Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева фаҗигале үлгән нәни кызына багышлап клип төшергән

«Иҗатымда йөрәгемдә кайнаган хисләремне күрсәтәсем килде», — дип язган ул инстаграм сәхифәсенә.

news_top_970_100
ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева фаҗигале үлгән нәни кызына багышлап клип төшергән
https://www.instagram.com/elviratnv/

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева фаҗигале үлгән нәни кызына багышлап клип төшергән. «Кайтарасы килә яныма» җырын күз яшьләрсез карау мөмкин түгел.

«Ниһаять, мин сезгә әлеге клипны тәкъдим итәм. Иҗатымда йөрәгемдә кайнаган хисләремне күрсәтәсем килде», — дип язган ул инстаграм сәхифәсенә.

«Эльвира, син молодец! Мондый клип төшерү өчен күпме көч, хезмәт, үз-үзеңне кулга алу кирәк булган. Йөрәгеңдәге мәхәббәт, наз, моңсулык, Аиданы сагыну, яра барысы да клипта, җырның сүзләрендә чагылган. Киләчәгең бәхетле булсын, тормышыңны матур, лаеклы итеп уздырсаң иде, гаиләгез бала белән тулылансын иде! Аллаһы Тәгалә сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәк»;

«Еламый гына карап булмый клипны! Бик матур тошергәнсез. Күңелегез әрнесә дә, сабыр гына җырлыйсыз. Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен. Кызыгызның урыны оҗмахта булсын»;

«Карый алмыйм мин кадрларны! Йөрәгем мең кисәккә телгәләнә! Юату сүзләре дә әйтә алмыйм, алар артык. Бары тик сабырлык кына тели алам. Нәни кошчык, урының оҗмахта түрендәдер… Тыныч йокла, сабыем», — дип яза инстачылар Эльвирага.

Эльвира Фазлыеваның кызы былтыр яз фаҗигале вафат булды. Аида агач янында басып торган була, давыл чыгып, өстенә агач төшә. Табиблар кызны саклап кала алмыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100