Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтнинка» (рецепт)

«Әтнинка» дигән пирогны күпләрнең ишеткәне бардыр. Әтнә сүзе керсә дә, аны Балтачта, Арчада, башка күп кенә районнарда да пешерәләр. Бу тәмле ризыкның ни өчен шулай аталганын әтнәлеләрнең үзләреннән дә сорашып карадык, - дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Төгәл генә җавап бирүче булмады. Әтнә районының Ары авылы хуҗабикәләре әйтүенчә, бу пирогны иң беренчеләрдән булып Әтнәдә пешерә башлаганнар. Аннары төрле күргәзмәләрдә тәкъдим иткәч, аны башкалар да таный башлаган. Тәмен үз итеп, башка районнарда да пешерергә тотынганнар. Ары авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Сания апа Нигъмәтҗанова: «Элек бу пирогны маргарин паштеты дип йөртә идек. Аннары ул Әтнә пирогына әйләнде. Мин ул камыр ризыгын 1974 еллардан бирле хәтерлим. Тәмле дә, табынга куярга да матур, озак саклана да. Хәзер дә өйдә пешерәм», – дип, «Әтнинка» пирогының рецепты белән дә уртаклашты.

news_top_970_100
«Әтнинка» (рецепт)
Камыр өчен: 4 йомырка, 400 грамм шикәр комы, 400 грамм маргарин мае, әзрәк чәй содасы, ванилин кирәк.

Он кушып, йомшак кына камыр басаррга. Аны өч өлешкә бүлеп, һәрберсен духовкада пешерергә. Җәемнәрне уклаусыз, кул белән генә җәяргә, шулай пирог йомшаграк була.

Аннары пешкән коржлар арасына повидло сыларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100