Төрки телләр көненә сораштыру: «Тукайны сүзлексез аңлыйбыз икән, димәк, без – гаилә»
Быел Бөтендөнья төрки телләр көне беренче тапкыр билгеләп үтелә. Әлеге карар Сәмәрканд шәһәрендә узган ЮНЕСКОның 43 нче Генераль конференциясендә кабул ителде һәм оешмага кергән 26 дәүләт тарафыннан хупланды. Шул уңайдан, «Интертат» төрле милләт вәкилләре арасында сораштыру үткәрде.
«Бу бәйрәмнең кирәклеге һәм әһәмиятлелеге көн тәртибенә баскан»
Төрки телләр көнен билгеләү өчен 15 декабрь сайланган. Бу – очраклы түгел: нәкъ шул көнне, 1893 елда, Дания галиме Вильгельм Томсен Орхон язмаларын укып чыгуын (дешифровка ясавын) игълан итә. Бу язмалар төрки телләрнең килеп чыгышын раслаучы иң борынгы истәлекләрнең берсе булып санала. Алар борынгы төркиләр тарафыннан безнең эраның VIII гасырында Орхон үзәнендә, хәзерге Монголия территориясендә иҗат ителгән һәм 1889 елда табылган.
Бүгенге көндә дөньяда 35-40 төрки тел бар дип санала. Алар Европа киңлекләреннән алып Себер һәм Көнбатыш Кытайга кадәр зур территориядә таралган. Бу телләрдә якынча 170-200 миллион кеше аралаша, һәм һәрберсе үзенең уникаль мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы белән аерылып тора.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының телеграм-каналыннан алынды (дизайн – Камилә Билалова)
Әлеге бәйрәмнең әһәмияте һәм яшьләрне төрки телләр никадәр дәрәҗәдә кызыксындыруы турында КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыповадан сорадык.
– Барлык төрки милләтләр өчен уртак бәйрәм булу бик әһәмиятле, чөнки ул төрки телләренең әһәмиятен искә төшерү, аларны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру кирәклеген күрсәтә. Мондый бәйрәм игълан ителгән икән, димәк, бу бәйрәмнең кирәклеге һәм әһәмиятлелеге көн тәртибенә баскан. Быел зур масштабта үткәрелмәсә дә, киләчәктә, зур баскычка күтәрелеп, бөтен ил буенча үткәрелер, дип уйлыйм.
Татар теле укытучысы һәм университетта белем бирүче профессор буларак, үзебезнең студентлар хакында әйтер идем. Бездә, әлбәттә, туган телебез – татар теле һәм башка төрки телләр белән кызыксыну зур. Студентларыбыз татар телен фән буларак, белгечлек алу өчен өйрәнәләр (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе турында сүз бара. – иск.). Шулай ук төрек, үзбәк телләрен дә үзләштерәләр. Моннан тыш, төрле төрки телләр белән бәйле фәнни эшләр әзерлиләр. Мәсәлән, башкорт, казах, якут телләре һәм башка төрки телләр белән бәйле диссертацияләр язалар, – диде ул.
Фото: © Салават Камалетдинов
«Әгәр мин Габдулла Тукайны бернинди сүзлек кулланмыйча аңлый алам икән, без – гаилә»
Төрки телләр көнен оештыруның әһәмияте, аларның бер-берсенә тәэсире һәм төрле төрки телләрнең үзенчәлекләре белән танышу өчен, без азәрбайҗан, казах, кыргыз, төрек, чуваш телендә сөйләшүче һәм туган телләренең киләчәгенә битараф булмаган яшьләр белән элемтәгә чыктык. Беренчеләрдән булып Азәрбайҗаннан Рәсүл Хәмидов җавап бирде.
– Мондый әһәмиятле чараның үткәрелүе бөтен төрки телләр гаиләсе һәм төрки дөнья илләренең бер-берсенә социаль һәм мәдәни интеграциясе өчен мөһим фактор булып тора.
