news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин сөйгәнен күрсәтте

news_top
Илнат Фәрхуллин сөйгәнен күрсәтте
Фото: Илнат Фәрхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы җырчысы Илнат Фәрхуллин сөйгән кызы белән «ТНВ» каналының социаль челтәрдәге «Ә син?» студиясендә кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев тамашачыларны кызыксындырган сорауны бирде.

– Синең хәзерге вакытта очрашып йөри торган хатын-кызың бар дип беләбез. Башкортстанның атказанган артисты булуыннан тыш, аның турында тагын 1 факт белән бүлеш. Өйләнергә теләгең бармы?

– Бу – дөрес. Ул минем командада администратор булып эшли. Ул гел янәшәмдә, хәзерге вакытта шулай ук янәшәмдә. Коллективта биюләр куя, командада бии. Өйләнергә теләгем бар.

– Кайчан?

– Җомга дип торабыз.

– Юк, әйдә, шимбә. Җомгада бөтен артистлар килә алмый. Әле шимбәсе дә авыр аның. Якшәмбе ясасаң күбрәк алып баручы таба аласың.

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллинның беренче никахыннан 2 баласы – улы һәм кызы бар.

Җырчы сөйгәне турында «ТНВ» видеосының 48.00 минутында сөйли.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 март 2024
    Исемсез
    Ильнат син молодец унышлар телим
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар