news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган докторлык диссертациясе якланган

news_top
Төркиядә Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган докторлык диссертациясе якланган
фото: © Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы Вәкаләтле Вәкиллеге

Төркиядә беренче мәртәбә татар музыкаль культурасына багышланган докторлык диссертациясе якланган. Татар кызы Әминә Айгистованың «Казан татарларының халык музыкасы контекстында Салих Сәйдәшевның вокаль иҗаты» темасына язылган фәнни эше экспертлар җәмәгатьчелеге, фән даирәсе һәм диссертация якланган Анкара дәүләт университеты җитәкчелеге тарафыннан зур бәя алган. «Бу фәнни вакыйга Россия-Төркия мәдәни диалогы һәм халыкара академик элемтәләрне ныгыту юнәлешендә зур әһәмияткә ия», - дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы Вәкаләтле вәкиллеге.

Докторантура дипломнары Анкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли дәүләт университетында тантаналы төстә тапшырылган. Әлеге тантанада Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев, Анкарадагы Казан татарларының мәдәинят һәм үзара ярдәм җәмгыяте җитәкчесе Фуат Тиниш, Эскишәһәрнең татар общиналары вәкилләре катнашкан. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән әлеге тантана кысаларында Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Мөхетдинов һәм Наил Сәгъдиев чыгыш ясаган. Алар башкаруында Салих Сәйдәшев әсәрләре һәм татар халык җырлары яңгыраган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар