Кечкенәдән үк сукмак салырга яратты Фәрит. Кыш көннәрендә ялт иттереп кар көрәп, сукмак ача. Әштер-өштер, «әйдә ярар»га гына эшләми ул аны. Мәктәпкә киткәнче үк тәмләп чистартып куя. Кичтән буран уйнаса, будильнигын иртәрәккә шалтырарга көйли. Аның бу яраткан эшен авылдашлары да белеп бетерде. Ялгыз әбиләр, бабайлар сукмак ачтырырга Фәритне көтеп кенә тора.
– Фәрит улым мәктәптән кайтуга миңа килсен, карны ерып кына чыктым, – дип кибеткә килгән әтисенә әйтеп кайтаралар. Фәрит тә шуны гына уйлап утыра диярсең дәрестә. Укытучысы:
– Фәрит, бүген кемгә кар көрәргә барасы булыр, дип уйланасыңмы онытылып, дәрес темасын тыңламыйсың бит, – дип ачуланып та ала.
Кар көрәү гел генә уңайлы бармый. Кар күп яуган көннәрдә, карны, ләгәнгә салып, читкәрәк ташырга да туры килә. Әбиләрдә күбрәк ләгән була кар ташырга. Әби-бабайларга гына түгел, чишмә юлларын да, беркем әйтмичә, үзе белеп чистарта малай. Егет булгач та ташламады ул изге эшен. Чишмәгә килүчеләр:
– Аяк-кулың сызлаусын булсын! – дип рәхмәтләрен җиткерәләр.
Кышын гына түгел, җәйләрен дә сукмакларны чистартып үсте Фәрит. Шул ук чишмә юлында кычыткан, әремнәр дә үстермәде.
Бер җәйдә авырып китте егет. Озак кына больницада ятарга туры килде. Кайтуына кычытканнар кеше буе кадәр үскәннәр иде. Суга йөрүчеләрнең чиләкләренә тиеп-тиеп китә, ник аны йолкымаганнар, диген син. Фәритне көткәннәр! Сөенде генә аңа егет.
Менә шундый үзгә күңелле булып үсте ул. Тормышта да сукмакны үзенә ерып барасы булды. Әти-әнисе олыгаеп кына өйләнешкән. Әнисе 40ны узгач, әтисе 50гә җиткәндә туган бердәнбер малай ул. Әнисе бала тапканнан соң авырый башлый. Фәриткә 17 яшь булганда вафат була. Әтисе дә авыру, тыны кысылып җәфалана. Андый чакларда егеткә бик кыен, әтисен нык кызгана. Әти-әнисе авырганда, табиб булырга, кешеләрне дәваларга хыяллана егет. Әмма, хыяллары тормышка ашмый. Әтисен ялгызы калдырасы килми Фәритнең.
Мәктәпне тәмамлагач армия хезмәтен үти. Аннан авылына кайтып колхозга эшкә кайта. Тормыш хәлен аңлап, колхоз җитәкчелеге егеткә акчалата ярдәм күрсәтә. Хезмәт хакыннан тотып калу шарты белән. Йортларының нык иске булуы авыл халкы күз алдында. Язын-көзен йорт түбәсеннән су ага. Йортлары үзәнлек урында урнашканлыктан, язгы ташуда идән асты су белән тула. Ул да какшата булса кирәк нигезне. Фәрит авылдашлары ярдәме белән йортның нигезен ныгыта. Яңа мунча төзү эшенә тотына. Өйләнәсе дә бар бит әле. Ишелә башлаган мунчага хатын алып кайтып булмас, дип уйлана егет.
– Көч, куәт бар чакта нигезне карарга кирәк, – дип, әтисе дә киңәш биреп тора. Әмма, шатланып эшләп йөргән көннәрдә Фәрит әтисез кала. Ятимлек, ялгызлык ничә яшеңдә дә кыен. Төннән соң көн туа, дигәндәй, әтисе вафатыннан соң егетенең тормышында да яктылык балкып ала. Шул елны алар авылына башка районнан бер гаилә күченеп кайта. Кызлары Фираяга күзе төшә егетнең. Фираяга эше дә чыгып тора, авыл кибетенә сатучы булып урнаша ул.
