Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия президенты: «Украинада тынычлык урнашу ихтималы офыкта күренми»

news_top_970_100
Төркия президенты: «Украинада тынычлык урнашу ихтималы офыкта күренми»
https://www.aa.com.tr/

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Украинада тынычлык урнашу мөмкинлеге әлегә булмавын әйтте. Бу хакта ул Сочида Россия президенты Владимир Путин белән очрашудан соң журналистларга әйткән.

Эрдоган әйтүенчә, ул беренче көннәрдән үк «тынычлык, сөйләшү, дипломатия» яклы булган. «Без проблеманы тирәнәйтмәдек, утка май сипмәдек, ике як та очрашсын өчен тырыштык. Әмма, кызганычка, сугыш 1,5 ел дәвам итә, әле дә бара. Тынычлык урнашуның бернинди перспективалары да офыкта күренми», – дигән ул («РИА Новости» цитатасы).

Эрдоган «ике яктан андый теләк булса, Төркия үзенең өлешен кертергә әзер» дип белдергән. «Безнең ике күршебезгә һәм төбәккә зыян сала торган сугыш мөмкин кадәр тизрәк гадел һәм ныклы, халыкара нигездәге тынычлык белән тәмамлансын иде», – дигән өметен әйткән.

Эрдоган, шулай ук, «Ашлык килешүе» озайтылыр, дигән теләген дә әйткән.

4 сентябрьдә Путин Эрдоган белән Сочида 3 сәгать буе сөйләште. Алар ашлык килешүен һәм Украинадагы вазгыять турында фикер алышканнар. Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба шул ук көнне Россия белән конфликтны хәл итү өчен сөйләшүләр башлау гына җитми, чөнки бу – вазгыятьне туктатып кына торачак, дип белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100