Илнат Фәрхуллин кәләшенә багышлап җыр яздырган. «Кәләшемнең ак күлмәге» дигән җыр музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен җырчы үзе язган.
Яңа җырны Илнатның иҗатын яратучылар «чыкты бит бу, ниһаять», «шәп, молодец», «җыр – бомба», «гел сокланам сиңа» дип хуплап алган. Шулай ук бу җырның чыгуын «безнең матур егет тиздән өйләнә ахры» дип тә юраганнар.