– Үзең безгә килсәң генә, синең иске йортыңа бармыйм, – ди Фирая егеткә.
– Йортка керү – утка керүгә тиң, йортка кермә, – дип киңәш итә күрше карчыгы.
Озак уйлап торырга вакыт юк. Яшь бара бит, 30га җитеп килә егет. Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз вакытында балалар үстерәсе дә килә. Ә өйләнергә кызлар юк. Фираяны да кулдан ычкындырсам, каян кыз эзләп йөрим. Авылда никадәр күп өйләнмәгән егетләр, дип уйлый да тәвәккәлли егет.
Тату гына яшәп китәләр. «Йортка кергәнче утка кер, дигәннәре – китап сүзе генә. Менә бит, яшибез. Килешмәгән бер сүзебез дә юк», – дип сөйләнә егет.
Баштарак килә-китә йөри, үз нигезен дә ташламый. Әмма бөтен эшләгән акчасын хатыны нигезен яңартуга тота. Тегесендә яшәмәгәч, ике җиргә оя корып булмавын да аңлый. Яңарта дигәч тә, колхозда күпме генә хезмәт хакы инде ул. Бик тиз генә таш йорт, яхшы абзар-кура төзү мөмкин түгел. Әле ул – колхозларның өчәр-дүртәр ай хезмәт хакы бирми тилмерткән еллар.
Мал-туар асрап кына бераз бөтәйтә авыл кешесе тормышын. Анысы да әле – күпмедер өлешен урлап алып кайткан терлек азыгы хисабына. Бөтен кеше урлады ул елларда. Колхоз малына нәрсә генә кала икән, дип аптырап та куя иде Фәрит.
Шулай яши торгач, Фәритнең тормышында иң матур вакыйга булды. Улы туды! Сөенеп бетә алмады әти кеше. Яраткан сукмакларына чыгып, кеше күрмәгәндә елап та ала иде әти булган сөенеченнән. Их, әти-әнисе күрмәде аның әти булганлыгын! Шулай уйлый-уйлый, әти-әнисен сагынып яшәде ул.
Хезмәт хакын вакытында түләми тилмерткәч, шабашкага йөри башлады Фәрит. Иптәшләре белән бригада җыялар да чыгып китәләр. Кулга кергән хәйран гына зур акчалар күзгә күренә башлады. Иске йортны сүтеп, кызыл кирпечтән йорт салып куйды. Уңайлыклары – шәһәрчә. Хәзер газ бар, суы кергән-чыккан, дигән белән генә шаккатырып булмый. Тырыш кешеләрнең барысының да шундый уңайлыклар авылда. Мунчасы да икәү Фәритләрнең. Утын ягып керә торган аерым мунчасы да, йорт эчендә газга көйләнгәне дә бар. Берәр кая барыйм дисә, капка төбендә яхшы гына машинасы көтеп тора.
– Хәзер кеше балаларына шәһәрдә фатир алып куя. Малайга фатир алыйк, – диде Фирая.
– Алыйк, көч бар чакта алыйк, – дип куәтләде ир хатынын. Кредитка алган 1 бүлмәле фатирны 3 елда түләп бетерделәр. Бердәнбер малаеның киләчәк тормышы өчен бик тырышты Фәрит. Үзенең яшьлегенә ятимлек, җитмәүчелек туры килгәч, малае да юклыкта җәфаланмасын. Шулай уйлады әти кеше.
Уллары мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә әзер фатирга барып керде. Балага кайда да укырга кирәк, дип, түләүлегә укырга керттеләр. Әмма егетнең бик укыйсы килмәде. Укуын калдырып, чәчтәраш булырга курслар узды да, үзе акча эшли хәзер. Замана баласы. Ничек булса да эшләргә тырышкач, сүз әйтмәделәр инде.
