Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядәге волонтерның күргәннәре: «Хәрабәләр астында калучылар үлем сорап ялварды»

Сейсмологлар Төркиянең Хатай провинциясендә 5 магнитудалы яңа җир тетрәү булган, дип хәбәр итте. Ә иң көчлесе » 6 февральдә 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү иде... «Татар-информ» хәбәрчесе җир тетрәү булган урынга беренчеләрдән булып барган волонтер – Шабан Йылдыз белән сөйләште.

news_top_970_100
Төркиядәге волонтерның күргәннәре: «Хәрабәләр астында калучылар үлем сорап ялварды»
Шабан Йылдыз

6 февраль – Төркия Җөмһүрияте тарихына кара кайгы көне буларак кереп калыр... Шул ук көнне тагын берничә җир тетрәүләре кабатланды. 17 феварльдә исә тагын шомлы хәбәр килеп иреште – Хатай провинциясендә 5 магнитудалы җир тетрәгән. Хәзерге вакытка билгеле булганча, беренче җир тетрәүләр вакытында зыян күргән берничә бина җимерелгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, үлүчеләр саны 38 меңнән артып китте, 108 мең 68 кеше яраланган. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган җир тетрәү аркасында 2,2 млн кешенең эвакуацияләнгәнен хәбәр итте.

Әле күп еллар үткәннән соң да җир тетрәүдән зыян күрүчеләрне, һәлак булучыларны искә алырлар, рухларына дога кылырлар.

Язмамның герое – Төркиядә җир тетрәүгә эләккән Хатай провинциясенә волонтерлык группасы белән беренче булып барган элекке банк хезмәткәре Шабан Йылдыз. Аңа 57 яшь, ул хәзерге вакытта пенсиядә. Шабан бей хәрабәләр астыннан кешеләрне чыгарганы, аларны коткаруы һәм нинди психологик халәт кичергәне турында сөйләде.

«Бу кадәр масштабта дөньяның асты өскә килер дип һич уйламадык»

– Шабан бей, Сез күптәннән волонтермы? Бу эшкә ничек, кайчан кушылдыгыз?

– Волонтерлык группасы Yapı Kredi банкы базасында 20 ел элек оештырылган иде. Әлеге төркем бәла-казага тарыган, әйтик, җир тетрәве булып, шунда каза күрүчеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Әлеге группага мин 10 ел элек банкта эшләгән вакытта үз теләгем белән кушылдым. Группада бары тик безнең банк хезмәткәрләрен генә алалар, теләсә кемне кабул итмиләр. Пенсиягә чыккач та, активист булып калдым. Елына бер тапкыр өйрәтү дәресләре була. Һәрберебезнең махсус рюкзагы бар, ул өйдә саклана. Рюкзакта барлык кирәкле әйбер дә бар. Гадәттән тыш хәл була калганда, аркабызга рюкзак асып барабыз.

Волонтерлык группалары Измир, Истанбул, Анталия һ.б. шәһәрләрдә бар. Аңлавыгызча, мин Анталия группасында саналам. Һәр группада инструментлар, кирәкле техник җайланмалар бар.

– Инде темабызның үзәгенә күчик...

– Җир тетрәп ярты сәгать узганнан соң, шәһәрнең, кешеләрнең хәрабәләр астында калганын белә идем инде. Хәбәр бик тиз арада таралды. Кызганыч, әти-әниемнең авылы да хәрабәләр астында калган. Аллага шөкер, алар исән-сау, авылга җәен барып тора иделәр, хәзерге вакытта безнең янда – Анталиядә. Әти-әниемнең туганнары – апа-сеңелләре, эне-абыйларым Каһраманмарашта яши иде. Кызганыч, вафат булган туганнарыбыз да бар.

