Бүгеннән «Ашлык килешүе» туктала: нәрсә ул «Ашлык килешүе» һәм ул тукталу нәрсәгә китерә?
Бүгеннән «Ашлык килешүе» – «Зерновая сделка» туктала, дип ишеткәнегез бардыр. Гомумән, бу «Ашлык килешүе» хакында еш сүз бара. Нәрсә соң ул «Ашлык килешүе», һәм ни өчен Россия аннан баш тарта?
«Ашлык килешүе» Россия инициативасы буенча тукталды. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, килешүнең Россия өчен файдалы булган өлеше үтәлмәде, дип белдерде. Әгәр дә алар үтәлә башласа, Россия килешүне озайтырга әзер, диде ул.
Нәрсә ул «Ашлык килешүе»
Махсус операциягә кадәр дөньядагы бодайның өчтән берен Россия һәм Украина сата иде. Россия – 20 процент, Украина 12 процент бодайны саткан. Ашлык Африка, Якын Көнчыгыш, Азия, Европа берлегенә сатылган.
Махсус операция башлангач, күп кенә илләр Россия белән сәүдәне туктата, ә Украинадан ашлыкны чыгарып булмый башлый, чөнки Кара диңгездә сугыш хәрәкәтләре башлана, Россия Одесса янындагы Елан утравына (Змеиный) десант төшерә. Ашлык бәясе бик нык арта, кайбер илләрдә ачлык барлыкка килү куркынычы туа. Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш 2022 елның маенда барлык илләр өчен дә кирәкле килешү тәкъдим итә. Бу килешү нәтиҗәсендә Россиягә ашлык һәм аммиак сатуга карата санкцияләр йомшарырга тиеш була, ә Россия, үз чиратында, Украинага диңгез аша сату итәргә мөмкинлек бирә. 2022 елның 22 июлендә Төркиядә – Истанбулда килешү төзелә. Килешүнең арадашчылары – Төркия һәм БМО. Сүз уңаеннан, Россиядә җитештерелгән аммиак торбасы Украина аша сатыла – торба Тольяттидан Одессага бара, Харьков өлкәсе аша уза.
Истанбулда бу килешүдә катнашкан корабларны исәпкә алу инспекциясе ачыла. Координацион үзәк бу суднолар ярдәмендә корал ташымауны күз алдында тота. Кара диңгезнең көнбатыш өлешендә, Украина сәүдә итә алсын өчен, гуманитар коридор төзелә.
«Ашлык килешүе» 120 көнгә төзелә, аннары 2 тапкыр 60 көнгә озайтыла.
«Ашлык килешүе» буенча, ашлыкны башлыча Азия илләре (46 процент), Көнбатыш Европа (40 процент) сатып алган, Африкага аз гына туры килә – 12 процент. Башлыча кукуруз (51 процент), бодай (27 процент) сатылган.
Ни өчен «Ашлык килешүе» Төркиягә кирәк?
Төркия Украина ашлыгын эшкәртеп, он ясап, чит илләргә сата. Шуңа да Төркия өчен ашлык килешүе кирәк: алар өчен бу – акча чыганагы. Рәҗәп Тайип Эрдоган сайлау алдыннан бу килешүне төзеп, илен финанслар белән тәэмин итте, дөньякүләм аренада уңышлы сәясәтче буларак та танылды.
Тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу килешү турында «Төркия яки башка илгә кагылышлы түгел, ул ярлы илләрне азык-төлек белән тәэмин итү өчен төзелде» диде.
Килешү берничә тапкыр тукталып торды. 2022 елның октябрендә пилотсыз очкычлар Кара диңгездәге корабларга һөҗүм итте. Дроннар Украинаның хәрби булмаган корабларыннан җибәрелгәне ачыкланды. Россия протест белдергәч, Украина рәсми рәвештә «гуманитар коридор бары тик ашлык чыгару өчен генә кулланылачак» дип ышандырды, килешү озайтылды.
Украинага килешү ник кирәк?
Килешү Украинага финанслар килүне тәэмин итте, фермерлар артык ашлыкны сата алды. Украина портларыннан 32,8 млн тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.
Россиягә килешү ник кирәк?