Фәрит белән хатыны икесе зур йортта утырып калды. Хатынның әти-әнисе үлгәнгә дә 10 ел вакыт узды. Йорттагы бушлыкка эче пошып:
– 45тә дә бала табалар, әйдә, бер бала алып кайтыйк, дөньябыз җитеш бит, – дип әйтеп карады ир.
– Бу заманда нинди бала алып кайту! – дип авызын яба да куя хатын.
– Балага якынрак булыйм, аның ни эшләп йөрисен белгән юк. Син барыбер шабашка чыгып китәсең, – дип, хатыны малае янына шәһәргә күченде. Чәчәк сату эшенә урнашты.
Кеше бер урында гына тормый, бу заманда – бигрәк тә. «Авылда гына ятып акча китереп бирмиләр, барсын», – диде, каршы килмәде ире.
Хатыны шәһәрне тәмам үз итте. Ялларга да бик сирәк кайтты. «Көч бар чакта фатирны зурайтыйк. Фатир – килер көнгә капитал бит ул. Пенсиягә чыккач, кеше кертеп булса да акча эшләрбез, – диде хатын, бер кайтуында. – Документ эшләре артыннан үзем йөрим. Синнән ризалык һәм акча гына гына кирәк». Фәрит счетындагы бар булган акчасын хатынына күчерде. Икенче бер кайтуында, кабалана-кабалана, ниндидер кәгазьләргә имза да куйдырды хатын иренә.
– Нинди документлар бу? – дип тә сорамады Фәрит. Авыр кара хезмәттән башканы белмәгән ир үзенең авылда иске йортында пропискада торганын да оныткан иде. Акчаны алып кайтып шкаф тартмасына гына салды ул. Түләүләр, документ эшләре буенча гел хатыны йөрде. Бер генә дә шиге булмады гомер иткән хатынына.
Көннәрдән бер көнне китереп сукты иргә тормыш «камчысы». Судтан аерылу турында хәбәр килде.
– Шулай кирәк, фатир алыр өчен кредит алганда, синең дә документлар кирәк булачак, аерылышсак – мәшәкате аз. Кәгазь нәрсә ул, барыбер бергә бит инде без, – диде хатыны.
Ичмаса, кешеләрдән дә сорашып карамады, аерылышуга имза куеп кайтты. Хатыны шәһәрдән айга бер генә кайткалый башлады. Анда да бер кич кенә куна да икенче көнне иртүк чыгып китә. Бер кайтканында, кабат ниндидер документларга имза куйдырды.
– Фатир өчен, фатир өчен, – диде хатыны.
Ә ул чынлыкта башка булган...
Көннәрдән бер көнне капка төбенә ят машина килеп туктагач кына белде Фәрит хатынының ни кылып йөргәннәрен. Үзе шәһәрдән фатир алып, мондагы йортын сатуга куйган. Йорт та, фатир да – хатыны исемендә. Фәритнең кулында бер генә документы да юк.
Бернәрсәсез калды Фәрит. Телефонын алып, хатынына шалтыратыр хәле дә калмады. «Ашыгыч ярдәм» хастаханәгә алып китеп, чак-көч үлемнән котылды.
Шулай да була икән тормышта. Күрше карчыгының «йортка кергәнче утка кер» дигән сүзләре хәтерендә яңарып, үзәкләрен өзде ирнең.
Берәү – икмәк, берәү хикмәт эзли кебек бу дөньяда. Кайбер хатын-кыз бер бәдрәф тә төзеп куя белмәгән ире белән гомер итә. Икенчеләре Фәрит кебекнең дә кадерен белми.
Тормыш сукмагы кабаттан балачак сукмагына кире кайтарды Фәритне. Әтисе белән яшәгән, ишелергә торган нигезенә кайтты ир. 53 яшьлек ирнең кабат йорт төзергә, үз оясын булдырырга көче җитәрме? Яшь барган саен көч, энергия яшьлектәгечә түгел бит.
Ишелергә торган йортында балачак сукмакларын бүген дә көрәп керде әле. Песи йөрерлек кенә сукмакны киң итеп ачып куйды ул. Офыклар яктырып китәр кебек тоелды.
Язманы тыңлагыз
Комментарийлар (0)