Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә татар авылларын велосипедта йөреп чыккан Фаил Гыймадов: «Бөтенләй акча тотмадым»

2021 елда Уфа – Казан арасын велосипедта үткән журналист Фаил Гыймадов киләсе хыялын чынга ашырган: Төркиядә татар авыллары буйлап велосәяхәт кылып кайткан. Журналист сәфәре турында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Төркиядә татар авылларын велосипедта йөреп чыккан Фаил Гыймадов: «Бөтенләй акча тотмадым»

«Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадовның велосипедта Уфадан урап кайтуы турында язган идек инде. Башкортстан каласында кунак булып кайтканнан соң, журналист үзенең киләчәктә, велосипедка атланып, Төркиядәге татар авылларын күреп, милләттәшләребез белән танышып кайтырга хыяллануы турында әйтте. «Велосипед җене» кунган сәяхәтче хыялын тормышка ашырган – октябрь-ноябрь айларында Төркиядә татар авыллары буйлап велосәяхәт кылып кайткан.

«Беренче велосипедым 1нче сыйныфта укыганда барлыкка килде бугай. Рама астыннан ботны тыгып йөри торган. Шуның белән җилдерергә ярата идем. 3-4 чакрым ераклыктагы күрше авылга велосипедта йөреп укыдым. Ул мавыгу шулай минем белән калды. Велосипед гомер буе минем белән хобби буларак барды. Бүген минем машинамдагы спидометр күрсәткеченә караганда, велосипедымдагы спидометрның күрсәткече күбрәк күрсәтә. Мин бөтен җиргә диярлек велосипедта йөрим. Эшкә дә велосипедта барам-кайтам. Машинага дачадан урап кайтыр өчен генә утырам дисәм дә була. Шактый сирәк, ягъни.

Велосипедта барганда мин – кош шикелле. Мин ирекле. Бернинди светофор юк, бөкеләрдә утырасы түгел, парковка эзлисе юк. Син беркемгә комачауламыйсың – сиңа беркем комачауламый. Велосипедтан да шәп нәрсә юк инде!

Төркиядәге татар авылларын күреп кайту турында мин бик күптән хыялланган идем. Ниһаять, бу хыял да тормышка ашты. Октябрь аенда чыгып китәргә тәвәккәлләдем. Хәйран озак әзерләндем. Интернетта велосәяхәтчеләрнең видеоларын карадым. Бөтен кирәк-яракны юнәттем. Төрле ситуацияләргә әзер булып барырга тырыштым. Физик яктан мин әзер идем инде. Рухи яктан әзер булуымны тою белән юлга җыендым.

Артык борчылып-хафаланып, шикләнеп-шүрләп бардым дип әйтә алмыйм. Әллә нәрсә булмас әле, дидем. Аллаһка тапшырдым да чыгып киттем. Әмма сәфәрем гел шома гына үтте диеп әйтеп булмый. Төрле хәлләргә юлыктым.

Башта самолетта Казаннан Анталиягә очтым. Истанбул, Әнкара, Конья, Искешәһәр кебек шәһәрләрне күрдем. Аннары сәфәремнең төп өлешенә күчтем – җыела торган кечкенә велосипедымны тараттым да, «ат»ыма атланып, татар авыллары буйлап сәяхәткә кузгалдым. Менә шунда башландылар инде кечкенә «сынаулар».

Гомер тишелмәгәнне, велосипедымның тәгәрмәче тишелде юлда. Казанда ничә ел йөреп, бер тишелгәне булмады. Ә монда тишелде! Төркиядә юллар пычраграк. Юл читеннән барганда анда, беренчедән, гел ниндидер бер үсемлекнең орлыгы сибелеп ята. Ул орлык энәле. Керпе шикелле. Шул тиште тәгәрмәчне. Аннары икенче мәртәбә дә тишелде – ул юлы аунап яткан тимерчыбык кадалган иде. Кыскасы, анда юллар уңайлы, чиста түгел. Аннары белдем – төрекләр үзләре велосипедта махсус тәгәрмәчләр белән генә йөриләр икән. Тишелми торган, юл читендәге чүп-чарга чыдам камералар белән.

Үзем белән кечкенә насос алган идем. Шуның белән тутырам тәгәрмәчне – әз генә барам да, чыгып бетә. Тагын тутырам – тагын шундук чыгып бетә. Бер көн буе этеп барырга туры килде велосипедны. Кибет тапканчы.

Кибет күренә башлау белән җиңел сулап куйдым – хәзер тиз генә алыштырам да камераны, имеш, алга таба китәм. Кереп, татарча-төрекчә аңлатырга тотындым: камера кирәк, камера бармы, янәсе. «Ю-ю-юк», – диләр. «Бездә камералар юк». Аптырашта калдым. Ул кибеттә камера булмаска мөмкин түгел иде чөнки. Сөйләшә торгач, аңлаштык сатучылар белән ахыр чиктә. Велосипедыма төртеп күрсәтә-күрсәтә сорагач, болар аңладылар инде нәрсә кирәген. Камера аларча «ластик» була икән. Төгәлрәк әйткәндә, «ич ластик» дип сорарга кирәк. Ә мин «камера» да «камера» дип аңлатмакчы булам. Шулай итеп, аңлаштык. Хәзер миннән төнлә уятып сорасалар да онытмыйм: камера – «ич ластик» була төрекчә. Миңа тәгәрмәчне хәтта үзләре алыштырып ук бирделәр. Кибет хуҗасы татар абыйсы булып чыкты. Бакый исемле. Рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп торып, кулымны кысып озатып калды мине.

Гомумән, төрекләр бик ярдәмчел, кунакчыл, ачык халык икән. Бик каты эсседә кояш астында бару шактый читен. Бит-борын тиреләре кубып ук төшә, талчыгасың, эчәсе килә. Юл кырыенда кукуруз, кавын-карбыз, җиләк-җимеш сата торган егетләр янына төшеп салкын су сорый идем. Бер тапкыр да «юк» димәделәр. Суыткычлары тора, шуннан сап-салкын су чыгарып бирәләр иде миңа ике дә уйламыйча. Юк кына әйбер инде, кечкенә генә гамәл – ә барыбер күңелгә рәхәт бит. Бик ярдәмчел анда халык.

Беркөн яңгыр астына эләктем. Төркиядә торучы бер элекке танышым бар. Ул үзенә кунакка чакырган иде. Ул кичне анда кунарга тиеш идем. Навигаторны ачып карыйм – әле барасы да барасы. Ә яңгыр көчәйгәннән-көчәя. Шулай бара торгач, берәү туктады. Велосипедымны җыеп машинасына салды. Әйдә, утыр, дип, мине илтеп куймакчы итте. «Мине менә шушы төшкә кадәр генә илтеп куйсагыз яхшы булыр иде, аннан үзем барып җитәм дустыма кадәр», – дим моңа. Ә ул мине дустымның йортына кадәр үк кертеп куйды. Акча-фәлән алмады.

Ерак җиргә чыгып киткәндә, барыбер азмы-күпме шикләнәсең инде. Сәяси яктан да бик тыныч вакытлар түгел хәзер. Әмма мондагы халыкның ни дәрәҗәдә кунакчыл, ачык йөзле, аралашучан, ярдәмчел икәнен күреп, миңа тынгысызланырга бөтенләй урын калмады. Истанбулда чакта полиция хезмәткәре туктаткан иде. Сораша башлады инде. «Каян килдең?», «Нигә килдең?» ише сораулар. «Татарстаннан, велосипедта сәяхәт итәргә килгән идем», – дип сөйләп киттем. Кайда кунасың, тукталыр җирең бармы, дип сорашып, кайгыртып, хәерле юллар теләп озатып калды. Ә бер көнне телефоным эшләмичә җәфалады. Ә миңа навигатор, карта кирәк. «Полицейский»лар төркеме басып тора иде, шулар янына килеп ярдәм сорадым. «Син кайдан?» – дип сорадылар. «Татарстаннан», – дидем. Ике дә уйламадылар, ярдәмгә ашыктылар. Анда, бездәге шикелле, читтән килгән кешедән шикләнү дигән нәрсә юк.

