Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә ял иткән журналист күргәннәре: салкын диңгез һәм «кайнар» егетләр

Отпуск башланганчы «яна торган» путевкаларга кызыгып утырдык та, безнең көннәргә дә булыр әле, дип уйладык. Отпуск башлануга янганнары янып бетте, башкалары янып тормады. Башта күзләп торган тур да күз алдында юк булгач, хәерлесе булсын дип, башкаларын эзли башладык. Шуның белән юллар Төркиянең Бодрум төбәгенә салынды.

news_top_970_100
Төркиядә ял иткән журналист күргәннәре: салкын диңгез һәм «кайнар» егетләр
Гөлүзә Ибраһимова

Бодрум Эгей диңгезе буенда урнашкан. Антик чорда ул Галикарнас дип аталган һәм Кария дәүләтенең башкаласы булган. Галикарнас, нигездә, ике үзенчәлеге белән танылган. Беренчедән, ул – Геродотның «туган авылы», икенчедән, антиклыкның 7 могҗизасы исемлегенә кергән Кария патшасы Мавсол һәм аның тормыш иптәше төрбәсе. Төрбә инде 7 гасыр элек җир тетрәү вакытында җимерелгән. Анда җимерекләре һәм музей бар, дип кенә сөйләделәр. Барып карамадык. Шәһәр Александр Македонский тарафыннан яулап алына һәм яндырыла. Бик күп тапкыр яулап алуларга дучар була. Аэропорттан тору урынына барганда гид шул тарихларны сөйләп барды. Төне буе очканнан соң, йокы баскан иде, барысы да истә калмаган. Казаннан киткәндә самолетны 1 сәгатькә тоткарладылар да әле.

Без Бодрумнан 7 километр ераклыкта урнашкан Битез бухтасында булдык. Бодрум исә Кемер яки Анталия якларыннан аерылып тора. Ул Греция белән чиктә урнашкан, шуңа яшәештә дә охшашлыклар бар. Мәсәлән, ул ике катлы ак йортлардан тора, ә тәрәзә читләре зәңгәр төс белән йөгертелгән. Бу билге безнең ишек башларына элеп куйган ат дагасы ролен үти – йортны саклый.

Гид тагын бер кызыклы гадәт турында сөйләде. Йорт балконына келәм эленгән икән, димәк, йортта кияүгә чыкмаган кыз бар. «Балконда ике келәм эленеп торса, нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз?» – дип сораган иде. Йокы аралаш берничә вариант әйтеп җибәрүче булды: йортта ике кыз бар яки кызның әнисе дә кияүгә чыгарга әзер. Бу – бары тик йортта «генераль уборка», ди гид. Чынмы икән инде бу, риваятен-ниен бергә кушып сөйләдеме, төштә кердеме – тәгаен әйтә алмыйм.

Йортлары Грецияне хәтерләтә, дидем, ләкин төрекләр алай чагыштыруны яратмый икән. Андый мондый дизайннар беренче үзләрендә барлыкка килгән диләр.

Тору урынына кайтканда тауга бер мендек, бер төштек, текә борылышлар булды, тауга менә-менә, төшә-төшә дә борылдык – төрлечә. Минем үземнең вестибуляр аппарат өчен бу – бик зур сынау булды. Текә яр кырыеннан узганда диңгезнең матур күренешләре, кораблар сокландырса да, киләсе текә борылыштан соң сокланырлык хәл калмый.

Салкын диңгез

Кунакханәгә төшкә кадәр килеп җитсәк тә, номерга урнаштыруны 2гә кадәр көтәргә кирәк иде. Вакытны югалтмас өчен, тизрәк диңгез буена йөгердек. Диңгез белән очрашу шатлыгыннан суга йөгереп кергән идек, шулай ук йөгереп кире чыктык. Су салкын. Каз тәннәре чыга! Суда озаграк басып торсаң, аякны көзән җыера башлый. Пляж буйлап барганда, нигә суда кеше әз икән дип, бераз гаҗәпләнеп барган идек инде. Сәбәбен аңладык.

