Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ток сугудан ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов транспорт йөртергә өйрәнгән

news_top_970_100
Ток сугудан ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов транспорт йөртергә өйрәнгән
Фотолар Илназ Дәүләтовның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

2021 елның июль аенда Башкортстанның Туймазы районы Балтай авылында 10 яшьлек баланың 10 000 вольтлы ток сугудан исән калуы турында хәбәр ил буйлап таралган иде.

7 июль көнне Илназ Дәүләтов дуслары белән авыл башына футбол уйнарга килә. Трансформатор будкасына тәгәрәп киткән тупны алырга Илназ йөгерә. Малайның куллары токлы чыбыкта бер мәлгә ябышып кала, кулларыннан кара төтен пыскый.

Хастаханәдә берничә операция булса да, баланың кулларын саклап кала алмаганнар, аның ике кулы беләк өлешеннән үк юк. Хәзерге вакытта бала халык ярдәме белән җыелган акчаларга сатып алынган протезлар белән яши, мәктәптә укый, блогерлык белән шөгыльләнә.

Илназ Дәүләтовны социаль челтәрдә 18 меңнән артык кеше карап бара. Малай үзенең язылучыларына яңача тормышка ничек җайлашуын сөйли. Ул кулларсыз килеш ничек алма ашавын, ничек рәсем ясавын, интернетта дуслары белән аралашуын күрсәтә. Бик танылган блогер булырга хыяллана.

Соңгы видеоларының берсендә Илназ протезлар белән велосипедта йөрергә өйрәнүен күрсәтте. 

Видео астына йөзләгән фикер калдырганнар. «Шәп. Гомерем буе велосипедта йөрергә хыялландым, әмма куркам», «Улым, син молодец! Синен барысы да килеп чыгачак, тырыш кына. Без синең белән, сиңа ышанабыз!», «Син бар кешедән дә текә», «Күзләрең һәрвакыт шулай янып торсын, гел шундый булып кал» дигән сүзләр язып калдырганнар.

Илназ гаиләдә җиденче – төпчек бала. Аның әтисе Башкортстанның Карамалы Гобәй авылында мәктәптә тормыш иминлеге дәресләре укыта, әнисе хуҗабикә. Гаиләгә кунакка татар эстрадасы артисты Ришат Төхвәтуллин да берничә тапкыр килгән иде. Ул вакытта җырчы: «Дуслар, мин Илназ янына баргач, шуны аңладым: без сезнең белән юкка борчылабыз! Илназ шундый шаян, спорт сөючән, оптимист, актив бала. Туганнарына, якыннарына туземлек телибез! Барысы да яхшы булыр, агым су юлын табар!» – дип язып куйган иде.

Бу темага: «Аңында иде, гел елады». Туймазы районында ток суккан 10 яшьлек бала реанимациядә ята

Туймазы районында ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ аңына килгән  

Туймазыда ток суккач кулсыз калган бала: «Уянсам, бармакларым янган, сөякләр күренә» 

Туймазы районында ток суккач ике кулсыз калган малайга кабат ампутация ясаганнар  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100