Журналист Айгөл Шәрипова: «Төркиядә хөрмәтле кунак булыр өчен татар булу җитә»
Миңа Казаннан Төркиягә китеп, илнең үзәк телерадиокомпаниясендә тапшырулар эшләүгә һәм алып баруга ирешкән милли җанлы татар кызы Айгөл Шәрипова белән танышырга насыйп булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына шәрәфле кунак буларак чакырылган иде.
Айгөл Шәрипова – Төркиянең «ТРТ» дәүләт телерадиокомпаниясе (искәрмә: бездәге «Россия» телерадиокомпаниясе кебек оешма) директоры урынбасарының ярдәмчесе. Ул алдагы елларда журналист булып эшләгән, төрек һәм татар телләрендә тапшырулар әзерләгән һәм аларны алып барган. Мин аннан гади татар кызының чит илгә китеп уңышка ирешү юлы һәм Төркия татарлары турында кызыксындым.
Айгөл, туган җирне калдырып, еракларга китү авыр булдымы?
Татарстанда яшәгәндә туган илемне никадәр яратуымны аңламаганмын. Кешенең күңелендә милли код бар. Ул читкә киткәч кенә ачыла икән. Кечкенәдән тыңлап үскән әби-бабай җырлары, догалары аша күңелгә кергәндер ул милли код.
Кияүгә чыккач, документларны тәртипкә китерү өчен, Казанга кайтып килергә туры килде. Мин шул вакытта Римзил абый Вәлиевне эзләп табып, Төркиядә яшәүче татарларының адрес һәм телефоннарын алдым. Мин ул биргән исемлектәге бөтен татарлар белән танышып чыктым, элемтә кордым. Төркиядә татарларга сыенгач кына, тормышым җиңеләеп киткән кебек булды. Милләттәшләр белән аралашып яшәгәндә генә авырлыклар сизелми икән ул. Римзил абыйга мин бик рәхмәтлемен.
2000нче елларда Россиянең Төркиядәге сәүдә вәкиллегендә эшләгән Айдар Гашигуллин, Радик Гыйматдинов Сабантуйлар, ифтарлар, бик кызыклы КВНнар оештыралар иде. Төрле чараларда еш очрашкач, татарлар белән элемтәләр киңәя. Мәсәлән, танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Бичури, фән докторы, тюрколог Ләйсән Шахин, журналист Рушания Алтай, Лилия Дурмуш, "Идел-Урал" җәмгыяте җитәкчесе Гүлтән апа Ураллы белән татар бәйрәмнәрендә танышып, дуслашып калдым.
Миңа Сезнең чыгышыгыз Кукмара районыннан диделәр. Кукмараның кайсы авылында туып үстегез?
Мин Казан кызы, Казанда туып үстем. Әнием Кукмараныкы, Югары Өскебаш авылыннан. Балачакта әнинең туган ягына еш кайта идем.
Әтиегез кайсы яктан?
Әти Казанда туып үскән, ләкин аның тамырлары Арчага барып тоташа. Сез минем тамырлар белән кызыксына башлагач, бер кызыклы вакыйга искә төште.
2012 елда «ТРТ Аваз» телеканалында алып баручы булып эшләгәндә, Төркиягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Телевидение җитәкчелеге мине Рөстәм Нургалиевичтан интервью алырга җибәрде. Мин сорауларны татарча бирә башлаган идем, Президент янындагы кешеләр сикерешеп торды да: «Безнең кешемени бу?» – дип аптырап калды. Рөстәм Миңнеханов та танышуны минем тамырлар турында сораудан башлаган иде. Ун ел элек шундый кызыклы вакыйга булган иде.
Сөз Төркиягә ничек барып төпләндегез?
2001 елда кияүгә чыгып киттем.
«Бүренең телен чүкечләп нечкәрткән кебек, ике ел эчендә минем телне дә шомарттылар»
Сез, Төркиягә киткәнче, Казан телевидениесендә дә эшләп алгансыз икән.
«Эфир» телекомпаниясенең реклама бүлегендә эшләдем. Анда реклама текстлары яза идек, клиплар төшерә идек. Шунда миңа телевидение чире йокты. Шуннан бирле үземне башка бер өлкәдә дә рәхәт хис итә алмыйм.
Укыган белгечлегем буенча мин инженер бит. Заманында КХТИны тәмамлаган идем. Анда алган төпле белем миңа гомер буе ярдәм итте. Укытучыларыма зур рәхмәт. Төркиягә килгәч, квалификацияне якладым да, башта аудитор булып эшләдем. Заводта эшләнгән продукциянең сыйфатын тикшереп, чит илләргә инглиз телендә сертификат җибәрә идем. Эшем әйбәт булса да, күңел гел телевидениегә тартты.
Хыялны тормышка ашыру өчен, ике ел актерлык осталыгы мәктәбендә укыдым, шәхси дәресләр алдым. Билгеле бер әкияттә бүренең телен чүкечләп нечкәрткән кебек, ике ел эчендә минем телне дә шомарттылар. Әле алай да тиз генә телевидениегә эшкә алмадылар. Анда эләгү бик авыр.
Батырлыгымны җыйдым да, «ТРТ» дәүләт телерадиокомпаниясенә барып, эшкә урнашырга теләвемне белдердем. Башта мине сынап карарга булдылар. Ун ай буе волонтер буларак төрле проектларда катнашырга, кайберләрен үземә эшләргә туры килде. Аннары спорт турында репортажлар әзерләргә рөхсәт иттеләр. Темалар табу, геройлар белән алдан сөйләшү, видео төшерү урынына кешеләр җыю, камера алдында сөйләү, видеоны монтажлау – бөтенесе минем өстә иде. Әкренләп иртәнге тапшырулар алып баруга күчтем, төрле тапшырулар әзерли башладым. Телевидениедә төрекчә, ә радиода татарча алып бардым. Телевидениедә дә берничә татар тапшыруы эшләргә насыйп булды. Мин боларны барысын да бик яратып башкардым. Җиде ел буе штаттан тыш репортажлар алып баргач кына мине телевидениегә эшкә алдылар. Анда урнашканчы башкарган бөтен хезмәт миңа киләчәктә зур этәргеч бирде. Мин элек, бернинди «блат»ым булмагач, ничек юлымны ярырмын икән, дип бик борчыла идем. Аннары эшли-эшли генә аңладым: «блат» – ул үзем һәм минем эшләрем икән.
Татар халкының «тырышлык» дигән бик яхшы сыйфаты бар. Шуның аркасында халкыбыз зур дәрәҗәләргә ирешкән. Без эшлибез, без булдырабыз, булдырмасак та, булдырганча тырышабыз һәм Аллаһка тапшырабыз. Тырышкач, бар да була. Бу кагыйдә чыннан да эшли.
Генераль директор урынбасарының ярдәмчесе вазифасына кайчан күчтегез?
2021 елның октябрендә. Җитәкчелеккә заманында минем белән бергә эшләгән кешеләрне куйдылар да, алар миңа дирекциягә күчәргә тәкъдим иттеләр. Ул тәкъдимгә мин бик сөендем инде. Үз халкы 80 млн булган илдә читтән килгән татар кешесен җаваплы вазифага куюлары – чыннан да сөенечле вакыйга. Аллаһ разый булсын.
Татар булуыгыз телевидениедә үсәргә ярдәм иттеме икән? Ничек уйлыйсыз?
– Миңа кадәр телевидениедә берничә татар эшләгән булган. Алар бик тырыш һәм эшчән булганнар, шуңа күрә аларны яратканнар. Төрекләрнең шуларга карата сакланган уңай мөнәсәбәте миңа карата да ышаныч уяткандыр.
Мин татарлар турында тапшырулар әзерләгән вакытта, каналда координатор булып милли җанлы Аднан Суэр эшләде. Безнең телекомпаниядә кыргыз, казах, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка төрки дөнья вәкилләренең үз редакцияләре бар иде. 2010 елларда мин Аднан әфәндегә татар дөньясы да төрки дөньяга кызыклы булырга мөмкин икәнен әйттем, татар редакциясе булдыру идеясен җиткердем. Бераздан, килешүләр нигезендә, телеканал Татарстан белән хезмәттәшлек итә, республика вакыйгаларын яктырта башлады.
«Татар телевидениесенә заман белән атлап бару җиңелрәк бирелә»
Татарстанның татар каналларын карыйсызмы?
«ТНВ-планета»ны карап барам, интернет аша башка каналларның да тапшыруларын күзәткәлим.
Татар телевидениесенә нәрсә җитми? Төркиядән нинди үрнәк алырга була?
Бу – бик тирән сорау. Аңа җиңел генә җавап бирү мөмкин түгел. Үзем Татарстан телевидениесендә эшләмәгәч, «ТНВ»ның җитешсезлекләрен белә алмыйм. Мин анда күпме кеше эшләгәнен дә, күпме акча кергәнен дә белмим. Чагыштыру өчен, Төркиянең «ТРТ» телерадиокомпаниясендә җиде меңгә якын кеше эшли. Безнең һәр шәһәрдә корпунктлар, филиаллар бар. Бу – бик зур һәм киң җәелгән оешма. Ике телевидениенең масштабы чагыштырырлык булмаса да, профессиональлек ягыннан татарлар төрекләрдән калышмый. Мин татар журналистларының оперативлыгына сокланып карыйм. Сездә булган вакыйгалар яңалыкларда бик тиз чыга. Иң мөһиме шул. Ниндидер җитешсезлекләр, бәлки, заманча җиһазлар белән тәэмин ителеш ягыннан гына бардыр.
