Татарстанның халык җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларына һәм тамашачыларына сәламәтлек теләгән, «ул безгә бәхеттән һәм күңел тынычлыгыннан да күбрәк кирәк, чөнки ансыз алары булмаячак» дигән эчтәлектә рус телендә шигырь дә язган ул.
Бактың исә, җырчы авырып киткән икән, ул бүген хастаханә караватында система алган вакытын фотога төшереп куйган. Анда «саулык – иң зур байлык» дип тә язылган.
Җырчыга тизрәк савыгып, өенә, якыннары янына кайтуын телибез.