Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ТНВ» башкарма директоры Алинә Сөләйманова каналның Луганскидагы вәкиле итеп билгеләнгән

news_top_970_100
«ТНВ» башкарма директоры Алинә Сөләйманова каналның Луганскидагы вәкиле итеп билгеләнгән

«ТНВ» каналының башкарма директоры Алинә Сөләйманова яңа территорияләрдә телерадиокомпаниянең вәкиллеге җитәкчесе итеп билгеләнгән. Луганскида «ТНВ» каналының вәкиллеге ачыла, һәм ул аның җитәкчесе булачак. Бу хакта бүген карар имзаланган. «Интертат»ка бу үз чыганакларыннан билгеле булды.

«ТНВ» җитәкчелеге вәкиллекне ачу сәбәбен андагы вакыйгаларны даими яктырту кирәклеге белән аңлата.

Алинә Сөләйманова «ТНВ» каналына 2021 елның маенда килде. Аңа кадәр ул Уфаның вице-мэры булып эшләде.

«ТНВ» каналының башкарма директоры итеп, моңа кадәр каналда генераль продюсер булып эшләгән Лилия Кадыйрова билгеләнде. Ул 1 февральдә коллективка тәкъдим ителде. Лилия Кадыйрова «ТНВ»га килгәнче, 2023 елның ноябренә кадәр, «ТМТВ» каналының баш мөхәррире булып эшләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100