Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Экипаж инде һәлак булгандыр»: «Титаник» баткан урынга төшкән миллиардерлар вафат булган?

5 кеше, 111 ел элек баткан Титаник кораблен карарга, батискафка утырып, 4 чакрым тирәнлеккә төште. Менә инде 4нче көн алар белән элемтә юк. Исәпләүләр буенча, батискафта (су асты көймәсе) кислород запасы бөтенләй беткән. Анда булган пассажир-миллиардерлар инде исән түгел, дигән сүз.

news_top_970_100

Батискафта кислород запасы 14.08 сәгатьтә беткән булырга тиеш, дип язалар… «Интертат» сәяхәтчеләр турында мәгълүматлар туплады.

Океанда байлар да бата

4 көн инде Атлантик океанда Титаник җимерекләрен карарга төшкән OceanGate Expeditions компаниясе батискафын эзлиләр. РИА Новости язуынча, батискаф океан төбенә төшеп китеп, 2 сәгать вакыт узганнан соң, элемтә югалган.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, пассажирлар арасында: Бөекбритания миллиардеры, бизнесмен Хэмиш Хардинг (3 тапкыр Гиннесс рекордлар китабына эләгә, ул – җирне урап узу тизлеге буенча дөнья рекордсмены, 2 урынлы батискафта Тын океандагы иң тирән Мариан чокыры төбенә чума һәм Blue Origin компаниясенең New Shepard корабында галәмгә оча);

Пакистан бизнесмены, иң бай гаиләләр исемлегендә саналган Шахзадә Дауд һәм аның улы Сөләйман;

Француз тикшеренүчесе, су асты көймәсе пилоты Поль-Анри Наржоле;

OceanGate Expeditions компаниясенең нигез салучысы һәм җитәкчесе Стоктон Раш.

4 чакрым тирәнлеккә төшүне OceanGate Expeditions компаниясе оештыра. 1 кешегә су астына төшүнең бәясе – 250 мең доллар. Безнең акча белән – 10 миллион сум. «Бу эксперименталь судно сертификацияләнмәгән. Анда сәяхәт итү төрле җәрәхәтләр алуга, эмоциональ тетрәнүгә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин». «Титаник»ны карарга дип океан төбенә төшәргә карар кылган һәр турист шушындый документка кул куярга тиеш була. Алар кул куялар. Төшеп китәләр. Һәм югалалар.

OceanGate Expeditions үзе дә «Титан» батискафының (аппаратның рәсми булмаган исеме) юкка чыгуын раслады. Туристларның нинди хәлдә булуы турында рәсми мәгълүмат юк.

«Аларны тапсыннар өчен дога кылам», – дип сөйләгән миллиардерның улы Брайан Раш.

«Кислород 96 сәгатькә генә җитә!»

«Титан» батискафында кислород 96 сәгатькә, ягъни 4 тәүлеккә җитә. Ләкин коткару операциясе өчен күбрәк вакыт сарыф ителергә мөмкин, ди белгечләр.

Эзләүдә яр буе сакчылары, АКШтан хәрби транспорт – C-130 һәм Канададан P8 Poseidon самолетлары җәлеп ителгән. Франция робот-разведчик җибәргән. Бөекбритания дә эзләнү эшләрендә ярдәмен тәкъдим иткән.

Суга тавыш дулкыннарын тотучы махсус җайланма – буйкалар җибәргәннәр. Атлантик океанның төньяк өлешендә тикшерелә торган урынның мәйданы 15 мең квадрат километр тәшкил итә.

Су астында элемтәгә керү галәмдәгегә караганда катлаулырак

«Әгәр элемтә кинәт кенә югалган икән, димәк, батискаф су астында калган», – дип аңлатма биргән РИА Новости порталына Рус география җәмгыятенең Су асты тикшеренүләре үзәге башкарма директоры, су асты аппаратлары пилоты Сергей Фокин.

Аның сүзләренчә, теләсә кайсы су асты көймәсенең авария хәлендәге эш протоколлары, батареяләре бар. «Нинди генә хәлгә юлыксаң, кайда гына булсаң да, элемтә даими булырга тиеш. Минем белүемчә, аппарат тиешле технологияләр белән җиһазландырылмаган, океан төбеннән интернетка чыгып булмый», – дигән ул.

Россия Фәннәр академиясенең М.Агеев исемендәге диңгез технологияләре проблемалары институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Александр Зуев та су астында бернинди элемтә булмавын әйткән. «Без берничә минуттан Марстан фотолар ала алабыз, ә су астыннан бернинди фото да җибәреп булмый», – дип билгеләп үткән ул.

