Әтнәдә реставрациядән соң ачылган борынгы таш мәчеттә беренче Җомга намазын укыдылар
Бүген Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында, реставрациядән соң, иң борынгы, 1769 елгы таш мәчет үз ишекләрен ачты. Артык купшылык та, чуарлык та юк, сыек кына зәңгәрсу төс белән манылган тыныч мохит…
«Бүген шамаилләр белән бизәп, гарәп-төрек архитектурасы буенча төзү модада булса да, безнең борынгы мәчетләр нәкъ менә шундый кыяфәттә булган», — дип аңлатты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга.
Тантананы Коръән сүрәләре белән Россиядә Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре буенча бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров ачып җибәрде.
«Республикада мәчетләр гөрләп торсын!»
Мәчет ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
— Бүген бөтен татар халкы өчен зур тантана. Татар халкы тарихында беренче таш мәчет. Зур хезмәтләр куелып төзекләндерелде. Авыл халкын да, мәчеткә килүчеләрне дә котлыйм. Хәерле сәгатьтә булсын! Гел шушында килергә насыйп булсын! Рәхәтен күрегез! Шушы эштә катнашкан һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Киләчәктә дә республикада мәчетләр гөрләп торсын! — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.
Президент мәчеткә яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.
— Дин — ул безнең гореф-гадәтебез, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне мәктәптә генә укытып бетереп булмый, мәчет ул яшь буынга фикерләрне тапшыру урыны да. Шушы эшләрне башкарып чыксак, киләчәгебез уңай булыр, — дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.
Кунаклар мәчет тарихы музеен карап чыккач, мәчетнең эченә узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь укыгач, барлык җыелган халык Җомга намазын укыдылар.
- Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1769 елда салынган, Казан читендәге иң беренче таш мәчет санала. Ул архитектура һәйкәле һәм төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булып тора. Аны Казандагы Шиһабетдин мәчетенә караганда бер елга алданрак төзегәннәр.
- Ике катлы мәчет 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына. 30нчы еллардан бирле, ягъни Совет чорында мәчет авыл халкы өчен мәдәният сарае булып тора. 2012 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ул тарихи-мәдәни бина буларак теркәлә.
- Иман йортында реставрация эшләре 2014 елдан бирле алып барылган. 2018 елда ТР Президенты аппараты җитәкчесе, ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды идарә рәисе Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән төзекләндерү эшләре башлана. Иганәчеләр дә ярдәм итә. 2020 елның җәендә, Корбан бәйрәме алдыннан аның гөмбәзенә ярымай урнаштырылды.
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы 1769 елгы мәчетне реставрацияләү хәйрия фондын гамәлгә куючы Илгиз Хәйруллин шушы эшне башкарып чыгучыларга рәхмәтен җиткерде.
— Шушы җимерелгән мәчетне төзекләндерү безнең авыл өстендә иң зур бурыч булып тора иде. Бүген, шөкер, бу бәхетле көнгә ирештек. Һәркайсыгызга Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәтләре яусын.
Габделәхәт Гыйлемхановичның (Хәкимов — Әтнә районы башлыгы, Т.И.) хәер-фатихасы һәм рөхсәте белән мәчетне төзекләндерү турында Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать иттек. Ул шул вакытта: «Мәчетегез бар, матур гына укыгыз», - дип әйткән булса, без бу бәхетле көнне күрә алмаган булыр идек. «Дәүләткә генә ышанып ятмагыз, хосусый-дәүләт партнерлык кирәк», — дип Рөстәм Нургали улы безгә рөхсәтен, фатихасын бирде.
Якташыбыз Әсгать Әхмәт улы Сәфәровка рәхмәтләрне әйтеп бетерә торган түгел. Ул һәрвакыт эшне контрольдә тотты. Үзе җитәкләгән фонд аркылы безгә ярдәмнәрен җибәреп торды. Эшләрнең сыйфаты, башкарылу сроклары Нурия Хашимова контролендә булды.
Мәчетнең төп бизәге — намаз укучылар. Безгә Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә язсын иде, — дигән теләкләрен җиткерде Илгиз Хәйруллин.
«Моның үз матурлыгы, артык берни юк»
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәчетнең Мәрҗани мәчетенә кадәр ике ел диярлек алданрак төзелгәнен искәртте.
— Екатерина II нең татарларга таш мәчетләр төзергә рөхсәт биргән указы чыккач, мәчетләрне бер вакытта төзегәннәр, тик монысын тизрәк төзеп бетергәннәр, — диде ул.
Камил хәзрәт пәйгамбәр хәдисендә мәчет төзүчене Аллаһ җәннәткә кертер дип әйтелгәнен искәртте. Диния нәзарәте рәисе мәчетнең дизайнына карата да фикерен әйтте.
– Бүген шамаилләр белән бизәп, гарәп-төрек архитектурасы буенча төзү модада булса да, безнең борынгы мәчетләр нәкъ менә шундый кыяфәттә булган. Олы яшьтәге кешеләр белән сөйләшкәндә, аларга мәчетнең тыйнак, гади булуы ошый. Моның үз матурлыгы, артык берни юк. Бизәкләр күп булса, күпләр намаз вакытында нинди бизәк дип каранып утырыр иде. Гыйбадәт вакытында игътибар читкә юнәлми, — диде журналистларга.
Мөфти сүзләренчә, хәзер Татарстанда реставрация соралган ике мәчет бар. Берсе Кукмара районында, икенчесе Казандагы «Ак мәчет».
«Иң изге мәчетләрнең берсе шушы дип уйлыйм»
Мәчет ачылышына Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов та килгән иде.
— Ошады бик тә, бу да ошамаса инде… Мәчетләрне бездә бик матур төзиләр. Кайберләрен матурлыйлар, ялтырап тора. Бу икенче. Моннан да җылы мәчет юктыр. Ничә еллык тарихлы мәчет бит ул. Яңадан төзесәләр дә, болай төзи алмаслар. Иң изге мәчетләрнең берсе шушы дип уйлыйм. Шушында килергә язсын һәммәбезгә. Рәхмәт! Илгизнең күптәнге хыялы тормышка ашты.
Мин бу мәчет төзелә башлауның беренче көненнән башлап фотоларын күрдем. Аллага шөкер, беренче намазны укып чыктык, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Түбән Бәрәскәдә мәчеткә якын гына яшәүче Рәсилә апа да төзелеш вакытын гел күзәтеп торганнарын әйтте.
– Бик матур булды. Сүтеп бетергәч, бик хәрабә хәлендә иде. Нишләрләр дигән идек, менә дигән матур мәчет килеп чыкты. Эчләрен әле келәмнәр җәйгәч кереп карамадык, ләкин прораб шикелле көн аралаш барып карап йөрдек инде. Эчке буяу эшләре вакытында шактый гына вакыт бармыйча торган идек, бер ай чамасыннан соң керсәк, искитәрлек. Ак түшәм, стеналарын зәңгәрсуга буяганнар — шундый матур! — дип уртаклашты ул.
Мәчетне торгызу буенча саллы эш башкарылган. Иң элек бинаның нигезе ныгытылган, чөнки мәчет катлаулы рельефта урнашкан, аның нигезе елга суы белән юылган.
Төп терәк стеналары ныгытылган, керү өлеше, түбәсе сүтеп, яңадан төзелгән. Манара ясалган, эчке өлеше яңартылган.
Мәчеттә Петербург бароккосы элементлары белән традицион татар архитектурасы бергә үрелгән. Беренче каттагы тәрәзәләрнең өске өлеше дуга формасында, икенче каттагы тәрәзәләр биек аркалар рәвешендә.
Галерея: Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында борынгы таш мәчет ачылышыннан фоторепортаж