Үткәннәр белән яшәми башлаган «Сабантуй» журналын тупиктан чыгарып булырмы?
«Сабантуй» журналын тергезү өчен ашыгыч чаралар күрелә башлады.
Әгәр берәр татар матбугат чарасы җәмгыятьтә үз сүзен әйтми башлый икән, аның артында шәхесләр тормый икән, заманында нинди генә бренд булуына карамастан, ул онытыла. Әлбәттә, чыгуын дәвам итә ала, аны традиция буенча кемдер укырга да мөмкин, әлеге редакция кемнеңдер эш урыны булып та тора. Исәпкә бар, санга юк диләрме әле?
Татар матбугаты кырыннан «Сабантуй» балалар газета-журналы әллә кайчан төшеп калган иде инде. Ул шушы көнгә кадәр мең ярым тираж белән чыга чыгуын. Мең ярым!.. 1500... «Сабантуй»сыз буыннар үскән инде. Тагын үсеп килә иде. «Бу – фаҗига!» – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
«Мелованный» дип аталган ялтыравык кәгазьдә басылса да, нурын җуйган журналны тергезү турында карар тиз арада кабул ителде – моңарчы «Ялкын» белән бер редакциядә чыгып килгән журнал «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдиновага тапшырылды.
3 март – «Сабантуй»ның икенче туган көне дип санарга мөмкин. Чөнки бу көнне «Сабантуй» журналына яңа куелган баш мөхәррир Зилә Хөснетдинова редакциядә озак еллар эшләгән кешеләрне редколлегия утырышына җыйды. Очрашуга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Шамил Садыйков та килде.
Шамил Садыйков: «7 миллионлык татар халкы өчен 1500 тираж белән журнал чыгару хәсрәт инде ул. Бу - фаҗига! Журналны шушы дәрәҗәгә җиткергән өчен сездән гафу үтенәсебез килә. Алга матур итеп китү өчен шушы сүзләрне әйтергә кирәк иде».
Таңнар аяз иде...
«Сабантуй»ның туган көне – 10 октябрь: «Яшь ленинчы» исемле балалар газетасы 1924 елда шушы көнне чыга башлаган.
Туксанынчы елларда «Яшь ленинчы» газетасы «Сабантуй» исемен алды. Роберт Миңнуллин баш мөхәррир булган еллар иде. «Бу исемне алуыбыз өчен күп сүз дә ишеттем инде, әмма мине коллективым яклады. Әле «Татар баласы» дигән тагын бер матур исем варианты бар иде», - ди Роберт Миңнуллин.
Туксанынчы елларны авыр, буталчык вакытлар дип искә алынса да, театрлар тамашачысыз калган, укучылар кимүгә барган еллар булса да, татарның өмет белән яшәгән чаклары иде. Яңа исем белән чыга башлаган газета яңа тарихын башлаган иде. Ул беркайчан да укучы арттыру максатыннан кызыгып русчага да күчмәде. Татар язучыларын үз тирәсенә туплап, татар газетасы чыгарды.
«Газетаның яңа исеменә дә өйрәндек. Дүрт ел бит инде «Сабантуй» булып чыгабыз. Ил тормышы белән, халык язмышы белән янып яшәгән балалар газетасы бүген дә заман белән, балалар белән бер сафта атлый. Заманалар үзгәрә, балалар да үзгәрә. Алар белән бергә газета да үзгәрә бара. Төп максатыбыз гына, кыйблабыз гына шул килеш кала – чын кеше тәрбияләү! «Сабантуй»да чыныгу алган малайларыбыз, кызларыбыз Тормыш дигән олы Сабантуйда сынатмаслар, туган Татарстаныбызның чын патриотлары булып үсәрләр», - дип язган Роберт Миңнуллин 1994 елда.
Роберт Миңнуллинның баш мөхәррир булган чагы газета тарихында аерым бер урын алып тора. Балалар матбугаты җитәкчесе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде, Балалар фондының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе дә иде. Ә нинди җырлар авторы! Балалар матбугатын, әнә, шундый кешеләр җитәкләде.
Тарихка күз салсак, нигездә «Яшь ленинчы» - «Сабантуй»ны хатын-кыз баш мөхәррирләр җитәкләгән. Ата кулы, ир-ат тәрбиясе дип матур сүзләр сөйләргә яратсак та, татарда гаилә учагын ана җылытып тора, баланы ана тәрбияли, ә ир-ат акча табучы инде. Шуңа да татарның шушы традицияләренә тугры булып, Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова, Ләлә Гыймадиевалар озак еллар балалар матбугаты редакциясен җитәкләделәр. Бу хатын-кызлар белән рәттән редакциядә һәрчак талантлы ир-атлар булды. «Сабантуй»да шагыйрь Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Рәшит Әхмәтҗанов, Нияз Акмал, Ләбиб Лерон. Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов эшләгән. Туксанынчы еллар гимны булган «Әссәламегаләйкүм» җырының авторы Госман Садә дә озак еллар «Сабантуй»да баш мөхәррир урынбасары иде.
Бәла көтмәгәндә килмәде
Соңгы елларда, Ләлә Гыймадиевадан соң, «Сабантуй» ир-атлар кулына күчте. Газетаны Айдар Гыймадиев җитәкләде һәм ул аның чорында журналга әйләнде. Бу дөрес адым булдымы икән? Янәсе, айпадлы балалар өчен шундый вариант кызыграк. А4 форматлы биткә 16нчы үлчәмле хәрефләр белән күпме текст язып булсын соң инде? Әллә без укымый торган балаларга гына йөз тотабызмы?
Ике ел элек «Ялкын» һәм «Сабантуй» редакцияләре берләштерелде.
Ир-атлар җитәкләгән чорны моннан бер гасыр элеккеге революцион әсәрләр белән чагыштырып булыр иде.
Пионерлар маршы
Без яңа тормыш алып киләбез,
Урамнар, безгә юл бирегез!
Барабаннар сугып үтәбез без
Ал байраклар белән, күрегез!..
Пионер, алга!
Зур көрәш алда,
Комсомолларга
Салют бирәбез,
Алмашка киләбез!..
Без кәкре борынлы суканы
Тракторга алмаштырырбыз,
Иске, черек тормышны җимреп, без
Яна якты тормыш корырбыз!
Без яңа тормыш алып киләбез,
Агайлар, безгә юл бирегез!
Барабаннар сугып үтәбез без
Ал байраклар белән, күрегез!
Кыскасы, «Сабантуй»ның соңгы еллардагы эшчәнлеген Һади Такташ әллә кайчан әйтеп биргән. «Агайларга» яңа редакция тирәсендә урын калмады. Әйтик, газетаның юбилее язучыларны, укучыларны һәм укытучыларны, шулай ук үз ветераннарын редакция тирәсенә җыеп бер бәйрәм ясау өчен инфосәбәп була иде. Шуңа да редакция ул юбилейларны хәл кадәренчә зурлап уздырып килде.
2014 елда әлеге балалар газетасына 90 яшь тулды, 2019 елда – 95. Бигүк түгәрәк тә түгел кебек инде, әйеме? Ә икенче яктан караганда, нишләп әле ул матбугат чарасын пиарлау һәм анда эшләгән кешеләргә рәхмәт әйтү өчен инфосәбәп булмаска тиеш ди? Әмма бу юбилейлар үткәрелмәде. Дөресрәге, 90 яшьлеге хөрмәтенә Казан мәктәпләренең берсендә укучы балалар тырышлыгы белән концерт оештырылды. Ә 95 яшьлеге үткәрелмәде дә. Ул кирәк дип тә саналмады.
Башка газета-журналга язылу зәвык эше булса да, «Сабантуй»ны алдыру - ул тормыш мизгелләренә бәйле күренеш. Бала, бала ата-анасы яки әби-бабасы икәнсең – «Сабантуй»ны уку табигый иде. Гомере буе «Сабантуй»ны яратып, аңа тугрылыклы булган укучылары күп иде редакциянең. Юбилей аларны барлау вакыты да иде.
2020 ел. Редколлегия утырышы
Очрашуга Роберт Миңнуллин, Ләлә Гыймадиева, Галимҗан Гыйльманов, Эльмира Закирова, Алмаз Гыймадиев, Айдар Гыймадиев, Фәридә Вагыйзова, Рәзинә Исмәгыйлева, Рузилә Мөхәммәтова чакырылган иде. Аларга алга таба редколлегия әгъзалары булырга тәкъдим ителде.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин: «Бу очрашуга мин бик уңайсызланып килдем. Бирегә җыелган кешеләр без барыбыз да «Сабантуй»ны таркатып киткән кешеләр. Азмы-күпме өлешебез бар. Без аны Айдар белән газета вариантында саклап калырга да тырыштык. Ләкин «куштырнаклар эчендәге милләтпәрвәрләр» бар иде шул. Газетаның бетә баруында кайберәүләрнең роле бик зур булды. «Сабантуй» бетсә, тарих алдында зур хата булыр иде. Ул бит бер гасырга якын чыккан газета. Ул - Татарстан тарихы, ул - көндәлек тарих. Без милләт өчен җан атарга әзер, акчага килеп терәлсә, бөтенесен сатарга әзер...»
Балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев: «Технологияләр үзгәрде. Ул вакыт балалар аклы-каралы газетага да канәгать иделәр. Хәзер башка таләпләр. Яңа редакция алдында элеккеге традицияләрне яңа форматка күчерү бурычы тора. Ниндидер юллар белән балаларны газетага яздырту проблемаларын хәл итәргә кирәк – моны урындагы җитәкчеләр белән эшләргә кирәк».
Балалар язучысы Ләлә Гыймадиева: «Сабантуй» - Муса Җәлил, Абдулла Алишлардан башланган зур тарихлы редакция. Анда һәрчак әдәбиятка зур урын бирелде. Хәзер әдәби әсәрләр юк. Әллә мин генә күрмимме? Мин журналда укучылар иҗатына урын бирергә кирәк дип уйлыйм. Укучы белән җанлы элемтә булырга тиеш. «Сабантуй»да эшләгән халык шагыйре Илдар Юзеев шигырь җибәргән балаларга хатлар яза иде. «Бу бала артында шәхес тора», - дип әйтә иде. Без эшләгәндә очрашулардан кайтып керми торган идек, укучыларыбызның үзләрен дә чакыра идек. Соңгы вакытларда редколлегия булмады – аның булмавы мөмкин хәл түгел.
Рәзинә Исмәгыйлева: Мин «Сабантуй»дан киткән соңгы кеше - редакциядә 35 ел эшләдем. «Үткәннәр белән яшәмиләр, оныт син ул чорны!» - дигәч, «Сабантуй»дан күңелем белән дә киттем. Үткәнсез ничек, кайда барабыз соң без? Редакцияләрдә очрашулар да бетте - бала белән журналист арасындагы элемтә өзелде. Бала белән күзгә үз карап сөйләшмибез икән, без нинди журнал чыгарабыз? Хатлар да килми башлады. Интернеттан мәгълүмат күчереп язу – бөтенләй кирәксез әйбер. Интернеттагыны бала үзе дә эзләп таба.
Рузилә Мөхәммәтова: «Сабантуй» һәрчак язучылар белән хезмәттәшлек итте. Иң яхшы балалар әдәбияты «Сабантуй»да иде. Бүгенге балалар әдәбияты авыр хәлдә. Роберт Миңнуллиннарны алыштыручылар юк, ә Роберт абый үзе балалар өчен бик язмый. Миңа калса, редакция язучылар белән эшли башларга, аларны үз тирәсенә тупларга тиеш. «Сабантуй»да һәрвакыт балага үрнәк булырдай шәхесләр эшләде: Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеевлар. «Ялкын»да, әнә, Йолдыз Миңнуллина тулы бер буын тәрбияләде. Бүген балалар матбугатында шәхесләр юк. Бу гаять зур проблема. Шәхес кенә шәхес тәрбияли ала. Тагын бер фикер – вазгыять җиңел түгел, әмма укучы арттырам, зуррак мәйданга чыгам дигән вәсвәсәгә бирелеп, русчага күчмәгез!»
ххх
Мин «Сабантуй»дан 2012 елда киттем. Газета әйбәт хәлдә түгел иде. Ул кызыксыз иде. Ул күңелсез иде. «Бата башлаган корабтан беренче күселәр кача. Бетерүче буласым килми», - дидем мин. Миңа биредә кысан иде. Мин көрәшергә теләмәдем. Мин газетамны ташлап киттем.
«Сабантуй» редакциясен җитәкләргә 7 мең тираж белән балалар журналын чыгарган Зилә Хөснетдинова алынды. Ул үз алдына ике ел эчендә тиражны ике тапкыр арттыру максатын куйды.
Җитәкчелек аның алдына редакциянең архивын барлап, иң шәп язмаларны сайтка урнаштыру максатын да куйды. Аларда – татар тарихы, аларда - Татарстан тарихы.