Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиягә бәяләр минутлап үсә, Мисырда эссе, Кырымга самолетлар очмый - кайда ял итәргә?

Җәй җитте. Күпләр диңгез турында хыяллана. Туристлык агентлыклары нинди юлламалар тәкъдим итә? Ни өчен быел Төркиягә бару сизелерлек кыйммәтләнгән? Бәяләр тагын үсәрме? «Интертат» туризм өлкәсендәге вәзгыятькә күзәтү ясый.

news_top_970_100
Төркиягә бәяләр минутлап үсә, Мисырда эссе, Кырымга самолетлар очмый - кайда ял итәргә?

Календарьда җәй җитте, ә кояшка туенырлык көннәрне күргән юк диярлек. Салкын җәйне ямьләндереп җибәрү өчен диңгез буенда кызынып кайтырга кемнәр генә хыялланмый икән?! Диңгез күрмәгәннәр генә булса инде...

Ял йортларына бару белән бәйле вәзгыятьне аңлар өчен, Казанның сәүдә үзәкләрендә урнашкан туристлык агентлыкларына юл тоттым. Диңгезгә йөрүчеләргә күптәннән таныш эре туроператорлар исемнәре астында эшләүче өч агентлыкка кердем. Реклама булмасын өчен, аларның исемнәрен беренче, икенче һәм өченче дип кенә атыйм.

Иң беренче күзгә ташланганы һәм кәефне кырганы – ковидка кадәрге чор, ягъни 2019 ел белән чагыштырганда бәяләр быел 50-60 процентка кыйммәтләнгән. Мәсәлән, 2019 елда дүрт кешелек гаиләгә Төркиянең кунакханәсенә 10 көнгә барып кайтуны 130 мең сумга караган булсам, быел андыйларны 200 меңнән дә кимрәккә табып булмый.

Икенче үзгәреш – бәяләрнең сизелерлек уйнап торуы. Алар көнләп түгел, ә минутлап үзгәрә. Бу турыда туристлык агентлыкларның өчесендә дә кисәттеләр. Шуңа күрә конкрет бәяләрне язмыйм. Алар иртәгә үк башка төрле булырга мөмкин. Минем каршыда гына бер пар сайланып утырган арада күңелләренә ошаган юллама якынча биш мең сумга артты.

Бер якын танышым 25 майда июнь уртасына җиде көнлек турны дүрт кешелек гаиләсенә 170 мең сумга алган булган, ә икенче көнгә шул ук юлламаны 235 мең сумнан тәкъдим итә башлаганнар. Кичә аның бәясен 250 мең сум дип карадым. Бу галәмәтне биржада Европа валютасының үзгәреп торуы белән бәйле дип аңлаттылар. Агентлыклар юлламаларны Үзәк банк курсы белән түгел, ә онлайн рәвештә үзгәреп торучан биржа курсы белән исәпли. Үзәк банк курсны, гадәттә, тәүлеккә бер мәртәбә генә үзгәртә. Кызганыч, чит илләр белән алыш-биреш итүчеләр валютаны хөкүмәт билгеләгәнчә исәпләми. Шуңа күрә кайбер көннәрдә евроның рәсми курсы төшкән кебек тоелса да, юллама бәяләре кимеми.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ял йортларына бәяләр өч агентлыкта да якынча бер чама иде. Алар барысы да турларны бер үк мәгълүмати базадан чүпли. Бәяләрнең бераз аерылуы валютаның үзгәреп торуы белән генә бәйле.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Бәяләр минутлап үзгәрә, берни эшләтә алмыйбыз»

Чит илләрне карасак, быел туристлык агентлыклары Төркияне, Мисырны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим итә. Башка илләрнең диңгезләренә туры авиарейслар юк. Аларга Россия белән дуслыкны югалтмаган берәр ил, мәсәлән, Төркия аша гына барырга мөмкин. Шуңа күрә Казаннан туры рейслар булган юнәлешләрне генә карыйк.

Мисыр белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә җәй көне чыдап булмаслык эссе. Һава температурасы кырык градустан арткан эсседә кемнең кояш астында ятасы килер икән? Моны исәпкә алып, сатучыларның барысы да диярлек Төркияне тәкъдим итә. Кунакчыллыгы һәм чагыштырмача кулай бәясе белән дан тоткан Төркияне Россия халкы ярата.

Беренче кергән агентлыкта бәяләрнең быел үзгәреп торуына әзер булырга һәм озак сайланмаска тәкъдим иттеләр. Сәбәбен алдарак яздым. Без монда Абхазия яки Краснодар крае курортларына да күз төшереп чыктык. Июньгә бәяләр арзанрак, ләкин бу вакытта Кара диңгез буенда һава торышы сюрпризларга бай була. Атна буена ике мәртәбә дә диңгезгә керә алмыйча кайткан туристлар бар икән. Биредә рәхәт сезон августта башлана, ләкин бу вакытка бәяләр дә «тешли» башлый. Августта «бөтенесе кергән» дигән принцип буенча сайланган отельләр Төркиянекеләрдән кыйммәтрәк чыкты.

«Краснодар курортында гадирәк урыннарга тукталсагыз, туклану мәсьәләсен үзегез хәл итәсегез була. Курортта ризык кыйммәт. Ахыр чиктә барыбер шул бәягә чыга. Абхазиянең үзенчәлекле табигатенә кызыксагыз, тәкъдим итә алам», - диде сатучы.

Махсус хәрби операция белән бәйле рәвештә, Кырымга әлегә самолетлар очмый. Ике тәүлек буе поездда яки машинада бару теләге булса да, кайтуы кыен булачак.

Икенче агентлыкта юлламаларны июнь аена карамый торырга тәкъдим иттеләр. Июньдә рейслар еш күчерелә, ә кайбер планлаштырылган самолетлар бөтенләй очмый кала икән. Кеше бер датаны планлаштырып юллама ала, ә берничә көн узгач, очу вакыты үзгәрә. Мәсәлән, иртәнге самолет кичкә күчә. Шуның аркасында ялның бер көне югалырга мөмкин, ә бәя аермасы кайтарылмый. Рейслар белән бәйле вәзгыять тотрыкланганчы, сабыр итеп торырга тәкъдим иттеләр. Тагын бер әйбергә игътибар иттем: элек түбәнрәк бәягә «яна» торган юллама алып була иде, хәзер очу көне якынлашкан саен бәя арта бара. Еракка бара торган поездга билет алган кебек үк.

Өченче агентлыкта Төркиягә бәяләрнең май азагында арта башлаганын әйттеләр. Биредә июнь башына юлламаларны бөтенләй карамаска тәкъдим иттеләр. Булган самолетларда урыннар беткән икән.

Быел турларга бәяләр төшүен көтмәгез, чөнки самолетлар аз. Булганнары да даими рейслар буенча оча, чартерлар юк, - диде Диана исемле сатучы. - Очу вакыты никадәр якынрак, даими рейска бәя шулкадәр югарырак, шуңа күрә июль-август айларына юлламаларны хәзердән үк хәстәрләп куегыз. Соңга таба урыннар калмаска да мөмкин, чөнки ихтыяҗ зур. Казаннан бөтен күрше төбәкләрнең халкы оча. Марий Эл, Чувашия республикаларыннан, Самара өлкәсеннән пассажирлар күп.

Хәзер караган бәяләр шушы моментта гына гамәлдә. Алар минутлап үзгәрә. Без моны берни эшләтә алмыйбыз. Бәяләрне база шулай компьютерга чыгара. Татарстанның бөтен туристлык агентлары да бер үк базада утыра. Бөтен җирдә бер төрле вәзгыять. Ошаган вариантның илле процентын түләп куйсагыз, ул урын сезнеке була һәм аның бәясе еврода үзгәрешсез кала. Түләп бетермәгән өлеше генә валюта курсына карап бераз үзгәрергә мөмкин.

Узган ел белән чагыштырганда валюта, курсы әллә ни үзгәрмәде. Ни өчен Төркиягә юлламалар шулкадәр кыйммәтләнгән, дип кызыксындым.

Кибетләрдә бөтен әйбергә бәяләрнең никадәр артканын үзегез күрәсез. Төркиягә бәяләр ни өчен элеккечә калырга тиеш ди? Анда да бөтен әйбергә бәя арткан. Иң сизелерлек кыйммәтләнгәне – самолет билетлары. Кеше очмаса, бәлки, бәяләрне киметерләр иде. Ихтыяҗ бар шул. Үзебез генә көненә кимендә өч юллама сатабыз. Безнең кебек агентлыклар һәр сәүдә үзәге саен. Якын-тирә башка шәһәрләрдәгеләр дә шушы ук билетларны сата, - дип җавап бирде Диана.

 

Фото: © Абдул Фархан

Рейслар саны кимегән

Самолетлар белән бәйле вәзгыятьне аңлар өчен мин Халыкара Казан аэропортына мөрәҗәгать иттем. Аэропортның матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин быел Төркиягә очучы самолетларның саны кимегәнен әйтте.

Пандемиягә кадәр, 2019 елның маенда Төркиягә Казаннан 207 рейс булган. Быел узган айда шул ук юнәлеш буенча 103 рейс ясалды. Ә 2021 елның маенда пандемия чикләүләре белән бәйле Россиядән Төркиягә самолетлар очмады, - диде Гадел Гатауллин.

Аэропорт вәкиле сүзләренчә, хәзерге моментта Төркиягә рейсларны арттыру һәм яңа юнәлешләр кертү эш алып барыла.

– Тиздән Истанбул, Анталья, Даламан белән беррәттән Бодрумга да рейс җибәрү планлаштырыла, - диде Гадел Гатауллин.

«Россия курортларын беркем дә гамәлдән чыгармады»

Төркиягә юллама бәяләренең арту сәбәбен «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов аңлатты.

Рамил Мифтахов

Фото: © Рамил Гали

Быел, чыннан да, Төркиягә юлламалар бәясе сизелерлек артты. Экспертлар утыз процентка, диләр. Бу берничә фактор белән бәйле. Беренчедән, быел Төркиядә энергоресурслар, азык-төлек бәясе артты. Шул сәбәпле, отельерлар бәяләрне күтәрде. Икенчедән, самолетта очу кыйммәтләнде. Хәзер бу юнәлеш буенча «Төркия авиалинияләре» генә оча. Узган ел без Казан - Анталья – Казан билетларын 20 мең сумнан алган булсак, хәзер ул 40-45 мең сум тирәсендә тирбәлә. Самолетка билетлар икеләтә арткан дигән сүз. Болар барысы юлламаларның, ким дигәндә, утыз процентка кыйммәтләнүенә китерде, - диде Рамил Мифтахов.

Рамил Зөфәрович, Төркиягә самолетлар җитми, диләр. Бу дөресме?

Чынлыкта, самолетлар җитми дип әйтеп булмый. Июнь аенда оптимальләштерү булды. «Төркия авиалинияләре» пассажирларны башка рейсларга күчереп, кайбер рейсларны гамәлдән чыгарды. Июль – август айларында рейслар җитәрме-юкмы дип төгәл әйтүе кыен, чөнки хәзер вәзгыять автоматик рәвештә түгел, ә кул белән идарә ителә. Самолетларның саны ихтыяҗга карап артачак дип уйлыйм.

Кайбер агентлар июнь аена самолетка урыннар юк, диләр.

Урыннар бар. Теләгән кеше оча ала. Хәзер Казаннан Антальягә көн саен ике самолет оча. Кайбер көннәрдә өчәр рейс була.

Август аенда диңгезгә җыенучыларга нинди киңәш бирә аласыз? Юлламаны хәзер алыргамы яки бераз көтәргәме?

Мин карарны озакка кичектермәскә киңәш итәм. Августка таба әйбәт отельләрдә буш урыннар калмаска мөмкин. Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, бәясе дә үсәчәк. Хәзерге моментта броньлау һәм түләп кую яхшырак. Әлегә евро курсы шактый лояль. Төркия белән исәп-хисап еврода ясала. Путевка бәясен тулысынча түләп куйсагыз, валютаның кискен үзгәрешләре сезгә йогынты ясамаячак һәм өстәмә чыгымнарыгыз булмаячак.

Төркиядән тыш, нәрсә тәкъдим итә аласыз?

Россия курортларын беркем дә гамәлдән чыгармады. Самолетлар оча, поездлар йөри. Машина белән дә барып җитәргә була. Сочи, Анапа, Геленджикны карарга мөмкин. Быел Кырымга бәяләр төште. Очышлар вакытлыча туктатылып тору сәбәпле, кунакханәләр бәяләрне киметте. Поездда яки автомобильдә Кырымга барырга әзер кешеләр бу мөмкинлектән файдалана ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100