ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафонга старт бирелде. Марафон «Мин яратам сине Татарстан» җыры белән башланды. Ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Эфирда 200дән артык кунак катнашуы, Татарстанның 10 шәһәреннән турыдан-туры кушылулар һәм 7 махсус яңалыклар чыгарылышы көтелә.
Марафон барышында татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак, шулай ук «Болгар радиосы» кунаклары да эфирга чыгачак.