news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Апас районында цемент ташучы машина туктап торган машиналарга бәрелгән, дүрт кеше һәлак

news_top

Төнлә Апас районында цемент ташучы машина туктап торган җиңел машиналарга бәрелә. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Апас районында Казан – Буа – Ульяновск автомобиль юлының 59 нчы чакрымында «Foton» йөк автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм светофорның кызыл сигналына туктаган «Sollers», «Лада», «КамАЗ» һәм «Opel» автомобильләренә килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә «Sollers» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры, «Лада» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры юл-транспорт һәлакәте урынында һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар