Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тирләмәс өчен нишләргә?

news_top_970_100
Тирләмәс өчен нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Тирләү турында мәкалә «Ватаным Татарстан» газетасында чыкты. Анда Казанның 21нче шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина җаваплары бирелә.

«Чамадан тыш тирләүне дару белән генә дәвалап бетереп булмый. Андый чакта, гадәттә, табиб витаминнар, седатив препаратлар, тынычландыручы дарулар яза. Артык каты тирләүдән интеккән кешегә составында салицилат, триклозан, цинк кебек дәвалаучы матдәләр булган дезодорантларга өстенлек бирергә кирәк», – ди табиб.

Тирләмәс өчен ничек тукланырга?

  • Иң беренче чиратта, ачы, тозлы, баллы, кыздырылган, кайнар ризык ашаудан тыелып торсаң, яхшырак булачак. Салкын су эчү дә зыянга гына. Тирдән котылу өчен фастфуд, газлы эчемлекләрдән дә баш тартырга туры киләчәк. Ачы борыч, сарымсак, нерв системасын ярсытып, көчле тир бүленеп чыгуга китерә. Ит һәм балыкның да майсыз төрләрен генә ашау хәерле. Яшелчә, җиләк-җимеш тә читтә калмасын. Рациондагы продуктлар В, Е витаминнарына, кальцийга бай булырга тиеш. Ник дигәндә, тирләгәндә, организм, нигездә, нәкъ менә шушы файдалы элементларны югалта. Карабодай, кишер, кузаклылар, кычыткан да тирләүне киметә.

Тирләүдән ничек котылырга?

  • Чамадан тыш тирләүдән интеккән кеше, иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эндокринологка мөрәҗәгать итү дә комачауламас. Кардиолог, невролог ярдәме дә таләп ителергә мөмкин.
  • Гомуми кан анализы тапшырып карарга кирәк. Бәлки, организмга инфекция эләккән, ялкынсыну башлангандыр?
  • Чамадан тыш тирнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклагач кына дәвалауга керешергә мөмкин.
  • Тирләп интеккәндә имән кайрысы, шалфейлы су белән коену да яхшы. Контраст душ керсәң дә файдалы.
  • Чамадан тыш тирләп интектергән урынны содалы су белән сөртсәң дә, нәтиҗәсе озак көттермәс. Ул тудырган селтеле тирәлектә авыр тир исе китереп чыгарган гөмбәчек, бактерияләр үрчеми. Ромашка төнәтмәсе дә шундый ук нәтиҗә бирәчәк.
  • Тирләмәс өчен, табигый тукымадан тегелгән киемнәр генә кияргә киңәш ителә. Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә истән чыгарырга ярамый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100