Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормыш дәвам итә - 1 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)

«Соң була күрмәсен…» Хатынының бу сүзләреннән Гамилнең йөрәге сулкылдап типте, күңеле сынды.

news_top_970_100

1 өлеш.

− Алмаш киемнәреңне менә монда куям яме, − Нурзилә алып килгән әйберләрен авыру иренә күрсәтте дә тәрәзә янына барып басты. — Бигрәк бөркү палатагызда. Әллә беразга гына тәрәзәне ачыйммы соң?

Хатын җирәнгәндәй сипкелле борынын җыерды. Караватында яткан Гамил башка авыруларга ымлады. Синең белән мин генә түгел бит монда, янәсе. Аларга ярамас. Җылы тоелса да, үтәли искән кискен яз җиленең әле нәкъ салкын тидерә торган чагы. Үпкәләре авырткан кешегә күп кирәкме соң инде?

Нурзилә тәрәзәдән бераз гына язгы урамны күзәтеп торды да, йөзенә «сезгә ярап булмас инде» кебегрәк кыяфәт чыгарып, ире янына килеп утырды. Бераз гына өнсез-сүзсез утыргач, тумбочкадан печенье кабы алып, шуны сүтә башлады.

«Ни бит әле… − Нурзилә иренә карамыйча гына әйтеп куйды. — Кайчан көйләрбез икән теге эшне?»

«Теге эшнең» нәрсә икәнен Гамил аңлады, әлбәттә. Тик аның уйлары Нурзиләне борчыган бу мәсьәләдән бик тә, бик тә ерак иде бу минутта. Гамил дәшмичә берничә минут ятты. Нурзилә җавап көткәндәй иренә карап алды да кулындагы печенье кабының кыштырдык тышын сүтүен дәвам итте.

Хатын тынлыкны бозып кыштырдады-кыштырдады, тик арзанлы печенье тиз генә бирешергә теләмәде. Гамил, аптырап, дөньяда иң мөһим эш эшләгәндәй кап сүткән Нурзиләне күзәтте. Нигә хатыны хәләле авыр хәлдә ятканда тагын фатир хакында сүз башлый? Аңа ул мәсьәлә хәтта иренең хәленнән дә мөһимрәкме икәнни? Нигә ул шулай колак барабаннарын ертырлык итеп кыштырдый?

Гамилнең кинәт кенә, тукта, зинһар өчен, кыштырдама болай ямьсез итеп, дип кычкырасы килде. Хатынының тавышы да, кулындагы целлофан авазы белән кушылып, шундый ук килешсезгә әверелде: «Фатирны минем исемгә күчерсәк, әйбәтрәк булмасмы икән дим».

Гамилнең йөзендә ару белән бергә соңгы чиккә җитеп гаҗизләнү тоемланды. «Нигә болай ашыгасың соң? Күреп торасың бит хәлемне!» — иренең җавабына Нурзилә мәгънәсез кыштырдавын дәвам итте, бары тик ялт итеп авыруга карап алды. «Операциядән соң хәлең ныклап авырайса, дим бит. Соң була күрмәсен, дим…» — әллә нигә Нурзилә бик урынсыз елмайды. Шушы мәгънәсез елмаюы белән иренең күңелен йомшартырга теләдеме. Тик һәр елмаю эчкерсез түгел шул.

Башкача Гамилнең хатыны белән сөйләшәсе дә, күңелләрне укшыткан кыштырдык авазын тыңлыйсы да килмәде. Ул күзләрен йомды да, Нурзиләгә аркасын куеп, стенага борылып ятты. Теләгенә ирешмәүдән уфылдап, Нурзилә беркемгә дә кирәкмәгән печенье кабын тумбочкага куйды да өнсез генә палатадан чыкты.

«Соң була күрмәсен…» Хатынының бу сүзләреннән Гамилнең йөрәге сулкылдап типте, күңеле сынды. Үлә-нитә калсаң, соң була бит, янәсе. Фатир читләргә кала! Фатир кайгысымы соң әле Гамилдә? Яшәү белән үлем арасында тартыш та дөнья байлыгы турында уйла!

Операциягә керер алдыннан нинди ирнең үз хатыныннан, соң булуы бар, дигән сүзне ишетәсе килсен?! Киресенчә, үзе ышанса-ышанмаса да, терелерсең, әле гөрләтеп яшәрбез, дияр урында, билгесезлектән сызлаган җанга таяныч буласы урында! Яхшының сүзе акыл чакыра, яманның сүзе ачу чакыра дигәндәй. Кемнең кемлеге тормыш бер җайга барганда түгел, ә авыр чакта беленә шул. Бергә үткән дүрт ел эчендә дә бер-береңне белеп бетерү мөмкин түгел икән.

Нурзилә ничектер, ә Гамилгә калса, ул гомеренә бер тапкыр дип өйләнде. Моңа хәтле әйбәт кенә яшәделәр кебек. Балалары булмауга Гамилнең эче пошса, Нурзилә, өлгерербез әле, яшьбез, дия килде. Нурзилә белән соңгы сулышына хәтле бергә булырга, бергә олыгаерга иде Гамилнең теләге. Картлыкны күпчелек шатлык санамаса да, картаю да кемдер өчен олы хыял икән. Бигрәк тә ныклап чирләп киткәндә, алдагы гомереңнең барлыгы-юклыгы икеле булганда.

Бер үпкәсендә табиблар яман шеш тапкач, Гамилнең дә картлыкка карашы үзгәрде. Үзе бу хәлгә төшкәч, олы яшькә хәтле яши алган кешеләргә карап, Гамил аларны кызганмый, ә киресенчә, кызыга, көнләшә. Утыз дүрт яшеңдә яшәү белән үлем арасында кал инде! Кем аны бу караңгы-шомлы аралыктан тартып алыр — яшәү көчеме яки үлемме? Билгесезлек җанны суырган шушы чорда Нурзиләнең Гамил яклы булуы, яшәү ягына бергә тартуы бик тә, бик тә кирәк иде дә! Ә ул күңелгә вәсвәсә салудан башка берни дә булдыра алмады. Соң булуы бар! Ягъни, үлеп куюың бар! Иң якын кешеңнән ишетергә тансыклаган сүзме соң бу?! Дөньяда иң татлы нәрсә тел, иң ачы нәрсә дә тел. Чиргә тарыган ире кайгысы түгел, ә аның ата-анасыннан калган фатиры хәсрәте шул Нурзиләдә. Гамил үлеп, фатирсыз калудан курка…

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100