Төркия галиме: «Казанда Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтенең җиде томлыгын чыгарырга җыенабыз»
Татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» әсәренең 7 томлыгын чыгаруга әзерлек эше бара.
Бу хакта «KazanForum 2024»тә ислам цивилизациясенең күптөрлелегенә багышланган матбугат конференциясендә ИРСИКА директоры урынбасары, Төркия галиме Дженгиз Томар сөйләгән.
Әлеге очрашу чит ил галимнәренең татар дин белгечләренә зур кызыксыну күрсәтүе белән игътибарга лаек. Дженгиз Томар 57 ислам иле белән эшләгәннәрен, 40 ел дәвамында ислам тарихы, мәдәнияте белән бәйле 450дән артык әсәр, мәкаләләр чыкканын, шулай ук инглиз телендә татар тарихында исламга багышланган китап чыкканын әйтә. Галим Шиһабетдин Мәрҗани иҗатын өйрәнүләренә җентекләп тукталды.
«Шиһабетдин Мәрҗани шулкадәр гыйлемле булган: гарәп телендә китап яза алган»
– Шиһабетдин Мәрҗани – татар тарихы өчен төп галимнәрнең берсе. Аның танылган «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» әсәре бар. Безнең көнгә кадәр әсәрнең тулы анализы булганы юк иде, ниндидер кечкенә өлешләре генә тәрҗемә ителгән, өйрәнелгән иде. Без ул китапны әзерләдек. Анда ислам тарихы бәян ителә, төрле шәхесләрнең 6 меңнән артык биографиясе урын алган. Болар – пәйгамбәрләр, халифәләр, солтаннар, ханнар, галимнәр, философлар, шагыйрьләр.
Шиһабетдин Мәрҗани шулкадәр гыйлемле булган: гарәп телендә китап яза алган. Күренекле мәдрәсәләрдә укыган, Казан, Татарстан тарихына багышлап 30 лап әсәр язган, – дип сөйли Дженгиз әфәнде.
Ул Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» әсәрен «энциклопедия кебек» дип бәяли.
– Монда хәдисләрдән башланган классик әдәбият бар. Бу хезмәткә 6 мең 750 биография кертелгән. Кереш өлешендә пәйгамбәр тормышы, ислам таралышының беренче еллары турында языла.
Безнең өчен соңгы 2 бүлек кызыклы. Анда 19 гасыр белән бәйле кызыклы чыганаклар бар. Төрле ханнар, хакимнәрнең идарә территорияләре язылган. Китап үзенчәлекле, оригиналь. Гадәттә, китап бүлекләргә бүленә. Ә монда мәсафәләр (мәсафә – ара. – ТИ), һәркайсында гарәп телендә оригиналь тасвирлама бар. Бу алым – Шиһабетдин Мәрҗанинең визит карточкасы. Гарәп телендә башка китапларда андый нәрсә юк.
Бу – оригиналь китап, без КФУның Милли китапханәсендә саклана торган 450 кулъязманы өйрәндек. Алар арасында төп нөсхәләре булмады, ләкин ул биографияләрнең копияләре сакланган. Без ул кулъязмаларны оригиналь дип саныйбыз. Гарәп белгечләре, чагыштырып, оригиналь текстларын табарга тырышып карады, чөнки фәндә оригиналь чыганаклар мөһим. Казан коллегаларына рәхмәт. Оригиналь чыганакларны китапта да билгеләдек. Китапны әзерләгәндә, Мәрҗани кулъязмалары белән якынлыкны сакларга тырыштык.
Күп кенә чыганакларны укыганда, авырлыклар булды, чөнки гарәп теле дә үзгәрә. Философлар, тарихчылар телендә ул төрлечә стильдә бирелә, борынгы һәм заманча гарәп теле аерыла. Китап басылып чыгарга әзер, аны тикшереп чыгарга әзер белгечләр табылыр дип уйлыйбыз. Татарстан белән бәйле, бәлки, ниндидер хаталары бардыр, шуңа күрә Татарстаннан ислам дине белгечләре – коллегалар белән сөйләшүләр уздырабыз. Без хезмәтнең чыганаклары туган урында чыгуын телибез. Казаннан кардәшләребез белән бергә шушы китапны чыгарырга ниятлибез, – дип планнары белән уртаклашты Төркия галиме.
«Мөхәммәт Морат Рәмзи иҗаты өйрәнүгә лаек»
Мисырдан тарих һәм ислам цивилизациясе белгече, доктор Надия Хишам Адли, онлайн элемтәгә чыгып, Россиядә ислам тарихы белән кызыксынуы турында әйтте.
– Татарстаннан бөек галимнәрнең берсе – Мөхәммәт Морат Рәмзи. Аның татарлар тарихы турында «Талфик әл-әхбәр» китабы бүген дә актуаль. Ул китап аз таралган, аннан бик сирәк белгечләр генә файдалана. Ул Россиядә, чит илләрдә дини белем алган. Мөселманнар өчен изге урыннарда сәяхәт иткән.
Үз китабы өстендә 15 еллап эшләгән. 2000 елларда ул Мисырда басылып чыкты. Казан, Болгар тарихы турында ул. Фарсы, татар телләренә тәрҗемә ителгән. Ул энциклопедия дип әйтерлек. Россиядә татарлар, мөселманнар, Болгар дәүләте ханлыгы тарихы турында бу – беренче китаптыр, – ди Надия Хишам Адли.