2022 елда Россия 157 млн тонна ашлык җыеп алды – бу рекорд. Әмма «авыл хуҗалыгын рекордлы еллар үтерә» дигән гыйбарә бар. 2023 елгы язгы кыр эшләренә Россиядә 17,3 миллион тонна бодай гына булган, ә барлык ашлык – 28,8 млн тонна. Билгеле, бу күләмне сатарга кирәк. Килешү Россиягә ашлыкны сатарга мөмкинлек бирә.
Россиягә килешү ник ошамый?
Россия Тышкы эшләр министрлыгы килешүдән канәгать түгел, чөнки ул башлыча Киев һәм аларның Көнбатыштагы кураторлары өчен генә эшли, ди ведомство.
Килешү вакытында 32,8 миллион тонна ашлык сатылган, аларның 70 проценты – Европа илләренә. Ә ярлы илләргә 3 процент кына туры килә. Ягъни, «ярлы илләр өчен» дигән матур сүзләр белән төзелгән килешү бай илләр өчен булып чыга. Шушы күләмнең 922 мең тоннасы гына Эфиопия, Йәмән, Әфганстан, Судан, Сомалига киткән.
Украинадагы сөрү җирләренең зур өлеше (17 млн га) Көнбатыш корпорацияләренеке, шуңа табышны да алар ала. Европа илләре арзанлы ашлык сатып алып, эшкәртеп, кыйбат бәягә сата.
Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Европа илләре һәм АКШ, ясалма дефицит тудырып, Россия товарларын дөнья базарыннан кысрыклап чыгара.
Владимир Путин «Ашлык килешүе»н «тоташ алдалау» дип әйтте. Военкорлар белән очрашканда, ул «Ашлык килешүе»ннән баш тарту турында уйлануын әйтте. Президент әйтүенчә, ашлык ташый торган корабльләр йөри торган урыннарны дроннар җибәрү өчен кулланалар.
Төркия президенты Эрдоган «Ашлык килешүе»н августка кадәр озайту ихтималы бар. Аның фикеренчә, бу килешү нәтиҗәсендә ашлык кризисы булмый калган. Эрдоган августта Путинны Төркиягә чакырган һәм, шунда бу килешүне озайту турында сөйләшү булачак, ди.
«Ашлык килешүе»н ник тәнкыйтьлиләр?
«Ашлык килешүе» төзү аркасында Россия билгеле бер урыннарда хәрби хәрәкәтләр алып бара алмый, ди кайбер хәрби экспертлар. Елан утравыннан, Харьков өлкәсеннән гаскәрләрне чыгаруны да «Ашлык килешүе»нә бәйләп карыйлар – бу Кара диңгездә һәм аммиак торбасы тирәсендә тынычлык булсын өчен кирәк булган. Россиягә ашлык сатуда SWIFT системасына ялгауны, ашлама сатуны вәгъдә иткән булганнар. Әмма демпинг нәтиҗәсендә Россия 1 миллиард доллар югалткан, Украина 9 миллиард сум эшләгән, әмма бу акчаны Украинага бирмәгәннәр, ул корал сатып алу өчен алып калынган, дип яза «Комсомольская правда».
«Ашлык килешүе» озайтылмагач, ни була?
«Ашлык килешүе» озайтылырга тиешле вакытта Кырым күперенә һөҗүм булды.
Кара диңгезнең көнбатышында ашлык ташый торган кораблар йөри алмый. Ягъни бу – хәрби зонага әйләнә. Дөрестән дә, Одесса портына инде кичә үк бер генә кораб та кермәгән иде.
Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, килешүнең Россиягә караган өлеше хәл ителгәндә генә ул озайтылачак.
Дөнья базарында ашлык бәяләре инде арта башлады. Италия белдерүенчә, бу килешүнең булмавы дөнья базарын «селкетергә» мөмкин, кайлардадыр азык-төлек җитмәве ихтимал. Россия ашлык берлеге рәисе Аркадий Злочевский исә «Ашлык килешүе»н туктату «критик түгел» дигән.
«Аның зыяны гына бар иде, бернинди файдасы булмады. Россия ашлык базары моннан файда гына күрәчәк», – дигән ул ТАССка.