ТНВ телеканалында Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон була
ТНВ телеканалы якшәмбе көнне, 20 сентябрьдә, Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон уздырачак. Бу хакта ТНВ генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадырова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
«Бу 14 сәгать туры эфир – 200дән артык кунак, республиканың 10 шәһәреннән кушылулар һәм 7 махсус яңалыклар чыгарылышы. Марафон кысаларында сәясәт белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгышлары көтелә. Марафонда данлыклы хезмәт династияләре һәм республиканың үрнәк гаиләләре катнашачак», – дип искәртте Светлана Кадырова.
Туры эфир вакытында өч алтын туй теркәләчәк. 50 ел бергә яшәгән парлар өчен туй атмосферасы яңадан тудырылачак: чын теркәүче, алтын балдаклар, гладиолус бәйләмнәре, туй биюе, парларга әлеге мөһим датаны раслаган документлар биреләчәк.
Марафонда татар эстрадасы җырчылары да катнашачак, аларның күбесе гаиләләре белән килергә җыена. Барлыгы 16 музыкаль номер күрсәтелә. Шулай ук республиканың 10 шәһәреннән журналистлар туры тоташуда шәһәр һәм районнарда тавыш бирү барышы белән таныштырачак. Татарстан җирлекләре турында кызыклы тарихлар һәм махсус интервьюлар әзерләгән.
«Гаилә белән сайлыйбыз!» акциясе һәм марафон кысаларында призлар да уйнатыла. Өч көн эчендә өч автомобиль һәм һәр көн 11 айфон уйнатыла. Шулай ук катнашучыларга арасында өстәмә призлар да каралган. Төп бүләкләрдән кала төрле номинацияләр игълан ителде: иң дус, иң креатив, иң өлкән, иң күпсанлы, иң күпбалалы, иң стильле, иң патриотик гаилә, яраткан йорт хайваннары белән гаилә, иң яшь катнашучылар, иң сөйкемле гаиләләр үз бүләкләрен алачак, дип билгеләп үтте оештыручылар.
- Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.