Төркемебез белән Хатай провинциясенә юнәлдек, калган группалар башка зыян күргән шәһәрләргә китте. Һава юллары ябык, аэропортлар эшләми, шуңа күрә автобуска утырып бардык. Юлда барганда кабат җир тетрәгәнен ишеттек. Җир тетрәвеннән соң кешеләрне коткару операциясендә беренче тапкыр катнашуым иде бу. Төркемебездә миннән тәҗрибәлерәкләр дә бар иде – алар башка елларда бәла-казадан кешеләрне коткарган булган.

Хатайга төнге 2дә килеп җиттек. Шәһәрдә ут юк – дөм караңгы. Җимерек биналар янында кешеләр учак яккан иде. Автобустан төшүгә, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеттем. Ул тавышлар хәрабәләр астыннан килә иде, халык паникада... Шулчак йөрәгем кысылып куйды. Бу күренешләр һәрберебез өчен шок иде, бу кадәр масштабта дөньяның асты өскә килер дип, һич уйламадык. Без кичекмәстән эшкә керештек, чөнки һәр минут, һәр секунд исәптә булды. Шәһәр хәрабәләр өеменә күмелгән иде.

«Хәрабәләр астында калганнар, коткарыла алмауларын аңлап, үзләренә тиз үлемне сорап ялварды»

– Иң беренче кемне коткардыгыз?

– Һәр группага билгеле бер урында эшләргә, дигән йөкләмә бирелде. Коткару операциясе вакытта җир тетрәүләр дәвам итте, үзебезгә дә зыян килергә мөмкин иде, әмма без эшләвебезне дәвам иттек. Хәрабәләр астыннан иң беренче 50 яшь тирәсендәге ир белән хатынны коткардык. Алар белән бер бала да бар иде, ләкин инде ул җан биргән иде. Балага 12 яшь тирәсе иде. Ул ханым шок хәлендә иде, баласының җан биргәнен аңламыйча да калган, безгә «рәхмәт» дип әйтте.

Барлыгы 30га якын кешене хәрабәләр астыннан чыгара алдык. Ул вакытта барысы да исән иделәр. Аларны медицина хезмәткәрләренә тапшырдык.

Кеше исәнме-юкмы икәнен карап тормыйсың, барысын да чыгарасың. Ул турыда уйларга вакыт юк. Исәне дә, вафат булганы да бар иде...

Бер ханым бер бина колоннасы астында калган иде. Коткару эшләренең икенче көне иде, ул ханым исән иде. Өстендә – бары тик йокы күлмәге, ә урамда салкын. Без аны ничек тә коткара алмадык. Үзен коткара алмауларын белеп, ул: «Мондый халәттә тагын бер төн кунганчы, болай азапланганчы, үлеп котылыр идем. Тагын бер төн чыдый алмаячакмын», – кычкырды. Соңрак профессионал коткаручылар килде һәм ул ханымны коткарды. Очраклар төрле иде. Хәрабәләр астында калганнар, коткарыла алмауларын аңлап, үзләренә тиз үлемне сорап ялварды.

«Гомер ул – бүген һәм хәзер. Бер минут яки секундтан соң син инде исән булмаска да мөмкинсең»

– Мондый очракларда тәҗрибәле коткаручыларның нервылары, психикасы нык була, дип уйлыйм. Алай да, Сез «беренче катнашуым» дигәч, коточкыч күренешләрнең йогынтысы булмый калмагандыр...

– Әлбәттә, волонтерларны алдан әзерлиләр. Андый урыннарга да әзерлекле кешеләрне генә җибәрәләр. Әйтеп үткәнчә, елына берничә тапкыр дәресләр үткәрелә. Башка волонтерлык хәрәкәтләре белән очрашып, тәҗрибә белән уртаклашу була. Анда психология курслары да оештырыла. Ул-бу була калганда бар яктан да әзер булып торабыз. Бу очракта да без физик яктан да, психологик яктан да әзер идек. Бу – һәр кешедә төрлечә чагылыш таба, һәр кешенең реакциясе төрле. Кемдер салкын йөрәк белән карый, кемдер хисләрен тыя алмый. Барыбыз да кеше бит…

Шәхсән үземә килгәндә, коткару эшләрендә хисләр беренче урында тормады, хисләр турында уйларга вакыт булмады. Вакыт чикле иде, кешеләрне коткару турында гына уйладым.

