«Пычак кадаган һәм муенын кискән». Төркиядә Уфа кызының нәни улын әтисе үтергән
Уфада туган хатынның 7 яшьлек улын Төркиядә үтергәннәр. Баланы үз әтисе – Төркия кешесе чәнчегән. Бу турыда «Башинформ» яза.
Фаҗига Мерсин шәһәрендә була.
«БСТ» каналының «Честно говоря» тапшыруы редакциясе белешмәсе буенча, мәрхүм баланың анасы – Уфа кешесе. Ул төрек ире белән аерылышкан, күрше шәһәрдә яши һәм эшли.
Әти кешегә бала белән аралашу тәртибен суд билгеләгән. Ул якшәмбе көнне баланы алып киткән һәм 6 тапкыр пычак кадап, муенын кискән. Аннары ул үз-үзенә кул салырга маташкан.
Әлеге фаҗига турында мәрхүм баланың туган апасы журналистларга сөйләгән. Аның сүзләренчә, хокук саклау органнары ни дә булса эшләргә ашыкмаган, диелә хәбәрдә.