Беркөн юл уңаенда кавын сатып алып, бер күләгәлерәк җиргә туктап, тамак ялгап, хәл җыеп алырга булдым. Бер зур гына бина тора иде, шуның бер як диварына сыртым белән терәлеп, күләгәгә посып барып утырдым. Кавынымны икегә ярып җибәрдем. Бер яртысын читкә куйдым, икенче яртысын ашый башладым. Шуннан бу бинадан бер кеше чыкты да минем яныма килә. Мин моңа кавынымның икенче яртысын суздым. Бу кеше мине үзе белән әйдәп, бина эченә алып кереп китте. Бу бина – завод булып чыкты, ә теге кеше – заводның җитәкчесе икән. Бу кеше мине чәйләр эчертеп чыгарды.

Сәяхәткә китәр алдыннан, үзем белән 20-30 меңләп акча алырмын, дип уйладым. Туганнарым, якыннарым «аз була, алай гына алма» диештеләр. Шуннан 50 мең итеп тыгып чыгып китәргә булдым. Һәм мин аларны бөтен килеш диярлек кире алып та кайттым. Акча бик аз тотылды. Юл буенча кавын, карбыз саталар. Юл читләрендә алма үсеп утыра. Тукталып, шулар белән тамак ялгыйсың да алга таба китәсең. Алма, помидор алып ашадым. Шуның ише белән туендым. Акча билетларга гына тотылды. Аннары, бүләкләр алып кайттым Татарстанга. Шуларга тоттым. Автобуска, поездка 1-2 утырырга туры килде. Шул. Зур чыгымнар булмады.

Кайдадыр тукталыр, кунар өчен дә акча тотмадым. Юлчы мәчетләрендә, палаткада кундым. Анда адым саен мәчет. Кайсына кермә – ачык. Кунар өчен һәрвакыт урын табып була. Үзең җирәнә торган, артык иркә кеше булмасаң, кунасың да чыгасың. Бернәрсәсе юк. Мин үзем теләсә кайда кунып чыга алам.

Чит җирләрдә йөргән чакта гел дога-теләктә булдым. Ә мосафир кешенең догасы кабул була бит. Аллаһ минем юлларымны гел уңдырды, гел хәерле кешеләр белән генә очраштырып торды. Үзе саклап-яклап уратып алып кайтты мине. Казалардан, начар кешеләрдән аралады. Шуңа күрә мондый эштә куркырга кирәкми. Мин «Ютуб»та төрле велосәяхәтчеләрне карыйм. Алар әллә никадәр ерак юллар үтәләр, бик куркыныч җирләрдә, хәтта сугышлар барган җирләрдә дә йөриләр – исән-сау йөриләр бит.

Казанда йөргәндә, бигрәк тә төнге вакытта, еш кына этләр ияргәне, ярсып, артымнан чапканы бар. Никтер велосипедчыларны этләр яратмый, караңгы вакытта йөргәндә, аларга һәрвакыт уяу, сак булырга туры килә. Шуны истә тотып, Төркиягә мин үзем белән саклану чарасы алдым. Этләрне куркыта торган махсус җиһаз. Ультратавыш чыгара торган бу әйбердән этләр бик каты куркалар. Ул тавыш кеше колагына ишетелми, әмма этләр бик яхшы ишетәләр. Бу җиһазны интернеттан китертеп сатып алдым. Бик файдалы нәрсә. Әмма Төркиядә, шөкер, миңа бу әйберне кулланырга туры килмәде. Этләр очрады очравын, әмма миңа карата бер дә агрессия күрсәтмәделәр. Шулай ук, интернеттан, кояш энергиясен туплап, телефонга заряд бирә торган махсус җиһаз китерткән идем. Менә анысы сәяхәт вакытында бик файдалы булды.

Сәфәремнең төп нияте, минем төп хыялым – милләттәшләрне эзләп табу иде. Татарларны табу, аларның тормышын күрү, алар белән аралашу. Ике татар авылында – Бөгрүдәлек һәм Госманиядә булдым. Теләсә кайсы йортны кагып кердем. Бөгрүдәлек авылына Себер татарлары нигез салган, ә Госманиягә – Казан татарлары. Госманиядә татарлар салган мәчеткә кереп намаз укыдым. Анда имам белән таныштым. Ул мине үзләренә чакырды. Бик ярлы яшиләр. Өч балалары бар. Бездә куна кал, ди. Мин ничек итеп калырга да белмәдем, баш тарттым инде, мәчеттә кундым ул төнне. Үзләренә дә төгәл генә өлеш чыгарып ашый торган ризыклары белән мине дә сыйлап, үзләренә дә кысык булган йортта миңа урын табып, кунак итүләре гаҗәпләндерде. Әйткәнемчә, анда кешеләр бик киң күңелле.

Госманиядә бер татар гаиләсе мине үзләренең уллары шикелле кунак итте. Бик якын иттеләр. Мөнәвәр апа белән Нурсөрәт абый – гап-гади татар кешеләре. Нәкъ бездәге апа-абыйлар шикелле. Мөнәвәр апаның өстәлендә кабак бәлешенә кадәр бар иде.

Рәхәтләнеп аралашып утырдык. Шуны сиздем – туган җирләрен сагыналар. Сөйләшүләрендә туган туфракны сагыну, ниндидер моң сизелә. Нурсөрәт абый татар җырларын сузды. Җыры, күңеленнән чыккандай, гаять моңлы яңгырады.

Өлкән яшьтәге кешеләр татарлыкларын танып яшиләр. Татарча сөйләшәләр дә. Ә яшьләр – бездәге кебек инде. Татарча сөйләшмиләр. Төрекләшеп беткәннәр. Телевизордан гел төрек сөйләме яңгырап торды мин булган татар гаиләләрендә. Үзем, телефоннан табып, татар телевидениесын карадым. Авылларда яшьләр, бездәге кебек, бик аз. Авыл җирендә калырга теләмиләр. Хәер, мин анда эшсезлек проблемасы бар, дип әйтмәс идем. Анда игенчелек көчле. Кукуруз, көнбагыш игәләр, кавын-карбыз үстерәләр. Фермерлар шактый. Мал-туар үрчетәләр. Кәҗәләр күп анда. Кәҗә сөтеннән әллә никадәр төрле ризык әзерлиләр. Комбайннар, тракторлар күп авылларда. Бакчалары бик каралган, тәртипле, мул.

Төрлечә яшәүче йортларны күрдем. Бик ярлы яшәүчеләр дә бар, бик бай яшәүчеләр дә. Алып мактарлык та түгел, салып таптарлык та түгел. Бөтен җирдәге кебек. Төрлечә яшиләр.

Анда да авыллар бетеп бара. Бездәге төсле инде. Андагы кешеләрне дә безне борчыган мәсьәләләр борчый, аларда да шундый ук проблемалар. Төрек авыллары татарларын бәяләр арту, сәясәт, балаларының, оныкларының төрекләшүе, татар телендә сөйләшмәве, яшьләрнең авылларда калмавы, авылларның үлеп баруы борчый.

Диннәре ничек саклануга килсәк, анда да бездәгечә хәл. Бөгрүдәликтә Мәүлид көненә туры килгән идем. Анда бик күпләп татарлар Коръән ашына җыелды, күмәкләшеп дога калдык. Ә Госманиядә мәчеттә бер ялгызым намаз укыдым. Берәү дә юк иде. Җомга көнне генә бераз килүче була, диделәр.

Шулай итеп, Төркиядәге татар авыллары буйлап сәяхәтемне мин «мавыктыргыч, эмоцияләргә бай булды» дип бәялим. Рухый яктан баеп, тәэсирләр туплап кайттым. Һәр сәяхәт үзенчә рәхәт була. Бу сәяхәтем ачык йөзле, киң күңелле кешеләре белән рәхәт булды. Аннары, юлда очрап торган кечкенә авырлыклары, «сикәлтәләре» белән рәхәт булды. Проблемаларны хәл итү, катлаулы хәлләрдән чыгу юлын эзләү – үзенчә күңелле нәрсә. Иң көчле тәэсир иткәне – милләттәшләребез белән танышуым булды. Бу – хыял иде. Мин канәгать – максатыма ирештем.

Бу сәфәремнән яңа хыял белән кайттым. Киләсе ниятем – тaтaр мөһaҗирләрe юлыннaн узып, Тaтaрстaннaн кызыксынучылaр, тaриxчылaр, эшмәкәрләр, журнaлистлaр өчeн Төркиядәгe тaтaр aвыллaры буйлaп вeлoсәяxәт оештырырга иде. Миңа кушылырга теләүчеләр белән төркем булып зур сәяхәткә чыгу турында хыялланам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100