Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәсыйхәт» тапшыруы режиссеры мәрхүм Рифат Йосыпов шигырь укый – видео

news_top_970_100
«Нәсыйхәт» тапшыруы режиссеры мәрхүм Рифат Йосыпов шигырь укый – видео
социаль челтәрләр

Кичә ТНВдагы «Нәсыйхәт» дини тапшыруның режиссеры Рифат Йосыповның арабыздан китүе билгеле булды. Озак еллар телевидениедә эшләгән журналист, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова хезмәттәшен социаль челтәрләрдә искә ала. Рифат Йосыповның бик матур итеп шигырь укыган видеосын да куйган. 

«Искиткеч нечкә күңелле, көчле рухлы, талантлы режиссер иде Рифат абый. Бик озак еллар дустым Ләйсирә Фазлыева белән «Нәсыйхәт» тапшыруын эшләделәр. Шуңа яхшы беләм.

Ярты ел элек Ләйсирә дә, Рифат абый да ТНВдан китте. Хәзер «Нәсыйхәт»не башкалар алып бара.

Соңгы елларда Рифат абый яман авыру белән көрәште. Бүген мәңгелеккә күчкән.

Шигырь аңлый торган кешеләр күп булмый. Бу видеоны берничә ел элек дустым Ләйсирә төшереп җибәргән иде.

Урының оҗмах түрләрендә булсын, Рифат абый.

Бер-беребезнең, якты дөньяның кадерен белеп яшәргә язсын барчабызга да.

И Аллаһы Тәгаләм. Күңелләребез, илләребез тизрәк тынычлансын иде. Авырулар терелсен, бәндәләрнең йөрәкләре мәрхәмәтлегә әйләнсен иде. Ир-егетләребез тиз араларда үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсалар иде», – дип яза Ләйлә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100