Ул Рәмзи турында тарихи әдәбиятта мәгълүмат аз булуын искәртте. Ә аның хезмәте өйрәнүгә лаек булуын ассызыклап әйтте. «Анда тарихи вакыйгалар, төрле шәхесләрнең биографияләре дә бар. 2017 елда Россиядә халыкара конференцияләрнең берсендә Мөхәммәт Рәмзи мирасын өйрәнү соравы күтәрелгән иде», – ди Мисыр галимәсе.
«Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» – дини мирасның югары ноктасы ул»
Россия ислам институты ректоры, Россиянең ислам белеме буенча совет рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, төрки ислам тарихы, мирасы белән ни өчен чит илләрдә кызыксыналар, дигән сорауга җавап бирде.
– Җавап гади: Морат Рәмзи, Шиһабетдин Мәрҗани – дөнья күләмендә танылган галимнәр. Бөек дин белгечләре алар, әлбәттә, аларны бөтен дөньяда өйрәнәләр.
Морат Рәмзи – бәяләнеп бетмәгән тарихчы, мирасы чыннан да өйрәнелеп бетмәгән. Аны аз кулланганнар. Ул Согуд Гарәбстанында, Мәккәдә озак яшәгән. Морат Рәмзинең Коръәннең татарчага тәрҗемәсе бар. Аның балалары Диния нәзарәтенә бүләк иттеләр. Нәзарәттә бу юнәлештә эш башланды. Иншаллаһ, Коръән тәрҗемәсе чыгар. Татар телендә заманча транслитерациядә булачак ул.
Рәмзи фарсыдан гарәп теленә тәрҗемә белән шөгыльләнгән. Аны Россиядә өйрәнмиләр дип әйтә алмыйм. Мәскәүдә якланган беренче диссертация бар. Акрынлап, Морат Рәмзинең мирасы Россиянең фәнни әйләнешенә керә.
Шиһабетдин Мәрҗанигә килгәндә, ул шуның кадәр даһи галим, совет чорында аны беркем читләтеп уза алмаган. ИРСИКА тарафыннан зур эш башкарылган. «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» – дини мирасның югары ноктасы ул. Зур текстологик эш, төрле исемлекләрне чагыштыру эшләре башкарылган. Саллы эш, Нәкъ менә Казанда «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» 7 томда пәйда булыр дип ышанабыз, – дип белдерде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ул 50 ел элек «Вафиятел-әсляф...»не тәрҗемә итү омтылышлары булганын искәртте. Шулай ук, күптән түгел Татарстанның Фәннәр академиясендә Мәрҗани хезмәте тәрҗемә ителгәнен әйтте.
– Шиһабетдин Мәрҗанинең төп хезмәтләрен рус теленә тәрҗемәсен төгәлләдек диярлек. «Вафиятел-әсляф...»кә килгәндә, безгә 6-7 нче томнары кызык. Анда татар дин әһелләре биографияләре тәрҗемә ителде, моңа танылган галимнәр, белгечләр җәлеп ителде. Күптән түгел 2 томны бастырдык. «Вафиятел-әсляф...» КФУда сирәк китаплар бүлегендә кулъязмада сакланган, архивларда да очратырга була.
Шиһабетдин Мәрҗани – зур шәхес. Татар дин белгечләреннән чит илләрдә кемнәрне беләләр, дисәк, беренче чиратта, Шиһабетдин Мәрҗанине әйтәләр. Мисырда элекке мөфтидә кунакта булганда, ул да: «Мәрҗанине беләм, менә аның китабы», – диде. Ислам хокукы белән шөгыльләнүчеләр, зур гына галимнәр барысы да Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен беләләр, укыйлар. Ул татарныкы гына түгел, дөнья күләмендә билгеле.
Пакыстан галиме Такый Усмани, Шиһабетдин методологиясе аеруча файдалы санала, традицион кыйммәтләрне сакларга мөмкинлек бирә, дигән иде. Бүген Мәрҗанине һәркайда югары бәялиләр.
Безнең хыял – Фәннәр академиясе белән Мәрҗанинең 10 том хезмәтен русчага тәрҗемәсен чыгару. Ә «Вафиятел-әсляф...»нең 7 томлыгы чыкса, бу – фән үсешенә, һичшиксез, зур өлеш булачак.
Бүген Болгар академиясе бар, докторлык диссертацияләрен язалар. 15 доктор Курсавины язган. «Вафиятел-әсляф...»ны да өйрәнсеннәр. Без дә бу юнәлештә эшләргә тырышабыз. Дини мирасны өйрәнүне дәвам иттерәчәкбез, – дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ул ИРСИКАның әһәмиятен әйтте.
– Без, ялгышмасам, 2005 елда Казанда халыкара конференциягә әзерләнгәндә, Төркиядән бик күп галимнәр десанты килеп төшкән иде. Без татар ислам дини мирасына кызыксыну игътибар зур булына шаккаткан идек. Безнең татар дини мирасын өйрәнүдә ИРСИКА зур роль уйный, – дип йомгаклады Россия ислам институты ректоры.
- ИРСИКА – ислам тарихын, сәнгатен, мәдәниятен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге.