Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ТНВ каналындагы татар-башкорт темасына багышланган сюжет күрсәтелмәгән

Элемтә операторы сүзләренчә, бернинди өзлеклек булмаган.

news_top_970_100
Башкортстанда ТНВ каналындагы татар-башкорт темасына багышланган сюжет күрсәтелмәгән

ТНВ журналисты Илзирә Юзаева үзе белән булган хәлне сөйләде. Ул кичә Туймазыга барган, «Башкортстан» кунакханәсенә урнашкан. ТНВ каналы күрсәтәме икән дип махсус тикшереп караган. Кунакханәдә кабельле телевидение, ТНВ утызынчы канал булып чыккан. Кичке сәгать җидедә - Башкортстан вакыты белән тугызда ТНВда «7 дней» тапшыруы башлана.

«Башта Әминов чыгышы булды, ул: «Сәясәттән спорт темасына күчәбез», — дип әйтте дә, Салават Юлаев белән Ак Барс уенында гимн белән бәйле инцидент турында сөйләп китте. Ул: «Башкортстанның иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Морзагулов…», — диюгә канал күрсәтми башлады. Морзагуловның фотосы гына чыгып өлгерде. «Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу итегез. Элемтә юк», — дигән язу чыкты. Шундый язу торды, сюжет беткәнннән соң канал кушылды, күрсәтә башлады, Анда инде башкортлар темасына кагылышы булмаган башка сюжет бара иде.

Программа ахырына кадәр күрсәтелде, алга таба Башкортстан темасына кагылышлы башка материал юк иде.

Минем өчен кызыклы булды, чөнки минем кабельле телевидениедә элемтә өзелгәнне бер тапкыр да күргәнем булмады. Ул нәкъ башкорт темасына кагылышлы материал вакытына туры килде», — дип сөйләде журналист.

Туймазыдагы «Башкортстан» гостиницасына «Башинформсвязь» хезмәт күрсәтә. Ул «Ростелеком» провайдерына карый. «Ростелеком»ның хезмәт күрсәтү үзәгенә шалтыратып, кичә кич гостиницада элемтә өзелү очрагы булу-булмавын сорадым. Денис исемле оператор ул оешмага хезмәт күрсәтүләрен раслады.

«Кабель телевидениесындә өзеклекләр булмады», — диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100