Төмән укытучысы Халидә Кирамова: «Диалектларга карашлар төрле, әмма без бер татар халкы»
Узган атнада иң яхшы укытучылар билгеле булды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» исеменә төбәкләр арасында беренче урынга Төмән шәһәренең 52нче урта мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова лаек булды. «Интертат» татар теле укытучысы белән әңгәмә тәкъдим итә.
Җомга иртәсендә очрашканда, Халидә ханымның 1нче урын алуы әле билгеле түгел иде. Беренче өчлеккә керүе генә тәгаен иде.
«Мин мәктәптә үстем»
Халидә Хәлидулловна, үзегез турында сөйләгез әле.
Мин Төмән өлкәсе Яркәү районы Сәет дигән татар авылында тудым. Әнием – Бурбар авылыннан. 2002 елдан Төмән шәһәренең бердәнбер этномәдәни компонентлы мәктәбендә эшлим.
Авылның сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Төмән педагогия училищесына укырга кердем. Аннан соң шул ук Сәет мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Мин – укытучылар династиясеннән, мәктәптә әнием белән бергә эшләдек. Бер елдан соң Тубыл педагогика институтына укырга кердем. Читтән торып укырмын, дигән идем, ә анда рус-татар бүлеге ачылган икән. Шунда кереп укырга тәкъдим иттеләр. 5 ел укыдым. Укуны тәмамлагач, институтта кафедрада эшләп алдым. Аннан соң 52нче мәктәпкә килдем.
Халыклар әдәбияты буенча аспирантураны тәмамладым. Татар әдәбияты буенча күренекле язучы, педагог Якуб Зәнкиевнең публицистик әсәрләрен өйрәндем, шулай кандидат дәрәҗәсенә җиттем.
3 ел элек безнең мәктәп яңа бинага күчте. Аңа кадәр мәчет бинасында укыган идек. Былтыр беренче тапкыр 11нче сыйныф укучыларын чыгардык, аңа кадәр тугызъеллык мәктәп идек.
Мәктәптә 4 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Дипломым буенча мин – татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Былтыр 11нче сыйныф укучыларын рус теленнән имтиханга әзерләдем. Мәктәптә рус телен дә, татар телен дә укыту бик уңайлы, дип саныйм. Балаларга чагыштырп аңлата алам.
Бәйгегә ничек килдегез?
Өлкәдә ел саен «Мәдәниятләр диалогы» дигән фәнни-практик конференция уза. Конференция кысаларында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе уза. Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгыннан белгечләр килә. Анда беренче урын алганнар монда килә.
Бәйгегә әзерләндек: портфолио ясадык, документлар җыйдык, дәресне видеога төшердек. Министрлык безгә дәрес темасын бирә. Миңа Фаил Шәфигуллиның «Акмөгез» әсәре эләкте, аның буенча дәрес әзерләдем. Укытучылар өчен гаҗәпләнү педагогикасына багышланган мастер-класс үткәрдем. Төрле программалар куллану буенча тәҗрибә белән уртаклаштым. Методик остаханәмдә уку грамоталылыгы турында сөйләдем. Тәрбия сәгатен «Кунакчыллык» темасына багышладым.
Әниегезнең укытучы булуын әйттегез, ә әтиегез кем булып эшләде?
Әтием дә укытучы булган, мәктәп директоры булып та эшләгән. Ул мәрхүм инде. Матбугат очрашуы вакытында: «Остазыгыз кем?» – дигән сорау булды. Татар теле буенча беренче конспектларны әнием белән яздым. Хәзерге көндә дә ул – минем тикшерүчем, остазым. Без өйдә һәрвакыт татар телендә сөйләштек.
Сез кечкенәдән «укытучы кызы» дигән горур исемне йөрткәнсез.
Мин мәктәптә үстем. Хәзер үземнең балалар да мәктәп мохитендә. Улым физика укытучысы булып эшли, кызым 2нче курста укый, математика укытучысы булырга әзерләнә. Бик яратып, татар теле олимпиадаларында катнаша.
Укытучы булмасагыз, кем булыр идегез?
(Пауза) Укытучы булыр идем.
Башка өлкәне сайлау турында уйлар булган идеме?
Балалар да: «Халидә Хәлидулловна, ник Сез укытучы булдыгыз?» – дип сорый. Мәктәпне тәмамлагач, икенче төрле уй булмады да. Мәсәлән, мин җырларга яратам. Әмма җыр буенча бару уйда да булмаган. Педучилищега китәбез! Ул вакытта конкурс та зур иде.
Авырлыклар булдымы?
Һәр чорның авырлыгы булгандыр. Хәзерге көнне алсак, мин күбрәк өлкән сыйныфлар белән эшләдем, 10 еллап 5нче сыйныфларны алмаганмын. Быелдан 5нче сыйныфларның класс җитәкчесе булдым. Анда 39 бала. Аларны җыярга, утыртырга башта авыррак булды. Рус теле белән бергә татар телен яраттырырга, кызыксыну уятырга җиңел түгел. Кызыксынып, яратып эшләсәң, ул да авырлык түгел инде.
Хәзер укытучы булып эшләргә бик җайлы. Яңа технологияләр, алымнар, электрон әсбаплар, кушымталар – барысы да бар. Программаларда үзем дәресләр төзим. Аудио-, видеоуеннар кертергә була. Әлбәттә, вакыт кирәк. Мәктәптә үз эшенең фанатлары гына кала. Мин барысын да җиренә җиткереп эшләү яклы, күңел биреп эшләргә кирәк.
«Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, дип аңлатам»
Ә ничек яраттырырга, балада телгә мәхәббәт уятырга, кызыксындырырга?
Беләсезме, бу – бүген үк, хәзер үк мәхәббәт уятам, дигән сүз түгел. Бала мәктәптә татар телен укыса да, бәлки, «яратам» дип әйтмәс. Үскәч исенә төшерер: татар китабын укый башлар яки балалары белән татарча сөйләшер. Ә без яңа технологияләр, иҗади биремнәр аша мотивация бирергә тырышабыз. Олимпиадаларга, бәйгеләргә әзерлибез. Татарстан лагерьларына путевкалар биреп торалар.
Дәрестә татарча сөйләшкән бала тәнәфестә, дәрестән тыш татарча сөйләшәме?
Сирәк. Шулай да, ата-аналар татар телен белүнең файдасын күрә. Бала кайсы өлкәгә барып керсә дә, татар теленең зыяны булмый. Өйдә татар телендә сөйләшүче гаиләләр бар. 30 мартта бездә шигърият бәйгесе уза. Анда балалар рус, татар телендә шигырьләр сөйли. «Вакытыгыз тыгыз булса, мин татар шигырьләрен эзли торыйммы», –дип язган бер әни. Аларда кызыксыну бар.
3 ел элек мәктәптә 370 бала иде, аларның 80 проценты татар булгандыр. Яңа мәктәптә 1,5 меңгә якын бала укый, аларның 60 проценты татарлар. Гомумән, 8-9 милләт баласы укыйдыр бездә. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, дип аңлатам.
Матбугат очрашуында, татар теле дәресеннән могҗиза ясарга кирәк, дигән фикер әйткән идегез. Ничек ясарга?
Могҗиза ук булмаса да, һәр дәрес ачыш булырга тиеш, бала гаҗәпләнерлек мәгълүмат алып чыгарга тиеш. Татар теле дәресенә бер дәреслек кенә күтәреп керү – җинаять. Балалар, халкың алдында җинаять. Туган тел – бөтен фәннәрнең нигезе.
Сезгә алмашка килергә татар теле укытучылары бармы?
Бу – авыр сорау. Бездә Төмән дәүләт университетында факультет бар иде, ул ябылды. Тубыл педагогия институтында ябылды. Яшьләр Казан федераль университетына килеп укый. Бер укучым татар теле укытучысына укырга керергә җыена. Квалификацияне үзгәртеп килүчеләр бар.
Казан белгечләрне үзендә калдырырга тырыша бит.
Әйләнеп кайтырлар әле...
20 ел эчендә укытучыга караш үзгәрдеме?
Үзгәрде, дигән булалар. Мин үзем сизмим. Мин эшлим, кызыксынып эшлим. Һәр балага игътибарлы булырга тырышам. Ата-аналар белән дә эшлибез. Ата-аналар икенче төрле, әлбәттә. Аңлатырга тырышабыз. Алар да үзләренең хокукларын белә. Үзебез ничек игътибарлы булсак, ата-аналар да шулай.
Ата-аналар арасында «татар теле белән бала кая барыр» дип фикер йөртүчеләр бар.
Андыйлар бардыр, әмма миңа очраганнары юк. Әлбәттә, андый хәлләрне ишетәм. Ата-аналарга татар телен укуның мөһимлеген аңлатырга кирәк. Бәлки, хәзер кирәкми кебек, соңыннан ул бала, нигә укымадым икән, дияр. Татарча әсәрләр укыганда, балаларны бераз жәллим. Тәрҗемә итеп аңлатабыз, ә татар телендә – ул бит бөтенләй башка, балалар мәгънәне аңлап җиткерми...
«Безгә «бу – диалект» дип өйрәттеләр»
Күптән түгел, Себер татарлары диалектын татар әдәби теленнән аерырга, дигән фикерләр яңгырады. Бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
Мин 90нчы елларда институтта укыдым. Ул вакытта татар теленең тарихын да өйрәндек, заманча тел буенча да дәрес бар иде. Безне Хәнисә Алишина, Равиль Вафиев укытты. Аларның лекцияләре әле дә исемдә. Алар бит безгә фәнгә нигезләнеп аңлаткан. Алар «бу – диалект» дип өйрәтте. Диалектның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Без «тубыл-иртыш диалекты», дип өйрәндек.
