news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова хастаханәдә: «Тиз арада операция ясадылар»

news_top
Зәйнәб Фәрхетдинова хастаханәдә: «Тиз арада операция ясадылар»
Фото: © «Татар-информ»

Зәйнәб Фәрхетдинова хастаханәгә эләккән. Җырчының сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Бу хакта «Ирек мәйданы» газетасы хәбәр итә.

«Хастаханәдә ятам. Сукыр эчәгенә операция булды. Берничә көн гастрольдә булдык. Ярый шул чакка туры килмәгән, дим. Кайтканда, юлда авырый башладым. Ярты көн түздем. Кичекмәстән хастаханәгә салдылар һәм тиз арада операция ясадылар. Аллаһка шөкер, яхшы узды.

Иҗатка килгәндә, быел зур гастроль турын сирәгрәк оештырдым. Киләсе елга зур шәһәрләргә барырга ниятлим. Мәскәү Кремль залында да эшләргә планлаштырам. Тизрәк аякка басып, тагын да ныклы әзерлек белән дәвам итәргә кирәк. Дөньяларыбыз тыныч булсын», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар