Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева: «Кызым өстенә агач төшкән»

«Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы Эльвира Фазлыеваның Аида исемле кызы вафат булган иде. «Татар-информ» хәбәрчесе аның белән элемтәгә кереп, хәлен белеште һәм кызы турында сорашты.

news_top_970_100
ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева: «Кызым өстенә агач төшкән»
https://www.instagram.com/p/Bim4yNqneOb/?igshid=1ppgqv48lf5de

Эльвира, авыр кайгыгызны уртаклашам. Хәлегез ничек?

Рәхмәт. Әкрен генә, бара инде, үз-үземне кулда тотарга тырышам.

Кызыгыз вафат булганга күпме вакыт узды?

Кызым 15 апрельдә җан бирде. Аида агач кырыенда торган, давыл чыккан һәм шул агач аның өстенә төшкән.

Сез ул вакытта аның янында була алмадыгызмы?

Мин эшкә киткән идем, туры эфир булырга тиеш иде. Бу хакта белүгә ашыга-ашыга хастаханәгә чаптым.

Кызыгызны кемгәдер калдырып торган идегезме?

Әйе, әтисе белән абыйсы янына калдырган идем.

Хастаханәдә ярдәм итә алмадылармы?

Юк, өлгермәделәр. Бу хәл тиз арада булган, табиблар ярдәм итәргә дә өлгерми калганнар.

Сезгә ярдәм кирәкме?

Юк, нинди ярдәм инде монда… Иртәгә әти белән әни янына Әлмәткә барам. Эштән әлегә биш айга отпуск алдым. Эшләрлек хәлем юк.

Ирегез көч биреп торадыр бит?

Юк, кызганыч, ирем белән аерылыштык, бергә була алмыйбыз...

Искәртеп үтик, Эльвира Фазлыева кызының үлеме турында Инстаграм битендә хәбәр иткән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100