Төркия татарлары Татарстан белән элемтәдә торамы?
Монсы – иң рәхәт сорау. Без Татарстанның якынлыгын һәрвакыт тоеп яшибез. Бездәге Татарстан вәкиллеге бик яхшы эшли. Аны Айрат Гатауллин җитәкли. Ул бөтен татар иҗтимагый оешмалары белән элемтәдә тора, Бөтендөнья татар конгрессы белән дә әйбәт эшли. Төркия татарлары вәкиллекнең ярдәмен тоеп яши.
Татарстаннан делегация килсә, безгә бәйрәм була инде. Төркиядә теләсә кайсы татар йортына татарча исәнләшеп керсәгез, нинди генә вазифада булуыгызга карамастан, сезгә һәрвакыт ачык йөз күрсәтәчәкләр, сезне кунак итеп җибәрәчәкләр. Хөрмәтле кунак булыр өчен сезгә татар булуыгыз җитә. Башка берни кирәкми. Андагы татарлар милләттәшләренә шундый мөнәсәбәттә.
Алар татар телен беләме соң?
Минем танышларым белә, ә алар бик күп. Татарлар турында тапшырулар әзерләгәндә, төрле төбәкләргә барып, бик күп милләттәшләр белән аралаштым. Габдрәшит Ибраһимов турында материал туплаганда, хәтта революциядән соң Төркиягә күченгән Себер татарларының нәсел дәвамчылары белән дә танышырга туры килде. Татарлар татарча аралашырга, милли йолаларны сакларга тырыша. Мөмкинлек булганда, балаларга факультатив рәвештә татар теле дәресләре дә үткәрәләр.
Без, Татарстанда татарлар руслаша, дибез. Төркиядә төрекләшү бармыймы?
Чит илдә татарның милли коды уяна, дип әйттем бит. Читтә татарлыкны саклау көче арта ул. Күпләр үз милләтен сакларга тырыша.
Мәсәлән, мин балаларымны, татар телен күбрәк өйрәнсеннәр дип, татарлар белән күбрәк аралаштырырга, татар бәйрәмнәрендә катнаштырырга тырышам. Милли аң миңа ничек сеңгән булса, балаларга да шулай керүен телим. Үзләренең кем икәннәрен, тамырларын белеп торсыннар.
Кызым белән йөкле булганда тугыз ай буе татар җырлары гына тыңладым. Мин Зәйнәп Фәрхетдинованың җырлавын бик яратам. Күбесенчә аның җырларын тыңлый идем. Артистны яратуым көчле булганга, кызыма да Зәйнәп исемен куштырдым. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең дә кызы Зәйнәп исемле булган, шуңа күрә ул – саваплы исем.
Артка тартучылар да алда баручылар өчен файдалы, чөнки кеше киртәләрне узарга, сабыр булырга өйрәнә, шул рәвешле көчен арттыра.
Татарда хөсетлелек, көнчелек сыйфаты бар. Ул анекдотларга да кергән инде. Төркия татарларында көнчелек сизеләме?
Көнчелек бөтен кешедә дә күпмедер дәрәҗәдә бар инде. Иң мөһиме, ул зыянга эшләмәсен. Төркия татарлары бер-берсеннән көнләшеп, бер-берсенә зыян китерми. Без, киресенчә, туганлашып, ярдәмләшеп яшибез.
Бу сыйфат милләткә зыянлымы, яки файдалымы? Сезнең фикерне беләсем килә.
Алга бару өчен, көнчелек – яхшы сыйфат. Нәкъ спорттагы кебек. Кеше, бер-берсеннән көнләшеп, тагы да алга барырга, көндәшеннән калышмаска тырыша. Шуңа күрә татарлар бал кортлары кебек гел эшләп тора, берсеннән-берсе матур йортлар сала. Тырышлык көнчелектән килә инде. Шуның өчен дә без алда барабыз.
Артка тартучылар да алда баручылар өчен файдалы, чөнки кеше киртәләрне узарга, сабыр булырга өйрәнә, шул рәвешле көчен арттыра. Һәр нәрсәне яхшыга юрарга кирәк.