Филология факультетында югары белем алган яшь кеше буларак, мин барлык төрки телләрне бер «тел гаиләсе» дип кабул итәм. «Нигә» дигән сорау туа ала. Гаилә – бер үк канга, бер үк кыйммәтләргә, бер үк холыкка, бер үк телгә һәм ныклы туганлыкка ия булган әгъзалар берлеге. Бүгенге көндә азәрбайҗан кешесе татарның сөйләмен җентекләп аңлый алмаска мөмкин, ләкин характерда, кыйммәтләрдә, хәтта темпераментта һәм барлык туган телләрне берләштерүче «фигыльләр»нең морфемаларында уртаклык бар. Шуңа күрә алар, гаиләнең әгъзалары кебек, бер-берсен аңлый алачаклар.
Мин Габдулла Тукайны татар телендә укыгач, аның бер юлын укый һәм аңлый алам:
«Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән».
Әгәр мин аны бернинди сүзлек кулланмыйча укый һәм аңлый алам икән, димәк, без – гаилә, – дип сөйләде ул.
Казахстаннан Диана Турлыкул:
– Мин, казах халкы вәкиле буларак, Бөтендөнья төрки телләр көнен бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм дип саныйм. Ул безгә уртак тамырларыбызны, тарихыбызны һәм мәдәни якынлыгыбызны искә төшерә.
Глобальләшү шартларында төрки халыкларга мәдәни бердәмлек һәм үзара аңлашу аеруча кирәк. Мондый бәйрәм – гади символ гына түгел, ә һәркемгә телнең милләт җаны булуын искә төшерү мөмкинлеге, – дип билгеләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Төркиядән Гамзә Нур Налбант:
– Иң элек нәкъ шул көнне борынгы төрки рун язулы ташлар табылган. Алар төрки телләребезнең никадәр борынгы һәм бай тарихи тамырларга ия булуын дәлилли. Бу ташларда сакланган тел безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки ул инде шактый дәрәҗәдә үскән тел булган. Анда фигыльләр һәм исемнәр белән беррәттән сыйфатлар, рәвешләр, теркәгечләр дә очрый. Бу язмаларда телебезне генә түгел, ә үз тарихыбызны да күрә алабыз. 5 төрки телне яхшы белгән кеше буларак, әлеге көннең әһәмиятен аеруча зур дип саныйм.
Минемчә, бу көнне белем һәм гыйлем бәйрәме итеп билгеләп үтәргә мөмкин. Ел саен яңа язмалар табыла, һәм һәр текст безнең тарихыбыз өчен зур кыйммәткә ия. Халыкара конференцияләр оештырып, төрле илләрдән белгечләрне җәлеп итеп, табылган чыганакларны җәмәгатьчелеккә җиткерергә була. Бүген социаль челтәрләрнең роле дә зур – алардан башка эшләү мөмкин түгел.
Төрки телләр бер-берсенең үсешенә дә ярдәм итә ала. Без бер-беребездән сүзләр дә ала алабыз. Әйтик, француз яки башка чит телләрдән кергән алынма сүзләргә алмаш эзләгәндә, башка төрки телләрдәге үрнәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Төркия Республикасына нигез салучы, милләтебезнең коткаручысы Мостафа Кәмаль Ататөрк тә, төрек телендәге алынма сүзләргә каршы милли вариантлар эзләгәндә, Төркия диалектларына һәм төрки телләргә таянган. Ул татар, якут, чагатай телләрендәге сүзлекләрне өйрәнгән, әлеге телләр белән шөгыльләнгән, – ди ул.
Кыргызстаннан Нурзат Җээнбәк:
– Һәр бәйрәм шатлык китерә һәм үз мәгънәсе бар. Мин безнең тел, мәдәният һәм уртак кыйммәтләр аша берләштерүче тугандашлык бәйрәмен билгеләп үтүебезгә бик шатмын. Минемчә, дуслык дәвам иткәндә, тел ягыннан гына түгел, ә рухи кыйммәтләребез белән дә берләшеп яшәгәндә, безнең өчен һәр көн – бәйрәм.
Соңгы 10 ел дәвамында кыргыз халкының орнаментлары һәм бизәкләренә багышланган векторлы китап өстендә тикшеренүләр алып барам. Эшемне үзебезнең мәдәни мирасны өйрәнүдән башлап, тел һәм орнамент сәнгате ягыннан тугандаш булган башка илләргә дә сәфәр кылдым. Тел генә түгел, бизәкләр, орнаментлар, мәдәният һәм уртак тарих та безне берләштерә, – дип сөйләде ул.