Сидней университетының Австралия робототехника үзәге профессоры Стефан Б.Уильямс The Conversation фәнни басмасында, «Титан» су өсте көймәсендә транспондер (гидроакустик сигнал кабул итү җайланмасы) һәм кабул итү передатчигы (хәбәр җибәрә һәм кабул итә торган гаджет) аша элемтәдә торырга тиеш булган, дип аңлата.

Дөресен әйткәндә, «Титан» батареяларда эшли. Су өсте корабы белән элемтәне югалтуын исәпкә алсак, бәлки, энергиядән туклану системасы өзелгәндер», – ди Уильямс.

Аппарат 5 кешегә исәпләнгән. Озынлыгы – 6,7 метр, авырлыгы – 10,4 тонна, тизлеге – сәгатенә 5,56 километр, әмма тирәнрәк булган саен тизлеге кими. Бортта, бәдрәфтән тыш, башка уңайлыклар юк.

Чынлыкта, су асты көймәсе белән нәрсә булган соң?

Аппаратны океан төбеннән эзләп тапканчы, сәбәбен ачыклавы кыен, бары тик фаразлап кына була. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгының элеккеге урынбасары Михаил Фалеев 2 сәбәпне атаган. «Беренчесе: балласт системасындагы төзексезлек, шуның аркасында көймә су өстенә күтәрелә алмый. Икенчесе: аппарат уңышсыз урынга эләккән. Әйтик, «Титаник»ның зур җимерекләренә эләгеп, кысылып калган».

Сергей Фокин конструкциянең үзенчәлекләре турында сөйләгән: 2 титан өске өлеше композит материаллардан ясалган цилиндр корпус белән тоташтырылган. «Бу кушылма җитәрлек нык булмагандыр, һәм бөтенлек нәкъ менә шунда бозылган», – дип фаразлый эксперт.

Су асты аппаратлары пилоты Сергей Фокин, аппарат инде баткан һәм аның эченә су кергән, дип фаразлый.

Профессор Стефан Б.Уильямс та шул фикердә. «Аппарат көчле тирән су басымын озак вакыт дәвамында күтәрә алмый. Чыдаса да, шартлау куркынычы бар. Электр челтәрендә кыска ялганыш аркасында бортта янгын да чыгарга мөмкин. Бу очракта навигация һәм кораб белән идарә итү өчен җаваплы система эшләми башлый», – дигән галим.

Су асты көймәсен табу һәм океан өстенә күтәрү

Су асты аппаратлары пилоты Сергей Фокин сүзләренчә, батискафка зыян килмәсә, пассажирлар исән булса да, аларны исән килеш чыгару мөмкинлеге зур түгел.

«Мондый тирәнлектә иң кыены – батискафны табу. Корпусына зыян килмәгән булса, аны бөтен килеш күтәрү бик зур тырышлыкны сорый, әмма аны хәл итеп була», – дип аңлата ул.

Шулай да, су асты көймәсе «Титаник» корабле янында урнашкан. Энә белән кое казу кебек бу. Әгәр батискаф тигез җирлектә ятса, авырлык тумас иде. Өстән «Титаник» белән «Титан» аппаратын аеру бик авыр, чөнки океан төбендә күреп булмый», – дип аңлата Фокин.

«Төп кыенлык – тирәнлектә. «Титаник» 4 километр аста. Минемчә, беркемне дә коткарып калып булмаячак. Мондый тирәнлектә уңышлы коткару операцияләрен әле беркем дә үткәрмәгән», – дигән Мәскәү дәүләт университеты География факультетының океанология кафедрасы өлкән укытучысы Сергей Мөхәммәтов.

Рус география җәмгыятенең Су асты тикшеренүләре үзәге башкарма директоры Сергей Фокин, могҗизага, бәхеткә өметләнергә кирәк, дип саный.

«Бу кеше – гомерен коткару гына түгел. Океан астында безнең хезмәттәшләребез, су асты тикшерүчеләре дә бар. Без алар өчен борчылабыз, уңай нәтиҗәгә өметләнәбез», – дип ассызыклый ул.

«Титан»да – «Титаник»та батып үлгән Штраусларның нәсел дәвамчысы булган

New York Times компаниясе «Титан» батискафын эшләтеп җибәргән OceanGate компаниясе хуҗасы Стоктон Раш һәм 1912 елда «Титаник»та һәлак булган пассажирлар арасында бәйләнеш тапкан. Стоктонның хатыны Венди Раш – Macys универмагының хуҗасы, магнат Исидор Штраус һәм аның хатыны Иданың оныгы. Алар 40 елга якын бергә яшәгәннәр һәм «Титаник»та коткару көймәсендә үзләренең урыннарын башка кешеләргә биреп, батып үлгәннәр.

