Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә 7 яшьлек улын ире үтергән Уфа кызы: Баланы исән килеш бирмим, диде

news_top_970_100

Уфада яшәүче хатынның 7 яшьлек улын Төркиядә ире – Төркия кешесе үтергән. Төркиянең CNNturk каналы белешмәсе буенча, Мерсин шәһәрендә әти кеше нәни улының муенын кискән, аннары үз-үзенә кул салырга маташкан. Фаҗига бала әтисендә кунакта чакта булган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Әлеге коточкыч гамәлнең сәбәбе ачыкланмаган. Күршеләр бу хәлне белгәч, экстрен хезмәтләргә хәбәр иткән. Медицина бригадалары тырышлыгына карамастан, малайны коткара алмаганнар. Яраланган ир-атны авыр хәлдә дәүләт хастаханәсенә алып киткәннәр, аны шунда дәвалыйлар. Полиция тикшерү оештырган.

Моңа кадәр «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Уфада яшәүче хатын төрек ире белән аерылышкан, ул күрше шәһәрдә яши. Баланы атасы ялларга алып китү суд карары белән билгеләнгән. Алып киткәч, әти кеше улына берничә тапкыр пычак кадаган, аннары муенын кискән. Аннары үз-үзенә кул салырга маташкан.

«Иртән иртүк мин улымны элеккеге иремә бирдем. Хәбәр языштык, бар да нормада иде. Аннары ул миңа яный башлады. Мин язышкан хәбәрләрне полициягә илттем. Алар, карарбыз, диде. Ачык янаулар иде, ул баланы исән килеш бирмим, диде, «зиратка гына алып китәчәксең» диде. Мин улымны үзем эзләп карадым. Полиция, прокуратура аны эзләмәде диярлек. Минем балам үлде, аны үз атасы суйды. 7 тапкыр пычак белән чәнчегән, муенын кискән, бөтен органнарына зыян килгән. Мин моны ник эшләгәнен белмим», – дигән әни кеше.

SHOT телеграм-каналы белешмәсе буенча, Төркия кешесе хатыны белән аерылышудан соң аның янына кире кайтмагач, җинаять кылган. Алар 10 ел элек рәсми рәвештә никахлашкан. Хатын тәрҗемәче булып эшли, алар Мерсин шәһәрендә яши. Аннары уллары туа. Соңрак ир белән хатын аерылыша, суд баланы анасы белән калдыра, әтисенә очрашырга рөхсәт итә. Аннары ирне мошенниклык өчен төрмәгә утырталар. Әле күптән түгел генә ул «каникул»га чыккан. (Төркиядә үзен яхшы тоткан җинаятьчеләрне 2 атнага отпускыга чыгаралар.) Шуннан соң ул элеккеге хатынына килә, улын ала, һәм фаҗига килеп чыга, диелә хәбәрдә.

  • «Пычак кадаган һәм муенын кискән». Төркиядә Уфа кызының нәни улын әтисе үтергән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100