Төркия хөкүмәте каршындагы табигать бәла-казалары һәм гадәттән тыш хәлләр белән көрәш идарәсе (AFAD) җир тетрәү урынында эшләүче барлык кешеләр өчен аңлату-өйрәтү дәресләре үткәргән иде. Беренче медицина ярдәме күрсәтү, психология курслары һ.б. Дәүләт карамагында булган әлеге идарә волонтерлык оешмаларын контрольдә тота.

Өч көннән соң барыбыз да арып-талып кайтып кердек. Эшләгән вакытта арыганлыкны сизмисең, «коткарырга кирәк!» дип, робот кебек, бертуктаусыз эшлисең. 2 атна үтсә дә, әлегә кадәр физик арыганлык бар. Психологик халәт тә үзгәрде. Гомер ул – бүген һәм хәзер. Бер минут яки секундтан соң син инде исән булмаска да мөмкинсең. Без бит киләчәккә план төзергә яратабыз. Бүгенге гомернең кыйммәтен белергә кирәк. Тормышны, яшәүнең кадерен яңадан аңлый башладым. Хәзерге вакытта уйларым шул.

«Коткаручы өчен, бәлага эләккән һәр җан иясен коткару – зур бәхет»

– Якыннарыгыз сезнең кыю адымга баруыгызны ничек кабул итте?

– Якыннарыма әйтеп киттем. Борчылып, шалтыратып тордылар, барысына да җавап бирергә өлгермәдем. Алар минем өчен горурлык хисе кичерде. Дусларым хәлләремне сорашып торды, исән-сау кайтуымны белгәч, ихлас күңелдән котладылар.

– Җир тетрәү урынында күпме булдыгыз, озак эшләдегезме?

– 3 көн эшләдек. Дөресен әйткәндә, йокларга вакыт та калмый иде. Утырып килгән автобусыбызда бераз йоклап ала идек тә тагын эшли идек. Күбрәк эшләргә тырыштык, гел аяк өстендә булдык. Волонтер төркемнәр бик күп иде! Шуңа карамастан, коткаручылар җитеп бетмәде. Паникага бирелгән кешеләр ярдәм сорап чабып йөрде. Аннан соң профессионал коткаручылар килеп җитте, һәм безне кайтарып җибәрделәр.

Андый урынга һәр кеше дә бара алмас иде. Моның өчен ихтыяр көче, физик һәм мораль яктан чыдамлык кирәк. Әлбәттә, ныклы психика. Минемчә, коткарырга баручы волонтерлар – үзенчәлекле кешеләр. Профессионал коткаручылар турында әйтмим, ул – аларның эше.

– Теләкләрегезне дә ишетәсе килә.

– 1999 елда Төркиядә бик каты җир тетрәү булды, шуннан соң бездә волонтерлык хәрәкәтләре барлыкка килде. Алар төрле фирма, оешма, компания, шәһәр администрациясе базасында оештырылды. Волонтерлык группалары бүгенге көнгә кадәр эшли. Һәм, практика күрсәткәнчә, бу төркемнәр җәмгыятькә бик кирәк. Волонтерлык группалары булганга күрә күп кешене коткарып булды. Минемчә, андый группалар булмаса, һәлак булучылар саны тагын да күбрәк булыр иде.

Волонтерлык оешмалары һәр илдә булырга тиеш, дип саныйм. Бу хәрәкәтне үстереп, аңа теләктәшлек белдереп торсыннар иде. Кешеләр гадәттән тыш хәлләрдә әзерлекле булып торыр иде, андый очрак була кала икән, күп кешеләргә ярдәм итеп булыр иде. Бәлага тарыган җан иясен коткару – зур бәхет, шул вакытта күңелләр тула. Бу һәр коткаручы өчен мөһим. Һәр кешегә саулык-сәламәтлек, бәхет телим, афәтләр, бәла-казалар булмасын иде, дип телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100