Чувашия Республикасыннан Ирина Трифонова:
– Төрки телләр көне халыкларны бер-берсенә тагын да якынайта, мәдәниятләрнең буыннан-буынга күчүен сакларга һәм үзара хөрмәтне арттырырга ярдәм итәчәк. Бу – безгә барыбыз да бер зур агачның ботаклары икәнлегебезне, ә тамырларыбызның уртак ата-баба теле булуын сиздерә.
Без татарлар белән гасырлар буе янәшә яшибез, һәм телләребездә бик күп охшаш сүзләр бар. Катнаш гаиләләр корылу безне тагын да якынайта. Минем авылларда, татар белән чуваш очрашкач, бер-берсенең телендә сөйләшә башлауларын күргәнем бар. Татар чувашча сөйли, чуваш – татарча. Бу бит чыннан да гаҗәеп күренеш! – дип билгеләп үтте ул.
Төрки телләрдәге уртаклыклар һәм иң популяр җырлар
Төрки телләрне чагыштырып карау өчен, без һәркемгә туган телләренә кагылышлы сорауларга җавап бирергә тәкъдим иттек. Беренчедән, «мин сине яратам» җөмләсенең туган телләрендә ничек яңгыравы турында.
Дизайн – Камилә Билалова
Шулай ук без, глобальләшү нәтиҗәсендә телгә кергән «смартфон», «компьютер», «интернет» кебек интернациональ сүзләргә милли алмашлар бармы-юкмы, дигән сорауны да бирдек.
«Без «telefon, akıllı telefon, internet» сүзләрен кулланабыз, әмма технологиягә кагылышлы күп кенә төшенчәләрнең төрекчә атамалары да бар. Мәсәлән, суыткыч – «buzdolabı», компьютер – «bilgisayar», кер юу машинасы – «çamaşır makinesi», ә савыт-саба юу машинасы – «bulaşık makinesi» дип кулланыла», – дип сөйләде төрек кызы Гамзә Нур Налбант.
Казах кызы Диана Турлыкул аңлатканча, казах телендә дә шул ук алынма сүзләр кулланыла. «Қалта телефоны» (кесә телефоны) кебек казахча аналогларны кулланырга тырышулар булса да, яшьләр халыкара сүзләрне өстен күрә», – ди ул.
Рәсүл Хәмидов та азәрбайҗан телендә чит ил неологизмнарын милли сүзләр белән алыштыру процессы акрын баруын искәртте.
Дизайн – Камилә Билалова
Музыка – халыкның күңел көзгесе, диләр. Шунлыктан соңгы сорау туган телләрендәге иң популяр булган җырлар турында иде.
Төрек телендә. «Norm Ender – Parla. Бу җыр 2023 елда Төркия Республикасына 100 ел тулганда язылган, әле дә аны тыңлыйбыз. Барыш Манчоның (Barış Manço) җырлары, ул безнең өчен татарларның Илһам Шакировы кебек. Аның бөтен җырлары, шулай ук Тарканның җырлары да бик популяр», – дип сөйләде Гамзә.
Азәрбайҗан телендә. «Хәзерге вакытта Азәрбайҗан халкының күпчелегенең музыка һәм җыр зәвыгы миңа ошамый, шуңа күрә соңгы вакыттагы популяр җырларны белмим. Ләкин минем өчен иң яраткан, ана телемдә тыңлаган җыр – Рәшид Беһбудовның «Аерылышу» (Rəşid Behbudovun «Ayrılıq») җыры», – диде Рәсүл Хәмидов.
Казах телендә. Диана билгеләп үткәнчә, яшьләр арасында Raim & Artur башкаруындагы «Ainalaiyn» җыры киң популярлык казанган.
Кыргыз телендә. Ә кыргыз телендә Нурзат Җээнбәк, кыргыз халык җыры һәм биюе «Кара Жорга», шулай ук «Кызыл Орюк» (Kyzyl Oruk) җырлары популяр, дип атады.
Чуваш телендә. Ирина Трифонова чуваш телендә Владимир Егоров һәм Августа Уляндинаның җырларын популяр булуын әйтте. «Мин белгән популяр җырларның берсе – Владимир Егоровның «Эпе мар» җыры («Не я» дип тәрҗемә ителә). Шулай ук Августа Уляндинаның «Мин – Чувашия» («Я и есть Чувашия») дигән җыры да киң танылган», – ди ул.