Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТМТВ интригасы: “Болгар кызлары” төркеме экс-солисты Ләйсән Басыйрова "Бәхетле" төркеме солистын ник үпкән?

Шимбә көнне TMTV премиясен тапшыру тантанасында “Бәхетле” төркеме чыгыш ясап бетергәч, сәхнәгә "Болгар кызлары"ннан куылган җырчы Ләйсән Басыйрова менде һәм егетләрнең берсен суырып үпте.

news_top_970_100
ТМТВ интригасы: “Болгар кызлары” төркеме экс-солисты Ләйсән Басыйрова "Бәхетле" төркеме солистын ник үпкән?

Ләйсән егетне үпкәч, тамашачылар чыш-пыш килә башлады: әллә инде яшьләр арасында берәр нәрсә бармы? 

Моны үзләреннән сорарга булдык.

Башта без “Бәхетле” төркеме солисты Филүс белән аралаштык. Ул әлеге кызны, гомумән, белмәвен әйтте. “Кем икәнен дә аңламадым, йөзен дә күрмәдем. Җырчы икәнен сез әйткәннән генә беләм”, - диде ул.

- Йөзегездән күренә иде шул, бик аптыраган идегез. Димәк, сезнең арада берни юк? - дип сорадым мин.

- Юк, без таныш түгел. Башта берәр “фанатка” микән дигән идем. Ә ул җырчы икән, - диде Филүс.

- Аның белән аралашып алачакмызмы? 

- Белмим, әле ахырына кадәр төшенеп бетә алмыйм.

- Әйбәт үбештеме соң?

- Белмим, берни әйтә алмыйм.

Ләйсән Басырова исә: “Бу хәл турында сөйләшәсем килми. Бу – минем шәхси тормышым. Үзеннән сорагыз”, - диде.

Бер көннән Ләйсән Басыйрова инстаграмында бу хәлгә аңлатма бирде.

"Күпсанлы шалтыратулар һәм хатлардан соң мин кичәге гамәлемне аңлатырга булдым. Беләсезме, без мөстәкыйль кешеләр, һәр кеше үзенең тормышы өчен җаваплы, үзе өчен җавап бирә. Кем белән сөйләшергә, үбешергә яки үбешмәскә икәнен мин үзем хәл итәргә хокуклы. "Бәхетле" төркеме фанатларына үтенечем бар: миңа эмоциональ хатлар язмасагыз һәм янамасагыз иде. Шулай ук барлык массакүләм чараларын мине тынычлыкта калдыруларын сорыйм. Рәхмәт", - дип язган Ләйсән.

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы турында тулырак укыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100