Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Титаник» янына төшкән батискафның калдыкларын тапканнар: экипаж һәлак булган, дип санала

news_top_970_100
«Титаник» янына төшкән батискафның калдыкларын тапканнар: экипаж һәлак булган, дип санала

Атлантик океанда баткан «Титаник» янына төшкән «Титан» батискафы экипажы һәлак булгандыр, дип уйланыла. АКШның яр буе сакчылары батискаф ватыкларын тапкан. «Титаник»тан 200 метр ераклыкта батискафның борын өлеше табылган. 

Батискафның һавасы бүген 2ләр тирәсендә бетәргә тиеш иде, шуңа да шул вакыттан соң андагы кешеләрнең исән калуы икеле иде. Хәзер инде CNN рәсми рәвештә аларның һәлак булуын раслады. Батискаф «эчке якка таба юнәлгән шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән» диелә. 

Техник фәннәр докторы Тенгиз Борисов әйтүенчә, батискаф белән элемтә 1 сәгать 40 минуттан соң югалган. Аның фикеренчә, батискаф шул вакытта ук җимерелгән булуы ихтимал. Ул 2 сәбәпне атаган – аккумуляторлардан янгын чыгу яки су басымы аркасында җимерелү. Басым көчле, ә батискаф эчендә һава булу сәбәпле, бу – көчле шартлауга тиң, дигән Тенгиз Борисов. Җимерелүнең сәбәбен ул батискафның еш кулланылуын һәм сертификация үтмәвен атаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100