5тә эш башлана инде, – диде ул.
Комбайн без туктаган җиргә якынлаша иде. Комбайнчылар барысы да үзләренеке. Бу инде – бик зур бәхет, дияр идем. Комбайнчы табуы – үзе бер авырлык.
Комбайнчылар барысы да үзебезнеке, килгән кеше юк. Комбайнчылар алышынмый диярлек. Яшьләр килә, китә. Хәзер дә яшьләр бар. Урып-җыюны августта тәмамларга тырышабыз инде, Алла теләсә. 5 комбайн да әйбәт кенә эшләп торса. Аллага шөкер, үзебезнең кешеләр. Эшләргә кеше эзләве ул – үзе бер нужа, бер дә белмәгән кешенең ничек эшләвен дә белмисең. Бездә барысы да – ышанычлы кешеләр, – диде баш агроном.
Быел уңыш гектарыннан 25-30 центнер чыккан. Былтыргы белән чагыштырганда бераз әзрәк, ди. Явым-төшемнәр дә әзрәк булды бит. Былтыргы уңышны сатып бетерә алганнар. Хәзер бодайны 10 сум 50 тиеннән саталар икән. «Елына карата уңыш әйбәт. Урып-җыю эшләренә чыкканда, күбрәк булсын, иде дип теләгән идек инде, төрле басу үзен төрлечә күрсәтә», – диде баш агроном.
«Җир тарта, ул адреналин биргән кебек»
Якынлашып килүче комбайнда хуҗалыкның иң тәҗрибәле, әйдәп баручы комбайнчысы Анатолий Семенов һәм аның улы Леонид иде. Комбайн килеп туктауга, янына ашлык ташый торган йөк машинасы килеп басты. Комбайннан ашлыкны бушаттылар. Кабинадан Анатолий Михайлович сикереп төште.
Бу – минем 41нче урып-җыю сезоны, – диде ул, елмаеп. – Мәктәпне тәмамлагач, колхозда калдым. Армиядән соң да эшне колхозда дәвам иттем. Әти гомер буе колхозда тракторчы булып эшләде. Мин аның белән йөри идем. 44 ел эшлим инде, 4 комбайн алмаштырдым. «Нива» комбайнында эшли башладым. Хәзер техника нык уңайлы, тик ияләнергә, өйрәнергә кирәк. Иртәнге 5тә чыгабыз, кояш баеганчы эшлибез. Нык эссе булды шул, ярый әле кабинада кондиционерлар эшләп тора. Ашарга алып киләләр. Хезмәт хакы да җитәрлек, күпме эшләүгә карап инде. Мин инде лаеклы ялда, тик җир тарта, ул адреналин биргән кебек, – дип сөйләде тәҗрибәле комбайнчы.
Анатолий абый 2 улы өчен дә үрнәк. Башта олы улы аның белән эшләгән, хәзер – кечесе. Тормыш иптәше гомере буе бозау караучы булган.
Минем эшләгәнне күреп кызыкканнардыр. Элек яшьләр күбрәк килә иде. Хәзер яшьләрне авыл хуҗалыгына китереп булмый. Киләчәктә дә килмәсләр. Яшьләрне кызыксындырып булмый, барысы да шәһәргә тартыла, – ди әти кеше.
Быелгы сезон 24 июльдә борчактан башланган булган. Ул да уңышның 30 процентын җыясы калгандыр, дип бәяләде.
Леонид быел беренче сезон гына эшли. Җәй кырда үтсә дә, үкенмим, ди. Ничек бу эш кызыксындырды, дим.
Ничек аңлатырга да белмим. Башта абый эшли иде. Мин дә кызыктым, миңа монда барысы да кызыклы. Армиягә киткәнче «Дон» комбайнында эшли идем. Хәзер инде яңаларында эшләп карыйсы килде. Иртәнге биштән кичке тугызга кадәр эшлибез. Мин беренче ел эшлим, хезмәт хакы ничек булыр, белмим әле. – дип елмайды ул. Шулай да егет бу эштә калырга ниятләми, сезонлы эш, дип кабул итә. Киләчәктә Казанда эшләргә ниятли.
Әтиле-уллы Семеновлар кабинага күтәрелде дә, комбайн тирәсендә тузан тузгыды.
Анатолий Михайлович кебек кешеләр дә сирәгәеп бара шул инде хәзер. Яшь комбайнчыларны әйдәп бара, өйрәтә, күрсәтә. Сораулар булса, аңа мөрәҗәгать итәләр, мин дә сорыйм. Ул – бик тәҗрибәле инде, «эшлим» дип эшли торган кеше. Ел саен комбайнын өр-яңа кебек итеп ясап чыгып китә, – диде Госман әфәнде.
«Яшьләр зур акча артыннан чаба»
Аннан икенче комбайн янына киттек. Анысы әле туктап тора иде. Бераз ремонтлап җибәрәсе дә бар, запас частьләр генә кайтсын. Гаражда тик торган техника гына ватылмый, монысында да эшләгәннәр, дигән сүз. Чит ил техникасы булгач, запас өлешләрен табуы да җиңел түгелдер. Бу комбайнның «хуҗасы» Алексей Кириллов та мәктәп елларыннан ук техниканы яраткан.
Җимерелмичә дә тормыйлар инде. Запчастьләр кыйммәт, эзләп табарга да кыен. Запчасть кайтканны көтәм, эшләргә кирәк, – диде ул комбайнны чүпләрдән арындырганда. – 8нче сыйныфта әти белән «Нива»да эшли идем. Әти механизатор булды, тракторда, комбайнда эшләде. Биектауда башка эштә эшләп алдым, тик туган якка, җиргә тартты. Кайттым. Без дә авырлыклар бар. Барысын да хәл итеп була. Яшьләр зур акча артыннан чаба. Шәһәргә төзелешкә китәләр. Анатолий Михайлович, лаеклы ялда булса да, әле дә эшләп йөри. Колхозда уртача хезмәт хакы 20-30 мең инде, яшьләргә 50 меңнән күбрәк кирәк шул, – диде комбайнчы.
Ул тумышы белән Шәпшидән, 4 бала әтисе.
Беренче улым Әтнә техникумында укый, кызым 10нчы сыйныфка бара, игезәкләр 5нче сыйныфка бара. Кызык бездә. Хәзер мәктәпкә киендерергә кирәк. Егетләрне ярар әле, менә кызларны киендерү... Бер-ике кибеткә бару гына җитми, базарга барырга кирәк. Яңгыр яуган көнне малайларны киендердек инде, кыз калды әле. Тормыш иптәшем балалар белән өйдә генә. Мин аларны күрмим дә инде. Иртән киткәндә, кич кайтканда йоклаган булалар, – диде ул.
Өч комбайн бер рәт булып килә, аларын туктатып, эштән аермаска булдык. Комбайнда эшләгән кеше бик сабырдыр кебек миңа. Комбайнчылар белән аралашканда да, алар әкрен генә, тәмләп сөйли, тормышны ашыктырмый. Һава торышлары әйбәт булып, уңышны тиз генә җыеп алырга насыйп булсын.
- Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, 3 августта республика игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып алды. Бер гектардан уртача 28,4 центнер уңыш чыга.
- Узган атнада Әтнә районы, беренче булып, урып-җыю эшләрен тәмамлады. Район гектардан уртача 31 центнердан артык уңыш белән 58,8 мең тонна ашлык суктырган. Республикада уңдырышлылык буенча лидерлар –Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Балтач, Спас, Лаеш муниципаль районнары.