Төбәкләрдәге татар редакцияләре белем ала: «Мәктәп озак еллар эшләсен иде»
Узган җомгада Татарстаннан читтә чыга торган татар басмалары өчен онлайн форматта укулар башланды. Укуларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырды. Беренче очрашуда дүрт төбәктә чыга торган басмаларга күзәтү ясалды.
Медиамәктәптә катнашуга 12 төбәктән баш мөхәррир теләктәшлек белдергән. Укулар өч атна дәвамында һәр җомга саен уза дип планлаштырылган иде. Шуның өчен һәр уку көнендә дүрт басмага күзәтү ясала. Биш спикер мәкаләләрнең төзелеше, редакцияләнүе, басмаларның сайты, социаль челтәрдәге аккаунты, версткасына карата фикерләр әйтте, киңәшләрен бирде.
«Сезгә ни дәрәҗәдә авыр булуын без, бәлки, белеп тә бетермибездер»
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, «Сөембикә» журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина, «Шәһри Казан» газетасының дизайнер-верстальщигы Илдар Габидуллин.
Модератор – проектның идея авторы, медиамәктәпнең җитәкчесе, «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Заһидуллина.
Үз фикерен, тәнкыйть сүзен, киңәшен җиткерер алдыннан һәр спикер баш мөхәррирләрнең татар матбугатын үстерүгә керткән өлешенең гаять зур булуын, Татарстаннан читтә нәшер итүнең ни дәрәҗәдә авырлыклар белән бирелүен ассызыклады.
«Сезгә ни дәрәҗәдә авыр булуын, бәлки, без белеп тә бетермибездер, әмма күпмедер дәрәҗәдә чамалыйбыз дип уйлыйм. Монда әйтелгән сүзләрне «өстән карап әйтеп утыралар» дип кабул итмәсәгез иде. Бу тәнкыйть түгел – киңәш, шулай да ничек кенә әйтсәң дә тәнкыйть булып кабул ителәдер инде ул», - диде Рәмис Латыйпов.
«Туган як» – җылы, җанлы газета
Беренче булып Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә чыга торган «Туган Як» газетасына күзәтү ясалды. Газетаның баш мөхәррире – Олег Әндерҗанов.
Рәмис Латыйпов: «Кемдер бу газета турында гади эшләнелгән дип әйтер, әмма үземә газета ошады. Анда күңел җылысы бар кебек, ул укучыга бик якын. Мәкаләләрдә җылылык сизелә. Әмма кайбер материалларда герой турында автор гына яза, ул герой үзе җитми. Мәсәлән, автор кешене мактап яза, ә ул кешенең үзенә дә сүз бирсәң, кызык булыр иде, ул да хис-кичерешләре белән уртаклаша ала, читтән мактау гына булмасын иде. Газета нигездә кыска материаллардан тора, миңа ул кызыклы кебек».
Радик Сабиров: «Алар күптән түгел генә «Татмедиа»га килеп китте. Аларда «дәүләт заказы» дигән әйбер бар. «Туган як» аны сайтта һәм социаль челтәрләрдә бирә. Газеталарда кануннар һәм башка андый материаллар юк диярлек».
Алсу Исмәгыйлева: «Мин гомумиләштереп тә әйтәм, чөнки күбегезнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрен карап чыктым. Постларга кыскача видео яздырып куйсагыз, ул яхшырак карала торган мәгълүмат булыр иде. Контентның төрлесен булдырырга кирәк. Анда видео, фотография, карусель, галерея, туры эфир да булырга тиеш, чөнки сез төрле аудитория өчен эшлисез. Социаль челтәрләрнең лентасын кулланучы билгели. Сез видео-контентны катлаулы әйбер итеп күз алдына китермәгез. Фото ясаганда ук видеога да төшереп була, ул һәркемнең дә мөмкинлеге бар. Видео күбрәк игътибар җыячак, чөнки видео – тренд.
Шулай ук социаль челтәрдә текстның кагыйдәләре бар, һәр абзацтан соң бер буш юл калырга тиеш, чөнки без текстны диагональ буйлап кына укыйбыз. Ара калгач, укырга уңайлы, текст җанланып китә, җырлап тора.
Туры эфирлар уздырыгыз. Ул – бик әйбәт инструмент. «Вконтакте»да әз генә язылучылары булган төркемнәр туры эфир уздырса да, караучылар күп була. Туры эфир башлады һәм тәмамланды дигән хәбәр бөтен язылучыга килә. Шулай итеп, ким дигәндә ике тапкыр язылучыларга үзегез турында искә төшердегез».
Гөлнур Сафиуллина: «Туган як» газетасының чыннан да үз җылысы бар, кызыклы, тере газета. Укучысы белән арасы бик якын. Газетада эшләүче журналистларны беләм. Сезнең язмалар белән эшлим. Язма теле турында әйткәндә, сездән килгән язмалар белән эшләргә җиңел. Тик диалекталь сүзләр куллану күзәтелә. Кайвакыт озын, катлаулы җөмләләр очрый. Без Сабантуй бәйрәмен зур хәрефтән язу яклы, сездә ул кечкенә хәрефтән языла, бәлки, шуны төзәтергә кирәктер. Бер санда «Шәкерт» дип аталган балалар өчен кушымтага тап булдым. Ул миңа бик ошады, балаларны газетага җәлеп итүнең бик матур юлы дип саныйм».
Илдар Габидуллин: «Текстларда төрле куштырнаклар кулланыла. Газетаның ачып җибәргәч, кайсы материалны укырга икән дип күз югалып кала. Төп яңалыкны аерып бирү дөресрәк булыр иде дип уйлыйм. Кайбер урыннарда күз алданып, икенче материалга чыгып китә, сызыклар белән чикләү дөрес булыр иде, бәлки. Фотоларга игътибар итәргә иде. Ватсапка килгән фотоларның сыйфаты түбән була, аларны электрон почтага салсыннар иде. Газетаның үз йөзе бар, җылылык бөркелеп тора».
Лилия Заһидуллина: «Татар басмалары арасында иң зур коллектив аларда - 11 кеше эшли. Милли җанлы булуы, бәлки, шуның белән бәйледер. Шуңа игътибар иттем: шрифтлар нык төрле, бер биттә 7-8 төрле шрифт кулланыла, рубрика исемнәре төрлечә куела, анда да бер стиль булдыру кулай булыр иде. Тулаем алганда, газета бик ошады, сокланып укыдым».
Баш мөхәррир Олег Әндерҗанов: «Бик зур рәхмәт. Киңәшләрне теркәп куйдык, төзәтербез. Бик файдалы мәгълүмат алдык».
Йомшак телле «Диләфрүз» газетасы
Икенче чиратта Башкортстан республикасында хатын-кызлар өчен чыга торган «Диләфрүз» газетасы каралды. Баш мөхәррир – Галия Сәфәрҗанова.
Алсу Исмәгыйлева: «Вконтакте»да тышлыкларны бирү - аларның фишкасы. Кәгазь варианты бик күп укучы туплаган басма. Социаль челтәрдә тышлыкларны күрсәтеп баруы кәгазь басманың да йөзен саклый. Бер генә әйбер күңелсез – «Вконтакте»да язылучылар саны әз. Аларны күбәйтү өчен туры эфирлар үткәрергә киңәш итәм. Герой янына интервьюга баргач, видео яздырып алыгыз. Постларга комментарий язарга этәрү шулай ук бер фишка».
Радик Сабиров: «Сез бик күп артистлар белән эшлисез, аларга да мөрәҗәгать итегез, сезне үзләрендә билгеләп куйсыннар».
Рәмис Латыйпов: «Газетаны даими рәвештә укып бармыйм, «хатын кызлар өчен махсус басма» дип язып куелган. Шуңа күрә соңгы саннарын әле генә алып карадым. Газета кызыклы. Үзенчәлеге бар: газета бакча календаре белән ачылып китә. Андый җиңел әйберләр гадәттә ахырга җыела. Башта ук торуы хәтта гаҗәп булды.
Мин газетадагы интервьюга күзәтү ясар идем, чөнки ул сезнең төп фишка. Интервьюлар йомшак тел белән язылган. Бәлки, сезнең укучыларга шулай кирәктер. Журналистка җаваптан чыгып сорау бирергә дә кирәк, алдан әзерләнгән сорауларны гына бирмәсеннәр.