Пляждагы кешеләр арасында: «Кичә җылы иде, бүген су салкын», – дигән сүзләр ишетелде. Менә бит ничек «уңышлы» туры килдек. Икенче көнне диңгез тагын да салкын иде. Кичә суга кергән этләр дә яр буенда гына ятып тора. Эгей диңгезе август аенда гына җылына, диләр. Аллага шөкер, калган көннәрдә диңгез җылынды, бөтен халык суда иде. Диңгезнең температурасын аңлар өчен пляжга бер күз салу җитә иде.

Пляжга барган юлда кафелар тезелеп китә. Анда төрле ил кухнялары тәкъдим ителә. Һәр кафеның диңгез буенда үзенең ятаклары бар. Кайсындадыр ятак алу өчен берәр эчемлек алу да җитә, кайсылары аның өчен аерым түләү сорый. Кич ул ятакларны җыеп алалар да, анда өстәл һәм урындыклар тезеп чыгалар. Ул кафеларда бары тик ир-атлар гына эшли. Башта ятакларны җыеп чыгалар, аннан ул урынга лейкадан су сибәләр, аннан комны тырнавыч белән тигезлиләр, аннан өстәлләр чыгаралар, өстәл өстенә ап-ак җәймәләр җәелә. Кичкә «җанлы музыка» ишетергә дә була.

Шунысы да кызык тоелды: яр буенда гына бер мәчет бар. Ул кафелар, кибетләр арасында бер чатта урнашкан. Мәчеттән чыгуга диярлек халык кызынып ята. Күзгә бик ят күренеш булды ул. Азан әйткәндә, кафелардагы музыканы сүндереп куялар.

Эт һәм песи тормышы

Җирле этләр дә пляжга йөри. Су кереп чыгалар, аннан күләгәгә яки берәр ятак астына кереп яталар. Анда барып ятсаң да исләре китми. Аста яткан этнең борылып ятканын, сулаганын нәзек түшәк аша да сизеп торасың.

Анда этләр һәм песиләр бик дус яши. Этләр песигә өреп тә карамый. Әллә эссе булганга хәле калмаган, әллә барыбер курыкмый дип, өреп тормый. Алар өрә беләме икән, дип тә уйлап йөрдек. Караңгы төшкәч, кич, күпмегә бер өреп куялар. Кибеткә кереп тә яталар. Аларны әйләнеп йөрергә туры килә, үзләре селкенми дә.

Песиләр монда үз хокукларын белеп, горур атлап, курыкмыйча йөриләр. Аларга хөрмәт зур. Бер егет урамда махсус песи азыгын да таратып йөри иде. Бер капчык азык күтәргән, шуны чатларга, баскычларга сала. Аерым билгеләнгән урыннар булдымы, үзе теләгәнчә салдымы – билгесез. Бер секунд эчендә песи көтүе җыелды.

Телне вата-вата: «Гив ми плиз бер бозлы каһвә»

Бодрумда рус телен белүчеләр юк диярлек. Гид кыз һәм ресепшендагы бер хатын-кыздан кала беркем белән дә русча аралашып булмый. Русча аңлатуның мәгънәсе дә юк. Инглиз яки төрек телләрен белү кирәк. Татар теле һәм әз-мәз белгән инглиз теле безне коткарды. Мәктәптә немец телен укыгач, инглиз теле безнең бик йомшак. Без шунда ук үзебезне «татарлар» дип таныштырдык. Төрек, поляк, немец, инглиз, казахлар очрады. Алай да ниндидер кисешкән урыннар булган кешеләр очрап торды.

Пляжда очраклы рәвештә Казаннан килгән гаилә белән таныштык, беләзекләр сатучы төрек әфәндесе 5 көн элек кенә Казаннан кайткан, таксистның әти-әнисе Измир татарлары булып чыкты. Телефон аша тәрҗемә итеп тә сөйләштек. Ничек кенә булса да, аңлашмыйча калган булмады. «Гив ми плиз бер бозлы каһвә» кебек кушып аңлатулар да булды. Монда җөмләнең дөрес төзелеше турында уйламыйсың инде, сүзен табу кайгысы гына. Баш миенә дә тырышырга туры килде, шундый күп инглиз сүзен беләбез икән, дип уйладык... Ничек истә калган? Җыр сүзләре, белдерүләр, компьютерда еш очрый торган сүзләр – барысы да кереп утырган, без аларны беләбез, әмма кулланмыйбыз гына икән.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, анда лира, доллар һәм евро кабул итәләр. Кайбер банклар махсус карталар чыгара, без шундыйны ясатып бардык, түләү белән авырлык булмады. Бодрумның сәүдә үзәген дә әйләнеп кайттык. Бездә ябылган кибетләр анда эшли бит.

Егетләр, клуб, бар

Отельдан пляжга барып җиткәнче, шул кафелар урамының бер өлешен узарга кирәк. Һәрберсенең ишек төбендә торган ир-атлар, егетләр үзләренә чакырып кала. «Исәнмесез»не дә төрле телдә әйтеп карыйлар. Беренче көннәрдә татарча «исәнмесез» дип йөрдек. Аннан ишетмәгән-күрмәгән булып та уздык. Бераз артык игътибар, артык караш булуга, егетләр бөтенләй икенче төрле аралаша башлый. Үзем белән булган бер генә мисалны китерәм.

Әйткәнемчә, кафеларда ир-атлар гына эшли, нигездә, яшьләр. Теге бозлы каһвә алган кафе территориясендәге ятакларга урнаштык (отель пляжында урын юк иде). Кояш төшә башлагач, ятакны зонт астынарак күчерә башладым. Каһвә китереп биргән егет йөгереп килде, ярдәм итте. Рәхмәт әйттем инде. Бераздан тагын йөгереп килеп җитте. Бездә ярамаган социаль челтәрдәге аккаунтны сорый. Анысы рәхәт инде «бездә эшләми» дип кенә йөрдек. Аннан онлайн тәрҗемәчедә яза башлады. Бер кочак матур сүз язган. Рәхмәт әйттем. Аннан «кич күрешик» дип чакырды. Юк, дим. Аннан: «Сезне бер үпсәм ярыймы?» – ди. «Юк-юк», – дия-дия, ятак читенә утырган җиремнән торып басып, читкәрәк киттем. Әллә шаяртты, әллә тәрҗемәчесе хата ясады, әллә чын булды, тик башта куркып ук киткән идем. Юкса, диңгез тулы кеше арасында, көндез бит әле. Аннан кафеларын читләтеп йөрдек.

Күрше Гюмбет бухтасында Казандагы Профсоюз кебек яшьләр урамы бар. Шул урамда ук кибетләр дә урнашкан. Бер кичне бу урамны урап кайттык. Анда бөтен урамга көчле музыка яңгырый. Якында барып та, бер-береңне ишетү өчен акырып сөйләшергә кирәк. Метр саен музыка икенчегә алмаша.

Барысыннан да бездә 2004-2007 елларда хит булган чит ил җырлары ишетелә. Бу – төрле илләрдән килгән туристлар өчен махсус эшләнәдер, бәлки.

Сувенирлар сата торган кибетләрдә ак тегермәннәр саталар. Бодрумның тау башларында аларны әле дә күрергә була. Җил тегермәннәре әле узган гасырның 70нче елларына кадәр кулланылган. Шуңа алар Бодрумның бер билгесе булып тора.

Ялның соңгы 2 көнендә һава температурасы 40 градуска якынлашты, кояшта 50дән артык күрсәтә башлады. Аэропортка барганда автобуска көйгән исләр керде – урманнар яна. «Без бик вакытлы китәбез», – дигән сүзләр ишетелде. Аэропорт эскәмиясендә йоклап алдык та Казанга кайттык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100