Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Торак сатып алганда нинди документларга игътибар бирергә кирәк?

Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.

news_top_970_100
Торак сатып алганда нинди документларга игътибар бирергә кирәк?

"Беренчел" (первичный рынок) базарда ике моментка игътибар кирәк. Өлешләп төзүдә катнашу турында Росреестрда теркәлгән рәсми килешү булырга тиеш, икенчесе – төзүченең ышанычлылыгы, бөлгенлеккә төшмичә йортларны вакытында төзеп бетереп тапшыруы. 

"Икенчел" (вторичное жилье) торакка килгәндә, фатирның тарихын карарга кирәк. Иң еш күзәтелә торган күренеш – фатирда нинидер арестлар, коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар булуы. Алар ахыр чиктә ниндидер проблемалар тудырырга мөмкин. Шулай ук, элекке килешүләрнең тарихын да карарга кирәк. Кем, кайчан сатып алган булган. Ана капиталы белән бәйле очраклар була. Ана капиталы акчасын кулланып фатир сатып алып, балаларга өлеш чыгармыйча сатарга җыеналар, ди. Бу җинаять тә дип әйтергә була. Шуңа күрә моны тикшерергә кирәк. 

Шәһәр читендәге күчемсез милектә иң зур проблема – җир участогы чикләре. Безнең Казанда 50-60 процент җирләр ялгыш координаталар белән тора. Кадастрдагы координаталар һәм урындагы координаталар туры килми, уртача 2-3 метрга аерыла. Минем практикада дистәләгән метрларга аерылган очрак та булды. Әгәр сезнең координаталарыгыз дөрес булмаса, бөтен урам күчә дигән сүз. Күршеләр белән дә бу мәсьәләләрне хәл итәргә туры килгәнлектән, бу юридик яктан гына түгел, психологик яктан да катлаулы мәсьәлә. Элек участоклар кадастр учетына куелганда, төгәл җиһазлар булмаган. Күп кенә участоклар картадан якынча гына, күз үлчәме белән генә карап теркәлгән. Россиянең башка төбәкләрендә дә бар мондый проблема. 

Бу мәсьәләләрне аңлау шактый кыен, шуңа күрә мин документларны тикшерү өчен генә булса да белгечне чакырырга киңәш итәм. Фатир алган очракта, хокукый документлар берничә төрле булырга мөмкин. Сату-алу килешүе, приватизация килешүе, бүләккә калдыру, мирас итеп күчү, алмаштыру һәм башка килешүләр булырга мөмкин. Һәр документның үз куркынычы бар. Аларны тикшерергә кирәк. Приватизация булса, фатирда теркәлгән кешеләр кая киткәнен ачыклау зарур. Мирас буенча күчкән икән, башка варислар булмавына инанырга кирәк. Шуңа күрә бу киң мәсьәлә, җентекләп тикшерү мөһим.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100