Бик гаҗәп газета, әмма «җиңүчеләрне хөкем итмиләр» дигән гыйбарә бар. Сезнең тираж бик әйбәт, шуңа күрә бернигә дә карамыйча, шул рәвешчә эшегезне дәвам итү дөресрәктер».
Гөлнур Сафиуллина: «Бер үк сүз белән башлана торган җөмләләр күзгә чалынды. «Тәүдә» сүзе кулланыла, аш-су рубрикаларында «мотлак» сүзе очрый. Аларны әдәби сүзләр белән алыштыру әйбәтрәк булыр иде. Дин битендә «тизәк капчыгы» дигән сүзгә төртелдем. Сезнең журналга ул килешмидер дип саныйм».
Илдар Габидуллин: «Версткага тел-теш тидерерлек түгел, матур ясалган. Киңәшләр рубрикасында материаллар кысанрак булуы гына ошамады, бераз ара калса, күзгә уңайлырак булыр иде. Тираж зур булу барысын да аклый».
Лилия Заһидуллина: «Интервьюлар артык озын булган очракта, аларны бүлеп бирү кулайрак булыр иде дип уйлыйм».
Баш мөхәррир Галия Сәфәрҗанова: «Коллективта 6-7 кеше эшлибез. Верстка ясаучы хезмәткәребез бик тәҗрибәле, ул хаталар миннән генә чыга, аны куеп булмасмы, башкача итеп булмасмы дип мин әйтәм. Рәхмәт җылы сүзләрегез өчен, бик файдалы сөйләшү булды».
Өч кеше чыгарган «Дуслык» өлкә газетасы
Чиратта Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә чыга торган «Дуслык» газетасы иде. Баш мөхәррире – Гөлнара Габдрахманова.
Рәмис Латыйпов: «Темаларның төрле биткә таралуы күзгә ташлана. Бер җирдә дип һәм спорт рубрикасы бергә бирелгән, дин белән иҗат бирелгәне бар. Рус телендәге текстлар төрле җирдә бирелгән, бәлки, аларны бер биткә җыярга кирәктер. Шулай ук материалларда герой үзе юк. Орфографик хаталар очрый. Текстны тикшерү өчен «Интертат» сайтындагы онлайн орфографиядән файдаланырга мөмкин».
Радик Сабиров: «Социаль челтәрләрдә рәсми хәбәрләр күбрәк, халыкчан булсын иде. «Вконтакте»да постлар куйганда кую вакытына игътибар итегез. 16:00-16:30 бик күп төркемнәр пост куя, шуның өчен сезнең язма төшеп китә. Башка төркемнәрдән репостлар белән мавыгасыз, ул «Вконтакте» өчен барып бетми. Телеграм канал ачыгыз».
Гөлнур Сафиуллина: «Өч кешелек коллектив белән газета чыгаручыларга һәйкәл куярга кирәк дип әйтеп куярга кирәк. Күп вакыт кешеләрне язганда әтисенең исемен дә күрсәтәсез, исемнәр абзац белән тезелеп китә, бәлки, ул әйбердән китәргә кирәктер».
Илдар Габидуллин: «Верстканы карап җибәрсәк, күркәмрәк булып китәр иде. Башисемнәргә эффектлар кую кирәкми дип уйлыйм, гади кара төстә генә булсын. Газетада материалны иркенрәк итеп кую дөресрәк булыр, чөнки материаллар тыгыз урнашкан, газетаны ачкач күз ял итәргә тиеш».
Лилия Заһидуллина: «Темалар төрлелеге кертергә кирәктер. Шулай ук башисемнәргә игътибар итегез. Аннары, бер полосада бер үк авторның материаллары күп очрый, алар кабатланган очракта псевдоним белән алыштырырга кирәк».
Баш мөхәррир Гөлнара Габдрахманова: «Мин газетада берничә ел гына эшлим, бу мәктәпне бик файдалы дип таптым. Кешеләр больничныйга киткәч, ярты ел верстка да үземә ясарга туры килә. Ул яктан белемем юк, шуңа күрә сезнең киңәшләрне истә тотып эшләрбез».