Штрауслар «Титаник» бортында иң бай кешеләр дип саналган. Венди Раш – Вейл Штраусларның бер кызы Минниның нәсел дәвамчысы. Венди 1986 елда Стоктон Рашка кияүгә чыга. Ул компаниянең хәйрия фонды идарәсе әгъзасы һәм коммуникацияләр буенча директор булып тора, соңгы 2 елда Oceangateның «Титаник» җимерекләренә 3 экспедициясендә катнаша.

Самолет датчиклары океаннан килгән авазларны тоткан

«Хәерле иртә, Британия» программасында чыгыш ясаганда, тирән суларны тикшеренүче доктор Дэвид Галло океанда авазлар ишетелүе турында әйткән.

«Алар ярты сәгать саен кабатлана. Өч төрле самолет экипажы авазларны датчиклар ярдәмендә ишеткән. Бу 2 көннән артык дәвам итте. Эзләү-коткару командалары югалган «Титан»ны эзләүдә авазлар ишетелгән районны тикшерә, экспертлар аларның диңгездәге авазларны анализлауны дәвам итә. Океаннан килгән авазларны анализлаган АКШ Хәрби-диңгез көчләре экспертлары әлегә нәтиҗәгә килә алмаган.

57 тапкыр «Титаник»ны өйрәнергә океан төбенә төшкән Анатолий Сагалевич: «Мин ул аппаратка утырмас идем»

Россия Фәннәр академиясе Океанология институтының Тирән су белән тәэмин ителә торган аппаратларны фәнни эксплуатацияләү лабораториясе җитәкчесе, профессор Анатолий Сагалевич, су асты тикшеренүләренә һәм туризмга финанслар, яхшы кораблар, үлчәү системалары кирәклеген әйтә. Ул «Титаник» фильмы өчен документаль төшерүләр башкарган «Мир-1» һәм «Мир-2» тирән су аппаратларын төзүче. 57 тапкыр океан төбенә «Титаник»ны өйрәнергә төшкән.

«Андагы пассажирларның берсе – су асты көймәсе пилоте Пол-Анри Наржоле – минем дустым. Без бер-беребезне 30 ел беләбез. Ул – бу аппаратның пилоты. Аңа 66 яшь. Ул миңа күптән түгел генә хат язган иде: «Мин яңадан «Титаник»ка төшәм», – дип. Аның «Титаник»ка 35 тапкыр төшкәне бар, ул бик тәҗрибәле.

Безнең «Мир-1» һәм «Мир-2» аппаратлары 1987 елда төзелде, ә 1994 елда Америка Кушма Штатларның технологияләр үсеше үзәге су асты көймәләре барлыкка килү тарихында аларны дөньяда иң яхшылары дип таныды. Безнең аппаратлар белән беркайчан да авария хәлләре булмады.

Тормыш өчен куркыныч булган барлык эшләрдә дә профессионаллар булырга тиеш. Шул чакта аварияләр булмаячак. Поль-Анри Наржоле – профессионал, ләкин аппарат үзе, күрәсең, профессиональ рәвештә эшләнмәгән. Мин аның конструкцияне аңлыймы-юкмы икәнен белмим. Хәзерге вакытта аппаратның төзелеше турында сөйләгәннәрдән чыгып караганда, мин ул аппаратка утырмас идем.

«Титаник» фильмы режиссеры, дустым Джеймс Кэмерон бу хәлгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул, «Титан» батискафы бөтен экипажы белән бергә һәлак булган, дип саный», – дип сөйләгән РИА Новости порталына Анатолий Сагалевич.

Хәзер батискафның батуы хакында «Титаник-2» дип язалар.

1898 елда язучы Морган Робертсон исемле язучы «Өметсезлек, яки Титанның батуы» дигән китап яза. Бу китапта «Титан» дигән корабның айсбергка бәрелеп батуы сурәтләнә.

1912 елда «батмый» дип саналган «Титаник» корабы бата. Корабны «бик нык һәм батмый» дип саныйлар, шул сәбәпле, анда коткару чараларына тиешле әһәмият бирелми. «Титаник»ка бик байлар утырып сәяхәткә чыга, ул айсбергка бәрелә, 1500 кеше бата. «Титаник» – баткан кораблар арасында иң күп кеше үлеменә китергән очрак булмаса да, дөньяда иң танылган очрактыр.

«Титаник»ны карарга төшкән батискафны да «Титаник-2» дип атау очраклы түгел. Туристлар саклык чараларына тиешле игътибар бирмәгән, дип язалар. Миллиардерларның сәяхәтләрен яшерен рәвештә генә уздырасылары килгән...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100