Сезне әдәби телдә укыттылармы?
Әйе, укыту әдәби телдә иде, диалект үзенчәлекләрен безгә аңлаттылар. Мин аны үзем дә диалект дип уйлыйм. Төмән өлкәсендә бу диалектта китаплар бастырыла. Авылларда сөйләм үзенчәлекләре бар. Без барысын да аңлыйбыз. Үзенең диалект телен дә белмәгән кешегә әдәби телне аңларга авыр, дип уйлыйм. Бу мәсьәләгә карашлар төрле, әмма без барыбер бер халык – татар халкы. Бердәм булырга кирәк.
Бу процесс – бер көнлек түгел, ул алдан сизелдеме?
Чит юнәлешләрне, чит карашларны җентекләп карарга вакыт та юк. Без мәктәп эше белән, мәктәп мохитенә чумып яшибез. Эшебез, программабыз бар. Без шул турыда гына уйлыйбыз.
Мәктәпләргә кагылмасмы?
Бала «кишер» дисен, «сәртәк» дисен – ничек булса да, татар телендә әйтсен. Без шуңа шатланабыз. Без – бер халык. Безнең тарих бар.
Үзегез дәресләрне әдәби телдә алып барасызмы?
Әдәби телдә! Без дә диалект үзенчәлекләрен аңлатабыз. Бәлки, баланың өендә шырпыны «серәнкә» дип йөртәләрдер. Дәрестә барлык нечкәлекләрне аңлатабыз.
Себер татар телендә дәреслекләр чыгамы?
– Укытучы булып эшләгән Галия Абайдуллина үзенең китапларын бастыра. Язучы Клара Кучковская үз китапларын бастыра. Без аларны класстан тыш чарада, төбәкләр әдәбиятын өйрәнгәндә, эзләнү-тикшеренү эшләрен башкарганда кулланабыз.
Телне аеруга халыкның мөнәсәбәте ничек?
Мин төпкә керә алмыйм, әмма укытучылар минем фикердә, дип уйлыйм.
Бу аерылу нәрсә бирә?
Анысын әйтә алмыйм, мин укытучы гына. Мин сәясәткә кермим, минем күңелдә – фән, укыту, балалар.
«Иптәшем эштән кайтканчы, мәктәп темаларын сөйләшеп куябыз»
Балалар – укытучы, ә тормыш иптәшегез кем булып эшли?
Ул – автокрановщик. Тормыш иптәшем – Актаныш районы Әнәк авылыннан. Ул безнең авылга кунакка килгән иде, шунда таныштык. Хәзер инде 30 елга якын бергә яшибез.
Актанышка кайткач, аңламаган сүзләр булдымы?
Барысын да аңлыйм. Андый авырлыклар булмады.
Ирегез дә укытучы булса, һөнәрен сезнең кебек яраткан кеше белән яши алыр идегезме?
Күңелендә укытучы кебек инде ул. Мин аннан бик күп әйбергә өйрәнәм.
Мәктәптә һәм өйдә рольләр алмашынамы?
Өйдә укытучылар күбрәк. Иптәшем эштән кайтканчы, мәктәп темаларын сөйләшеп куябыз, аннан соң – башка темалар. Кызым шәҗәрәне өйрәнә. Минем белән Казанга килде.
Буш вакытта ниләр эшлисез?
Укыйм, бик күп укыйм. Мин чәчәкләр бик яратам. Бик күп үстерәм. Әни: «Чәчәк ашап торасыңмы әллә», – дип шаярта. Гортензия, жасмин, пион, лилия, флокслар үстерәм. Чәчәк арасында утырабыз.
Тормыш девизыгыз бармы?
Барысы да үзебезнең кулда. Аек акыл белән уйлап, күңелне биреп эшләсәң, барысы да була.
Нәрсә өчен дә булса үкенгәнегез бармы?
Матбугат очрашуында вакыт җитмәде, шундый күп иде әйтер сүзләрем (көлә). Гомумән, мин бәхетле. Эшем, гаиләм, яраткан иптәшем бар, ул мине аңлый, ярата.
Нинди хыяллар белән яшисез?
5нче сыйныф укучылары белән бирелеп эшлим. Алар татар бию түгәрәгенә йөри башлады. 11нче сыйныфка кадәр, бераз гына булса да, татарлык сеңдерәсе иде аларга.
Бу – эшкә бәйле хыял, ә үзегезнең хыял?
Мин – филология фәннәре кандидаты, берничә эш язар идем.
Доктор булырга?
Юк, докторлык түгел. Язарга телим.
Язганыгыз бармы?
Үз уйларым, күз карашларымны язам. Алар бастырылмаган. Вакыт кирәк, мин көне-төне мәктәп эшендә.
Атказанган исемен алу хыялда юкмы?
Юк, хыялланмыйм. Өлкәдә атказанган исемен алган 2 татар теле укытучысы бар.
Шулай да насыйп булсын!