Чын газета телендә чыга торган «Өмет газетасы
Соңгысы булып Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасына анализ ясалды. Баш мөхәррире – Исхак Хәлимов.
Рәмис Латыйпов: «Газетаны күптәннән күзәтеп барам, кызыклы газета. Контент күп булу ошый. Газетада укучы белән аралашу, сөйләшү бар. Миңа беренче биттә язылган мәкаль ошады. Газетасыз йорт – ишәк абзары. Татар халык мәкале диелгән. Дөрес, мин бу мәкальне беренче тапкыр ишетәм әле… Газета һәм сайттагы башисемнәр миңа ошый. Кайбер язмаларда шулай ук геройның үз сүзләрен күрергә теләр идем».
Радик Сабиров: «Сайт һәм социаль челтәрне бик актив алып баралар. «Одноклассники» челтәрендә дә актив эшлиләр. Социаль челтәрләрдәге төркемгә берничә кешене админ итеп куегыз, үзегезне дә билгеләгез. Социаль челтәрләрне алып баручылар китеп бара да, төркем югала».
Гөлнур Сафиуллна: «Теле – чын газета теле. Миңа бераз җылылык җитми кебек. Ул инде кешеләр җитмәү белән бәйледер. Текстларда куштырнакларның төрле булуы гына күңелгә тия. Соңгы саннарда сәясәт белән мавыгып киткәнсез кебек. Рецептларда бер җирдә «чи кыяр» дигән сүзне очраттым, гадәттә «кыяр» дип кенә язабыз. Сезнең зур эш янында бу хаталар бик вак кебек тоела».
Илдар Габидуллин: «Мин тыгызлыкны бераз бушату яклы, материаллар тыгыз бирелгән. Газеталарда QR- кодлар белән эшләү юк, ул укучыны җәлеп итәр иде».
Лилия Заһидуллина: «Сездә башисемнәр хәбәр формасында бирелә икән, бераз интрига булсын иде. «Өмет» - хәреф хатасы ягыннан иң чиста булып тоелды».
Баш мөхәррир Исхак Хәлимов: «Медиамәктәпне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Өч дистә елдан артык эшлим, Казан тарафыннан беренче тапкыр мәктәп оештырылды. Барлык тәкъдимнәрне кабул итәбез. Бүген без бик зур сабак алдык. Барлык фикер һәм тәкъдимнәрне кабул итәбез, аларны истә тотып эшләргә тырышырбыз. Алар безнең эшне камилләштерергә, тиражны арттырырга, социаль челтәрләргә күбрәк укучыларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Мәктәп озак еллар эшләсен иде».
«Соңыннан бер очрашу булсын иде»
Укуларда катнашкан башка мөхәррирләр дә оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Минемчә, мондый укулар бик кирәк. Безнең хаталарны күрсәтәсез, ул бик файдалы», - диде Марий Эл республикасында «Якташлар» газетасын нәшер итүче Фәнил Мусин.
Удмуртия республикасында «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова да медиамәктәпнең файдалы булуын ассызыклады.
«Пандемия булгач, укулар булмый торган иде. Бик файдалы булды, теория генә түгел, мисаллар белән эшләдек. Газетада булган хаталарны таныдык, верстка буенча киңәшләр ошады. Хезмәттәшләрнең киңәшләренә таянып эшләрбез, укулар дәвам итсен иде. Соңыннан бер-беребез белән очрашып тәҗрибә уртаклашу да булсын иде, андый очрашу да кирәк дип уйлыйм. Безгә онытмаганнары, игътибар бирүләре өчен бик зур рәхмәт. «Татмедиа» безгә һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер», - дип сөйләде ул.
Спикерлар тәнкыйть сүзләрен бик сак кына җиткерергә тырышты, белем алуга омтылган мөхәррирләр аларны чыннан да кыйммәтле һәм кирәкле киңәш итеп кабул итте сыман. Файдасы һәм нәтиҗәсе булсын иде. Медиамәктәп тәмамлангач, һәр катнашучы квалификацияне күтәрү турындагы таныклык алачак.