«Тормоз гаепле»: 4 кеше үлеменә сәбәпче булган йөк машинасы йөртүчесе судка нәрсә әйтте?
Апаста 4 кешенең үлеменә сәбәпче булган авариядә гаепләнүче йөк машинасы йөртүчесенә карата чик кую чарасы сайланды. Суд аны 2 айга тикшерү изоляторына озатты.

Гаепләнүченең әнисе судта күз яшьләрен тыя алмады
23 апрель көнне Казанның Идел буе суды 28 яшьлек цемент ташучы Фәрит Хәйретдиновны кулга алды. Аны Апас районында трассада юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгаруда гаеплиләр. Ул алдында торган берничә автомобильне бәрдерә, нәтиҗәдә 4 кешенең гомере өзелә.
Фәрит Хәйретдинов Чүпрәле районында яши, ул урта махсус белемгә ия, буйдак. «Профтранс» компаниясендә машина йөртүче булып эшли, элек хөкем ителмәгән.
Билгеле булганча, 22 апрельдә Апас районында цемент ташучы светофорда туктап торган «Sollers», «Лада Веста», «КамАЗ» һәм «Opel» автомобильләренә килеп керә.
Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте Казан – Буа – Ульяновск трассасының 59 нчы чакрымында була. Бәрелешү нәтиҗәсендә «Sollers» һәм «Лада» автомобильләре йөртүчеләре һәм пассажирлары урында ук үлә.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Утырышка, ир-атны яклап, аның туганнары килгән. Килүчеләр арасында яшь ир-атның әти-әнисе дә була, аның әнисе күз яшьләрен тыя алмый.
«Сез яшь егетнең тормышын бетерәсез», – ди гаепләнүченең әтисе.
Судта Фәрит Хәйретдинов, фаҗиганең сәбәбе – цемент ташу машинасының тормозлары төзек булмау, дип әйтә.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
«Тормозлар төзек түгел иде, мин нәрсә эшли ала идем?»
Тикшерү версиясе буенча, «Foton» йөк машинасының 28 яшьлек йөртүчесе тизлекне шактый арттырган. Рөхсәт ителгән 50 км/сәг урынына ремонт эшләре участогында ул 117 км/сәг тизлек белән барган. Цемент ташучы үзе, бу – дөрес түгел, дип әйтә.
Судта тикшерүче билгеләп үткәнчә, Фәрит Хәйретдинов үз гаебен сорау алу стадиясендә үк таныган. Төзек булмаган тормозлар турындагы версиясенә карамастан, ул судка гаебен таныганын раслаган.
«Сорау алуларда ул юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә алдагы машиналарга бәрелүен раслады. Ул гаебен таныды», – ди тикшерүче.
«Татар-информ»га билгеле булганча, «Sollers»та икесе дә Татарстаннан булган 1997 елгы хатын-кыз йөртүче һәм 1996 елгы ир-ат-пассажир, «Лада»да Пенза өлкәсеннән 1996 елгы йөртүче һәм 2000 елгы пассажир булган. Дүртесе дә алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук һәлак була.
Гаепләнүче Фәрит Хәйретдинов судтан, шул ук урында, шул ук автомобиль белән һәм тәүлекнең шул ук вакытында тикшерү экспериментын үткәрергә кирәк, дип сорады. Бу, аның фикеренчә, аның гаепсез булуын исбатларга ярдәм итәчәк, ә сәбәбе йөк машинасының тормоз системасының төзек булмавында.
«Миңа өй аресты билгеләвегезне үтенәм. Мин үз гаебемне таныдым, тормозларым эшләмәде, мин нәрсә эшли ала идем? Качарга җыенмыйм», – диде ул.
Гаепләнүченең адвокаты шулай ук өй арестын сорады, әмма суд Хәйретдиновны 2 айга тикшерү изоляторына җибәрергә карар чыгарды.
«Татар-информ»нан тәрҗемә