news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тормыш иптәшем бик сөенде» – Ришат Фазлыйәхмәтов Татарстанның атказанган артисты булды

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. «Интертат» артистны әлеге исемне алуы белән котлады.

news_top
«Тормыш иптәшем бик сөенде» – Ришат Фазлыйәхмәтов Татарстанның атказанган артисты булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ришат, мактаулы исемегез белән тәбрик итәбез. Әлеге куанычлы хәбәрне беренче булып Сезгә кем җиткерде?

Бу хакта әле бүген генә белдем. Җомга намазында идем. Мәчеттән чыгуыма Эльмирага шалтыратып әйттеләр. Ул минем янәшәмдә иде. Шуңа күрә минем өчен беренче булып тормыш иптәшем сөенде.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге лаеклы исемдә аның да өлеше бик зур. «Ришат, син булдырасың, әйдә, концертлар белән чык, җырлар яздыр», – дип торуы белән, мине илһамландыруы, тагын да танытуы өчен рәхмәт әйтәсем килә аңа. Эльмира бу елларда тормышымда гына түгел, иҗат юлымда да миңа зур терәк булды.

Шулай ук Аллаһ тәгаләмә зур рәхмәт.

Куанычыгызны уртаклашып, кемнәргә шалтыраттыгыз?

Дөресен әйткәндә, әле беркемгә шалтыратырга да өлгермәдем. Әмма сәхнәдәш дусларым үзләре шалтыратып котлый башлады инде. Күбесе социаль челтәрләрдән күреп алганнар.

Хис-кичерешләрегез нинди? Мин инде бу исемне күптән алырга тиеш идем дип уйламыйсызмы?

Мин шундый кеше - һәр нәрсәнең үз вакыты дип уйлыйм. Минем өчен вакыты хәзер генә килеп җиткән.

Яраткан тамашачыларыма зур рәхмәт, чөнки артист халкын тамашачысы күтәрә. Шулай ук җыр авторлары, композитор, аранжировка осталары белән дә уртак хезмәт нәтиҗәсе инде бу.

Журналистларга да рәхмәт әйтәм. Сез безнең турыда бөтен мәгълүматны җиткереп барасыз.

Үзеңнең дә тырышлыгың кирәк, әлбәттә. Авылда утырган гап-гади егеткә китереп бирмиләр ул исемне. Музыкаль белем алырга, җырлар ясатырга, танылырга тырышлык кирәк.

Алданрак исем артыннан йөргәнегез булмадымы?

Юк, минем алай сорап ала торган гадәтем юк. Вакыт җиткәч бирерләр дидем.

Иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар?

Тиздән менә гастрольләрем башланып китә. Быел Татарстан һәм төрле төбәкләргә чыгам. Казанның «Пирамида» залында концертым булачак. Үземне Казан сәхнәсендә «Татарстанның атказанган артисты» дип игълан итсеннәр иде дигән хыялым бар иде. Быелгы концертларда шул хыял чынга ашарга тиеш, Аллаһ боерса.

Рәхмәт, Ришат, алга таба да уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар