Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормыш дәвам итә - 2 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Гомер җебенең кайчан өзеләсен беркем дә белми.

news_top_970_100

Ахыры.

1 өлеш.

Күлмәгем белән генә ике катлымын дисә дә, әллә ничә катлы шул Нурзилә. Гамил Нурзиләгә өйләнгәндә аның беренче иреннән аерылганын белә иде, әлбәттә. Тик ниндидер исәп белән Нурзилә әлегә хәтле паспортына аерылу штампын куймый килде. Гамил белән никах укыттылар, шулай да «пичәтле хатын» белән ЗАГСка керә алмадылар. Иренең, нигә таныклыгыңа аерылышу турында штамп куймыйсың, дигән соравына Нурзилә, кемгә комачаулый ул, торсын әйдә, диебрәк, ярым шаяртып җавап бирә килде.

Бервакыт бик исергәч кенә сере ачылды хатынның. Күпкә олы беренче ире үлә калса, аның өч бүлмәле фатирына, башка милегенә дәгъва кыла ала бит ул! Нурзилә, фатирны миңа яз, дигәч, Гамилнең башына күсәк белән суктылармыни! Беренче иренең үлгәнен көтеп җиткерәлмәгән кебек, Гамилнең дә аяк сузганын теләмиме соң Нурзилә? Ике көймә койрыгын тотарга маташуы да ике фатирны кулдан ычкындырмаска тырышуы, ахры. Бу заманда фатир хәтле фатирны кулга төшерү могҗизага тиң, әлбәттә. Фатирлы булу өчен кеше хәзер бернинди чарадан да чирканмый.

Тик якыныңны кабергә тыгып куюдан килгән фатирның сөенече зурмы икән? Ире белән фатирны бизмәннең ике ягына куя алган хатын беркатлы була аламы соң? Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыррак. Көч җитмәсә, хәйлә бар дигәндәй. Үзен хәйләкәр санаса да, хәйләләре ак җеп белән теккәндәй күренеп торгач, акыллы хәйләкәр түгел бу Нурзилә! Чигәсен кыскан уйларыннан үзенә урын таба алмыйча, ир торып утырды. Тумбочкада яткан ярым сүтек печенье кабын күреп, Гамил тагын күңелгә ятышсыз кыштырдык целлофан авазын ишеткән кебек булды. Шушы күңел болгатырлык аваз белән Нурзилә арасында бәйлелек, тәңгәллек бар сыман иде. Әйтерсең дә, Нурзилә үзе бер кирәксез, бәясез кыштырдык кәгазьгә әверелгән иде.

Операция авыр булса да, уңышлы үтте. Яшәү теләге көчле булу белән, Гамилнең яшьлеге дә үз урынын уйнады. Операциядән соң, яныннан да китмичә, энекәшләрен ике апасы алмашлап карады. Хастаханәгә Кыштырдык бер генә кат килде. Бу юлы ул читләтеп тормады, ә турыдан-туры шарт куйды: «Фатирны миңа язсаң, сине карыйм. Язмасаң, юк!» Телең белән фикер итмә, уең белән фикер ит тә бит! Сүзнең башыннан элек төбен уйлау кирәклеге дә Нурзиләгә таныш түгел, ахры. Сырт йонын кабартып маташкан хатынга Гамил бары тик биш бармагын тиешенчә йомарлап җавап бирде.

Тормышының иң кыен чорында хатыны киткәч, Гамилгә түзә алмаслык авыр булыр иде сыман. Ә ул үзенә үзе гаҗәпләнде. Әйтерсең дә, ул сөйрәп барган авыр йөк үзеннән-үзе төшеп калды. Нурзилә китте, ә Гамилнең күңелендә…яшәү көче артты. Аңа үч итеп яшисе килде. Үлемен көткәндәй йөргән хатынга үч итеп тереләсе, һичшиксез, аякка басасы килде.

Гомерең бетмәсә, хәтта иң авыр чиргә тарысаң да яшисең икән. Гамилгә тәҗрибәле табиблар туры килде. Туганнары энекәшләрен туктаусыз кайгыртты. Бергә эшләгән иптәшләре, дус-ишләре онытмады. Кешенең даруы — кеше. Шулай бергәләшеп, үлем белән яшәү аралыгында торган ирне тормыш ягына тартып ала алдылар. Кайвакыт кешегә кызганучы да, юатучы да кирәкми, ә ярдәм итүче кирәк. Нурзиләдән аермалы, Гамилнең якыннарына аның фатиры түгел, ә үзе кирәк иде шул.

Алты-җиде ай гомерем калдымы-юкмы, дип икеләнгән Гамил инде җиденче ел яши. Бер үпкә белән гомер итүе бик җиңелдән түгел түгелен. Шулай да, Гамил, миннән авыррак яшәгәннәр күп, дип үз хәленә шөкер итә. Хәтта, элек эшләгән заводтан китеп, җиңелрәк эшкә — каравылга булса да урнаша алды Гамил. Дөньяга икенче тапкыр тугач, бар нәрсәгә башка караш белән карыйсың икән ул! Элек борчыган кыенлыклар инде вак-төяк мәсьәлә булып күренә. Ашыкмыйча, кабаланмыйча, һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп яшисе килә. Югалтулар өчен дә кара кайгыларга бирелү кирәк түгел икән.

Тормыш югалту-табышулардан тора. Нурзиләне югалтмаса, Динияне таба алыр идеме соң Гамил? Тупылдатып үз кызын сөя алу бәхетенә ирешә алыр идеме? Нурзилә кебек коеп куйган сынлы да түгел Диния, ә шулай да һәр сөяге сөйкемле Гамил өчен. Эш тышкы матурлыктамыни?! Дөнья матур, матур итеп гомер итсәң, дигәннәр. Кыштырдык чүп кәгазе Нурзилә дә эзләгәнен тапкан, ахры.

«Гомере беткән» Гамилдән киткәч, турыдан-туры беренче карт иренә барып кергән. Хәтта теләгенә дә ирешкән диләр — ире үлгән. Тик карт төлке яшь хатыныннан да хәйләкәррәк булганмы, Нурзиләне күптән аңлаганмы, аны төп башына утырткан — өч бүлмәле фатирын, машинасын, бакчасын балалары исеменә күчереп бетергән. Кыштырдык коры кул белән калган. Тегендә барып чыкмагач, Гамил тирәсендә тагын чуалып караган иде дә, аның өйләнеп, үз гаиләсе белән бәхеткә кинәнеп яшәвен күргәч, Төлкебикә үзенә яңа корбан эзләргә тотынды. Булма син төлке, булырсың көлке дигәннәр дә бит.

Гомер җебенең кайчан өзеләсен беркем дә белми. Чирләп-чирләп тә, бирешмичә, еллар буе яшәүчеләр күп. Тап-таза килеш тә китүчеләр бар. Таң белән уянгач, кояшка сөенеп күзләреңне ачасың икән, димәк, тормыш дәвам итә. Үткәнне кире кайтарып булмаган кебек, киләчәк тә бармы-юкмы — билгесез. Тормыш ул — нәкъ үткәннәр белән киләчәк арасындагы бер көн. Бүгенге көн. Кадерен белгән кешегә шушы бер матур көн — зур бер гомергә тиң.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100